«  Ноябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2009 » Ноябрь » 13 » Шыгырдан өстендә алты ай калыкты

 Шыгырдан өстендә алты ай калыкты

09.11.2009

räfis cämdixan

Чуашстанның Шыгырдан авылында урнашкан Болгар Җәмигъ мәчетенә бу көннәрдә ай куелды.
Бүгенге көндә Чуашстанда 40 мәчет эшләп килә. Кайсыбер авылларда икешәр-өчәр алла йортыннан азан тавышы тынмый. Ә менә, Чуашстан мишәрләренең дини башкаласы булган Шыгырдан авылында алтынчы мәчет тәмам аякка төзелеп бетеп бара. Әлеге мәчет, Шәһри Болгарда хәрабәгә әйләнгән Җәмигъ мәчет үрнәгендә төзелде. Барлык чыгымнар да авыл халкының үз кесәсеннән чыкты, танылган эшмәкәрләр Ренат Абделвәлиев, Зөфәр Халитов төп химаячеләр булды.

Әлеге мөбәрәк мәчеткә бу көннәрдә ай кую тантанасы булды. Манара күтәрү, ай кую тантаналары татарларда соңгы елларда матур гадәткә әйләнде. Шыгырдандагы Җәмигъ мәчеткә ай күтәрү тантанасына да меңәрләгән кеше җыелган иде. Авыл халкы гына түгел, күрше-тирә татар авылларыннан да шактый кеше булды. Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән котлау сүзләрен Сембер өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт җиткерде.

Картлар сүзе: көл идек - гөл булдык

Тантананы алып барган, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, ай күтәрелгәннән соң, вакыт хисабын шушы чарадан башлап алып барырбыз, дип белдерде. Аннары химаячеләргә, җирле үзидарә башлыкларына, авыл картларына сүз бирде.

Вакытында манаралар ауганнын, мәчетләрнең җимерелгәнен үз күзләре белән күргән 95 яшьлек Нуретдин карт чыгышы таш бәгырьләрне дә эретерлек булды. Ул, көлгә әйләндерелгән мирасыбыз, манаралар күтәрелгәндә, айлар балкып торганда, гөлгә әвереләчәк дип сөйләде.

Чыгышлардан соң, краннар белән иң зур манарага беренче ай куелды. Шыгырдандагы гадәт буенча, айны борынгы чигелгән сөлгеләр белән бәйләп манарага күтәрделәр. Аны мәчет төзелеше чыгымнарының күпчелеген үз өстенә алган Ренат Абделвәлиев, Рәфис Сөләйманов, Дамир Хөсәинов ярдәме белән урнаштырды.

Икенче айны мәчетнең тагын бер зур химаячесе Зөфәр Халитов төп гөмбәзгә урнаштырды. Айның шарлары эченә Коръән-кәрим куелды. Бу вакыт эчендә җыелган халык тәкъбир әйтеп торды.

Мәчетнең калган дүрт манарасына айлар башка көнне куелды. Ай күтәрү тантанасыннан соң, җыелган халык мәчет эчендә әзерләнгән корбан ашларыннан авыз итте. Әлеге чарага махсус дүрт корбан чалынган иде. Ә ризыкларны үзбәк кардәшләр урамда әзерләп тордылар.

Бүләк өчен акча түләнде

Чуашстанның Җәмигъ мәчетенә ай кую тулы бер вакыйгага әйләнде. Мәчеткә алты данә алтын айларны, имам вәгазь сөйли торган мөмбәр, мөэзин басып азан, камәт әйтә торган урыннарны Төркия бүләк итте. Ә Русия таможнясы шушы бүләкләрне чик аша чыгарган өчен берничә йөз мең акча сорады. Шул ук татар эшмәкәрләре Ренат Абдулвәлиев, Зөфәр Халитов, Рәшит Сәнҗәповлар бу чыгымнарны да капладылар.

Шыгырдандагы алтынчы Җәмигъ мәчеткә ай күтәрү тантанасын, Русиянең чит илләргә күрсәтүче "Русия бүген” дип аталган телевидение каналы төшереп барды. Киләсе атнада, гарәп илләре Шыгырдандагы чаралар хакында репортажлар карый алачаклар.

 

 
 
 
Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики