09.11.2009
räfis cämdixan
Чуашстанның Шыгырдан авылында урнашкан Болгар Җәмигъ мәчетенә бу көннәрдә ай куелды.
Бүгенге көндә Чуашстанда 40 мәчет эшләп килә. Кайсыбер авылларда икешәр-өчәр алла йортыннан азан тавышы тынмый. Ә менә, Чуашстан мишәрләренең дини башкаласы булган Шыгырдан авылында алтынчы мәчет тәмам аякка төзелеп бетеп бара. Әлеге мәчет, Шәһри Болгарда хәрабәгә әйләнгән Җәмигъ мәчет үрнәгендә төзелде. Барлык чыгымнар да авыл халкының үз кесәсеннән чыкты, танылган эшмәкәрләр Ренат Абделвәлиев, Зөфәр Халитов төп химаячеләр булды.
Әлеге мөбәрәк мәчеткә бу көннәрдә ай кую тантанасы булды. Манара күтәрү, ай кую тантаналары татарларда соңгы елларда матур гадәткә әйл
...
Читать дальше »