"Russia Today”ның гарәп илләренә юнәлдерелгән "Русия әл-Яум” редакциясе бу көннәрдә Чуашстан татарлары тормышы хакында репортажлар әзерләде. Моннан берничә ел элек Русия түрәләре чит илләргә күрсәтүче телевидение каналлары булдырганнар иде. "Russia Today” дип аталган берничә телдә эшләүче әлеге канал чит илләр алдында Русиянең имиджын яхшырту максаты белән оештырылды. "Russia Today”ның гарәп илләренә юнәлдерелгән "Русия әл-Яум” редакциясе бу көннәрдә Чуашстан татарлары тормышы хакында репортажлар әзерләде.
Елена Гимон җитәкчелегендәге журналистлар төркеме Чуашстан татарларының тормышын, дини һәм милли яшәешен өйрәнде. Аларның сәфәре Чуашстан президенты администрациясе тарафыннан оештырылды.
Шыгырдан
Беренче көнне "Русия әл-Яум” хәбәрчеләре Чуашстан татарларының дини үзәге саналган Шыгырдан авылында булдылар. Монда алар Үзәк Җәмигъ мәчеткә алты ай кую тантанасын төшерделәр. Бу чарадан соң, Шыгырданда эшләп килүче "Гөлстан” дип аталган, Русия ислам университетының әзерлек факультетында булдылар. Андагы шәкертләр һәм укытучылар белән әңгәмәләр яздырдылар.
Озын куак
Чуашстанда бер үк вакытта өч исем белән аталган татар авылы бар. Татарлар аны Озын куак дип атала, урыслар ни өчендер "Долгий остров” дип атаганнар. Ә чуашлар исә Ыхра Ширми дип йөртә. Әлеге авыл Чуашстанны буйдан-буйга ерып узучы Сембер-Мәскәү федераль трассасы янында урнашкан.
Чуашстанда хан заманнарыннан ук билгеле, бүген нигездә урыслар яшәгән Алатыр дигән шәһәр бар. Тарихын урыс чоры белән генә күрсәтергә тырышсалар да, тарихи язмаларда, бу шәһәрдә әле 16 гасыр уртасында да җимерек булса да, мәчетләр булганлыгы хакында саран мәгълүматлар сакланган.
Бүген дә әлеге шәһәрдә берничә йөз татар яши. Әмма болар татар салаларыннан чыккан милләттәшләр. Оешып, җәмәгать булып көн итәләр. Үзләренең мәхәлләләре бар, мәчет төзү өстендә эшлиләр. Аннан соң, бу шәһәр Сталин чорында дистәләгән татар муллаларының гомерен өзгән урын да санала. Сәфәрләренең икенче көнендә Мәскәүдән килгән, гарәп илләренә күрсәтүче "Русия әл-Яум” каналы журналистлары Алатырда шулар хакында төшерделәр.
Тукай авылындагы мәдрәсә
Кабат Тукай
Алатырдан соң, телевидение кабат Комсомол районындагы Тукай авылына килде. Бу авылның феноменаль булган мәхәллә стурктурасы хакында, авылны тәртипләп барган Иҗтимагый киңәшмәсе турында тапшыру төшерделәр. Мәскәү журналистларын бу авыл хакында бик күп нәрсә кызыксындырды.
Журналистларны бигрәк тә мәчет каршындагы мәдрәсә үзенә җәлеп итте. Бу вакытта анда, авыл имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетднов дәресләр бирә иде. Моннан тыш, телевидение хезмәткәрләре авылдагы дүрт буын бергә яшәгән бер гаиләдә кунакта булдылар. Соңыннан Комсомол районы башлыгы Геннадий Волков белән әңгәмә кордылар. Әңгәмәнең сүз төбе – шул ук Русия кануннарына нигезләнеп, җирле үзидарәләр белән халык арасында арадашчы булган иҗтимагый киңәшмәнең эшчәнлеге хакында булды.