«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2009 » Июль » 11 » Язмыш та бар, азмыш та

 Язмыш та бар, азмыш та

Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чуашстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Кырганов – илебездәге күренекле мөселман әһелләренең берсе. Коеп куйган дин әһеле генә дип түгел, аны сәясәтче дип тә атарга буладыр. Колачлы фикер йөртүе, милли, дини, сәяси мәсьәләләрдә хәбәрдарлыгы белән ул күп кенә имамнардан аерылып тора.
– Татарстанда таратыла торган газеталарның берсендә: "Чуашстандагы бер татар авылы мәктә¬бендә "Православ мәдәнияте нигезләре" укытыла башлаган. Ата-аналардан рөхсәт алып, бу эшкә мәк¬тәп директоры үзе алынган", – дип язганнар. Бу хәбәр дөреслеккә туры киләме, хәзрәт?
– Минем үземдә татар мәхәлләсендә, мәктәптә андый дәрес укытыла дигән мәгълүмат юк. Ләкин Өч Балтай дигән авылыбыз бар. Ул авылда татарлар, урыслар, чуашлар да яши. Авылның бер ягында йөз еллык мәчетебез бар. Икенче якта чиркәү тора. Монда мәктәп уртак. Шуңа күрә бу мәктәптә христиан балаларына христиан дәресләре укытылырга мөм¬кин. Ләкин, башка өлкәләр¬дән аермалы буларак, Чуашстан Мәгариф министрлыгы белән кул куйган килешүебез бар. Килешү Чуашстан Епархиясе белән дә, Диния нәзарәте белән дә төзелде. Шуның нигезендә без татарлар тупланып яшәгән җирләрдә ислам мәдәнияте нигезләре укытуны, ә христианнар күпләп яшәгән урыннарда православ мәдәнияте нигезләре укытуны сөйләшеп куйган идек. Бу укулар дәвам итә.
Бүген кайбер дин әһел¬ләре мәктәпкә дин дәресләре кертүгә каршы фикер әйткән була. Ләкин агымсуга каршы барып булмый. Бу хакта Кавказдагы мөфтиләр белән дә сөйләшкән идек. Мәсәлән, Дагъстанда, башка урыннарда ислам мәдәнияте нигезләрен бик күркәм укыталар. Бара торган атның башына сукмыйлар. Бу очракта без – татар-мөселманнар – нәрсә тәкъдим итә алабыз соң, диеп эшебезне гайрәтлерәк эш¬ләргә кирәк дип уйлыйм. Бу хәбәр безнең бакчага атылган бер таш кынадыр.
– Сезне Владимир Путин белән очрашып, шактый вакыт аралашкан ди¬ләр.
– Чынлап та, Владимир Владимирович белән берничә тапкыр күрешкәнем бар. 2000 елның башында, Президент яңа елга каршы төндә Чечнягә сәфәр кылганда 18 сәгать бергә булган идек. Аннан Уфада ике мәртәбә күрешергә туры килде. Соңрак Чуашстанда милли һәм дини мәсьәләләргә багышлап үткәрелгән бер очрашуда күрештек. Мин анда да Президент каршында чыгыш ясадым. Танышлыгым фәкать шуннан гыйбарәт. Мин аңа диннәр турындагы законның бик либераль булганлыгын әйткән идем. Га¬җәп бит: теләсә нинди өч-дүрт кеше җыела да, хосусый предприятие корган шикелле, теләсә кайсы өлкәдә, республикада мөстәкыйль мөфтият оештырып куя. Башка дин¬нәргә әллә ни кагылмый да әле бу. Бу эшкә дингә бөтен¬ләй кагылышы булмаган, динне белмәгән кешеләр дә алына. Бу яктан законны бераз кырысландырасы иде. Янә чит илләрдә укып кайткан студентларыбызны яңа¬дан үзебезнең дини университетларда берничә айлык курсларда укытырга тәкъдим иткән идем.
