Мөхтәрәм Имам-хатыйблар һәм мөтәвәллият һәйәте әгъзалары!
Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзәраты исеменнән,50дән артык мөселман мәхәлләсе вә шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче һиҗри 1430 елының Изге Рамазан ае башлану белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм.
Бу ай – йөрәк калебләребезгә нур кертүче вә йортларыбызга бәхет-шатлык кертүче бер айдыр.
Бу айда Аллаһның нуры , кануны булган Коръән-Кәрим иңә башлаган.
Бу ай –шатлык ае, Пәйгамбәр әфәндебезгә китап иңгән айдыр.
Бу ай – мең кичәләрдән дә хәерлерәк булган “Кадер кичәсе” белән бизәкләнгән бер айдыр.Бу ай-догаларның кабул була торган ае. Аллаһы Тәгаләгә хамде-сәнәләребез вә шөкерләребез булсын, бу айга да аяк басабыз. Әлеге айда бер ай эчендә бер мәртәбә булса да тулы Коръән укып чыгу (хатем итү), намаз гыйбадәтләрен кылу, зикер-тәсбихләр әйтү, тәравих уку, авыз ачтыру мәҗелесләрен оештыру-болар барысы да саваплы вә кирәк гамәлләрдән булып санала.
Бу ай-Ураза ае. Кояш чыгарга ике сәгать кала, сәхәр ашап, соңыннан ашау-эчүдән тыелып, кояш баегач, Аллаһның биргән нигъмәтләре белән ризыкланып авыз ачу һәрбер мөэмин вә мөэминәгә фарыздыр. Шулай да, бу елда уразалар кыска төннәр вә озын эш көннәренә туры килгәнгә күрә, бу ай-сабырлык һәм сынауларга этәргән айдыр.
Аллаһ Раббыбыз бу айны барчаларыбызга да мөбәрәк кылса иде. Күңелләребездә җан тынычлыгы һәм иман нуры, тәннәребезгә сыйхәтлек, йорт-нигезләребезгә байлык-муллык һәм тынычлык, чирле-хасталанучыларга шифалар, адашучыларга Хак Тәгалә туры юлын күрсәтсә иде.
Мәчет-мәхәлләләребезгә нур вә яктылык урнашып, бу айны хәерле гыйбадәтләрдә уздырырга насыйп булса иде.
Иң Олы ихтирамнар белән Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзәраты Рәисе, Русия Шейх-Әль-Исламның беренче урынбасары,
Мөфти Альбир хәзрәт Крганов.
Шыгырдан авылы
Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |