Болгар бабаларыбыз Җәмигъ мәчетне табигый ташлардан төзегән булганнар. Аның план-проектлар сызымы да сакланмаган, күпмегә төшкәнлеге хакында да кәгазьләр юк. Әмма мирас калган, халык хәтере сакланган...
Ә Шыгырдандагы Шәһри Болгар мәчетенең күпмегә төшкәнен дә, кемнәр сызымнарын ясаганын да әйтеп була. Проектны Чабаксарда бер фәнни оешмада эшләүче Әлфрит Ибраһимов ясаган. Ә ун миллион рубльдән артыгракка төшүче бу мәчет авыл халкы акчасына төзелә. Кем күпме булдыра алганча ярдәм итә. Чуашстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, авыл халкы садакасы белән генә бу зур эшне бер елда җиңеп чыгып булмас иде.
Чуашстанда шыгырданнар оештырган берничә зур оешма бар. Аның берсе “Шыгырдан” дип атала да. Икенчесе дә, чуаш арасында яшәсәләр дә, татарча аталаган – “Булат”. Әлеге ике оешма да республикада зур төзелеш оешмалары санала. Һәм алар электән калган ПМК да, МСУ дәвамчылары түгел, икесе дә нульдән башланган оешмалар. Беренчесен Зөфәр Халитов җитәкли, ә “Булат”ны Ринат Абделвәлиев тота. Менә бу ике оешма Шыгырдандагы Шәһри Болгар Җәмигъ мәчетен төзетәләр дә инде. Аеруча бу эштә “Булат” тырыша. Авыл халкы һәм “Шыгырдан”белән “Булат” тырышлыгы аркасында бер ел эчендә Шыгырданда алтынчы мәчет калыкты.
Ә татарлар бөтен Русия буйлап таралган. Алар яшәгән җирләр барысы да элеккеге татар дәүләте Алтын Урда җире. Җире – җире белән, аның бит Алтын Урдадагы йөзәрләгән мәчет-мәдрәсәләре, рухи һәм матди мирасы юкка чыгарылган. Казан белән Шыгырдан юкка чыккан мәчетләрнең икесе тергезде. Башкалада Кол Шәриф иман нурын таратса, Шыгырданда Шәһри Болгар мәчете бәрәкәт тарата. Ә башка төбәкләр, татар мирасының кайсы ядъкарен аякка бастырыр икән?