– Россия татар-мөселманнарның уртак мөфтиен – баш мөфтиен сайларга кирәк, диләр байтак кына дин әһелләре. Әмма бу хәл Урыс православ чиркәвендәге кебек хакимият вертикале оештыруга китермәсме?
– Бу мәсьәләдә 200 ел буена тартыш бара. Әүвәлге заманны, мөфтият оешкан чорны искә төшерсәк, ул башка дәвер иде. Ул вакытта мөфтине патша хәзрәтләре билгеләп куюы бик табигый. Ләкин соңрак мөфти сайлана башлады (бу – халкыбызның, мөселманнарыбызның зур җиңүе) һәм хәзер дә сайланып килә. Сайланган мөфтиебез бар. Ул хезмәтен башкарып килә. Диния нәзарәтенең 220 еллык тарихы бар. Бүген, билгеле, ниндидер яңа фикерләр эзләргә мөмкин. Ләкин әле милләтебез бу дәрәҗәгә җиттеме икән?! Минемчә, булган идарәне куәтләп, аның тирәсендә берләшеп эшләү хакында уйларга кирәк. Соңгы 15 ел эчендә дини идарә система буларак эшләми дигән мәсьәлә юк бит. Проблема башка. Кайбер кешеләр булган дәрәҗәләрен тагын да зуррак күреп, мин шунда булырга тиеш, дип күзаллап, Аллаһының тәкъ¬диреннән дә узып, аттан да алдарак йөгерергә тырыштылар. Әмма 15 ел вакыт иләде. Халык та, мөселманнар да кемнең кем икәнен күрде.
Ул акыш-макыш вакытлар хәзер узды. Шуңа күрә дә безгә тарихи мәркәзләребез тирәсендә берләшеп эшебезне дәвам итәргә кирәк. Татарлыгыбызны, милли рухыбызны саклыйбыз дисәк, аның Идел буенда, уртадарак булуы дөресрәк тә. Уфа тарихи бер мәркәз булып сакланып килә. Без аны югалтырга һич тиеш түгел.
Казанның гыйльми ягын мөселман-татарлар яшәгән бер шәһәр дә алыштыра алмый. Шуңа күрә дә Казанның бу гыйльми куәтен аңлап һәм танып, анда фәнни-дини тикшеренүләр мәркәзе оештырылса, бу андагы татар-мө¬селман галимнәренең исламга бик зур хезмәте булыр иде.
– Кешенең бөтен гомере тәкъдир тактасына язылган диләр. Шул ук вакытта сайлау мөмкинлеге дә бирелә. Бәндәгә ике язмыш тактасы бирелгән булып чыга түгелме соң?
– Халкыбыз элек-элек¬тән, язмыш та бар, азмыш та, дип әйткән. Тәкъдир – Аллаһыдан, яхшысы да яманы да Аллаһыдан. Ләкин зур бүләк буларак, кешегә сайлау мөм¬кинлеге бирелгән. Әгәр дә кем дә кем дөньялыкта азып-тузып йөрсә, Ходайга ышанмаса, ахирәткә күчкәч, җән¬нәттән урын сорарга хокукы калмый.
Кешенең һәр сәгатьтә, һәр минутта, һәр секундта сайлау хокукы, мөмкинлеге бар. Аяклар, куллар акыл, күңел кушканны эшли. Күңелендә нинди хисләр тууы кешенең акылына, тәрбиясенә бәйле. Шуңа күрә тәрбия өл¬кәсендә эшлисе эшләребез бик күп әле.
– 17 яшьлек вакытта имам булу хыялы бар идеме? Дин юлына басмасагыз, нинди һөнәр сайлаган булыр идегез?
– Сезгә дөресен әйтәм: мин үзем сайлый алмадым. Аллаһы тәгаләнең насыйп итүе булса, кеше аны сайлый алмый да. Бу хакта үзем дә уйлап-уйлап карыйм. Бу тәрбиядән килде. Мин моны һөнәр итеп тә карамыйм, бу – бер омтылыш. Аны, әйт¬кәнемчә, насыйп буларак кабул итәргә кирәк. Аны һөнәр итеп карасаң, әллә нинди уеннар, тартышу башлана. Дини эшкә һөнәр итеп карарга һич ярамый. Насыйп икән – эшлисең, насыйп түгел икән, эшләмисең. Аллаһ сиңа шундый мөмкинчелекне биргән икән, хезмәт итәсең. Кайбер кеше бик тырышса да, килеп чыкмый, куймыйлар. Бу насыйп¬тан килә.
– Татар исламы дигән төшенчәгә ничек карыйсыз? Мәскәүдә мәчетләребез кавказлылар кулына күчә бара ди¬ләр. Сез бу хакта хәбәрдармы?
– Бу мәсьәлә дә бүген көн үзәгендә тора. Татар исламы дигән сүз юк. Әмма халкыбызның миллилеге исламны кабул иткәч тә, мең елдан артык исламда яшәсәк тә сакланып калган. Шул күркәм¬леге бар. Миллилекне барыбер сакларга кирәк. Мо¬ңа, әлбәттә, тел мәсьәләсе дә ке¬рә. Тел – милләтнең күр¬сәт¬кече. Теленә карап кешегә бәя бирәләр, күңелен таныйлар. Шуңа күрә телебезне югалтсак, милләтебезне югалтачакбыз. Һичшиксез телне сакларга кирәк. Менә әле соңгы вакытта мәктәп¬ләрдә милли-мәдәни компонентны төшереп калдыру белән без һич килешә алмыйбыз. Бу һич дөрес әйбер түгел. Россия – күп милләтле дәүләт. Телебезне саклау – Конституциябездә гарантияләнгән хокук.
Без бит ике канатлы кош кебек. Әйтик, татар халкының милли аңы бар. Икенче яктан дини фикере бар. 7 миллион татар бар дибез икән, татар булган кеше татарлыгын да, динилеген дә югалтса, ул кем булып калыр? Иртәгә ул кешеләрне материал итеп кемнәр, нинди эшкә кулланыр, дигән сорау туа.
Мәчетләрдә тел саклау мәсьәләсе дә көн үзәгендә. Бүген инде без мәҗбүри рәвештә, башка милләт кешеләре дә мәчетләргә килгәнгә, башка телләрдә дә вәгазь сөйлибез. Гарәп телендә дә хөтбә укыла. Элек татарча гына укый идек. Мәсәлән, Мәскәү мәчетләрендә 1990 елларда берәр имам урысча берничә сүз кушса, абзыйларның йөзләре кызарып китә иде. Хәзер инде Мәскәүдән башлап зур шәһәрләребездә имамнар гөрләп вәгазь сөйли. Шунысы үкенеч: кайберәү¬ләре татарча бер-ике җөмлә дә кушмый. Шуңа күрә ярты сәгатьлек вәгазь булса, аның кимендә яртысын татарча, мәҗбүри икән яртысын урысча, күпмедер күләмдә гарәп¬чә дә сөйләргә була. Хәзер гомумән зур шәһәрләрдә шушылай өч телдә сөйләргә туры килер, күрәсең.
– Кайбер хәзрәтләребез, үз Татарстаныбызда кем имам булса да ярый, иң мөһиме татарча вәгазь сөй¬ләсен, ди. Сез килешәсезме?
– Ул ярый белән ярамыйның аермасы бик зур шул. Ишек тә, тәрәзә дә бер булса, тәрәзәдән йөрерләр иде. Ишек – йөрер өчен, тәрәзә яктылык керсен өчен тишелгән шикелле, һәр нәрсә¬нең үз урыны бар. Шуңа күрә дә бу заманда 7 миллион татардан торган, шулкадәр күп потенциалы булган бер мил¬ләт әгәр дини яктан да бирешсә, бик аяныч булыр. Бу имамнар әлеге сорауга җавап таба алырмы? Бөтенләй милли рухы булмаган имамнар милләтебезне упкынга алып бармыймы икән? Шуны уйлап карасын иде болай белдерүчеләр.
– Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре, Болгар җыены татар мөф¬тиләрен мөселманнарыбызны туплау урыны булыр, дигән максат куйган иде. Бу максатка һаман ирешеп булмый кебек.
– Дәшсәләр, бару фарыз, дигәннәр. Болгар җыены оештыруда Татар конгрессы бик зур эш башкара. БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның мөфтиләрне җыеп, уртак фикергә китерү өчен тырышканын яхшы беләм. Дөрес, Болгарга һәр¬кем үз ихтыяры белән бара. Дини лидерларыбызның берсе бармаса да, милләтебез мең ел буе таптаган бу сукмакта чирәм үсмәячәк, халык анда барыбер барачак. Чөнки милләттәшләребезнең йөрә¬гендә Болгар фикере киң тамыр җәйгән гөлбакча шикелле.
Үзен, милләтен, мөселманлыгын хөрмәт иткән, безнең җирлектә яшәп, мөселманлыгына сөенеп йөргән кеше Болгарга бармавыннан бераз кимсенер иде. Чөнки бит ул безнең борынгы башкалабыз. Ул – безнең яңарыш символы. Бүген бу фикергә каршы баруны мин милләтебезгә каршы җинаять дип бәяләр идем.
– Исем кушу, никах мәҗлесләренә барып, ышандыра алмаганга кире борылып кайткан очракларыгыз булдымы? Әллә кул селтәп ризалашасызмы? Әнә кайбер муллалар ике¬шәр исем дә кушабыз, диләр.
– Юк. Алай кул селтәп кайтып киткәнем булмады. Аллага шөкер, никахларда да, балага исем кушу мәҗлесләрендә дә катнашып торам. Исемнәрнең мәгънәләрен аңлаткач, ата-аналар гадәттә без тәкъдим иткән исемгә ризалаша. Шулай берничә исемне алыштырырга туры килде. Чөнки матур дип уйлаган исемнәрнең мәгънәсе начар иде.
Безнең алай ике исем кушканыбыз юк. Шәригать буенча үз исеменнән биздереп, яңа исем кушу шарт итеп куелмый, бу ул кадәр фарыз түгел. Ә инде ата-ана Артур яки Эдуард исеме сайлап куйган хәлдә, мулла кушкан исеме дә булсын дип, янә бер исем кушу дөрес түгел. Баланы бишектә үк икегә аерып кую була бу. Бу бит кешегә гомер буена шик тамгасы салып калдыру. Кеше шәхесен икегә аера, психологиясен какшата торган нәрсә. Имамнарга мин болай эш¬ләргә һич кенә дә тәкъдим итмәс идем.
Никахларда да аңлатып бирәбез. Шәригать хөкемнәрендә күрсәтелсә дә, бүген никахка кырыс каравы авыр. Чөнки Татарстанда, Башкортстанда катнаш никахлар 38 процентка җитә диләр. Моңа каршы бару бик кыен. Бу мәсьәләне дини яктан яхшылап аңлатып бирү кирәк.
– Дөньяның кайсы илләрендә ял иткәнегез бар? Гомумән ничегрәк ял итәсез?
– Рухыма ял итү хаҗда булды. Хаҗдан соң тагын барып Мәдинәгә, Мәккәдә бер айга якын тордым. Бер елны эшкуар дусларым чакыргач гаиләләребез белән Төркиягә барып, мөселман кунакханәсендә ял иткән идем. Монда, үзебездә Дини идарәгә урман авызында, бик матур аланда 26 гектар җир алдык. Анда күл дә, шуның янында ял итү урыны да бар. Биредә шә¬кертләр дә, имамнар да ял итә алачак.
Быел ял итәргә барып булмас шикелле. Чөнки өченче балабызны көтәбез.

 
Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики