|
Чувашстан мөселманннары Баш Мөфти Талгат хазрәт Таҗетдинны туган көне һәм мөфти вазыйфасында 30 ел хэзмәт итүе уңаеннан тәбрикнәма күндерде, колау текстын тәкүдим итәбез. Русия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш Мөфти, Шәйхел Ислам Талгат хазрәт Таҗетдинга. Чуашстан Мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үземнең исемемнән Сезне туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез. Хөрмәтле Остазыбыз, Баш Мөфти,Шәйхел Ислам Тәлгат хәзрәт Таҗетдин гали җәнабләре! Мөхтәрәм Шәйхел Ислам хәзрәт! Раббыбызның әмере белән, инде ничә дистә еллар буена, Сез армый-талмый, эчкресез күңелегез вә ныклы иманыгыз белән пәйгамбәрләрдән килгән олы вазыйфаны башкарып киләсез. Шушы еллар дәвамында Сез безләрнең һәм безнең кебек меңнәрнең олы остазы да, киңәшчесе дә, юл күрсәтүчесе дә булдыгыз. Вакыт-вакыт газиз аталарыбыз кебек томышта килеп туган төрле сукмакларның хагын сайларга ярдәм иттегез. Бүгенге көндә, илебездә барган ислам күтәрелешен дә, динебезнең үсүенә китергән башка мөмкинлекләрне дә Сездән башка күз алдына да китереп булмый. Аллаһы тәгалә бу изге эшләргә Сезне сәбәпче иткән. Мөфти хәзрәт, күпләргә сер түгел, дини-милли күтәрелешебез барган бу дәвердә, төрле вакыйгалар булды, Сезнең газиз тәкдирләр дә, бу сынауларны күп кичерде. Әмма, Сез бу сынауларны ата-бабаларыбздан калган мираска таянып, Пәйгамбәр әфәндебездән калган хакыйкый ислам байрагын кулда нык тотып бардыгыз. Без шәкертләрегезне дә, Сезгә ияргән башка мөселманнарны да шушы юлдан тайпылдырмадыгыз. Сезнең күңел бакчасында кадерләп үстергән гөлчәчәкләргә һәм җимешләргә Сез давыл тидермәдегез. Ул бакча искечә хуш калдырып гөлчәчәкләр белән тулып чәчәк ата, сандугачлары сайрый, карлыгычлары оя кора, анкыган хуш исе тирә юнгә хозур бирә. Мөфти хәзрәт, без шәкертләрегез дә, миллионнар белән исәпләнгән Русиядәге ислам өммәте дә, Сезгә, Раббыбыз дан исәнлек-саулык, сәгадәт һәм Аллаһ Раббыбызның рәхмәтләрен телибез. Киләчәктә дә бергә-бергә, Сезнең киңәшләрегез һәм ярдәмегез белән, Ислам байрагын Үзәк Дини идарә җитәкчелегендә, бергәләп күтәрергә Аллаһы Раббыбыз насыйп вә мияссәр кылса иде. Безләр дә, башка мөселман туганнарыбыз да, Сез остазыбызның хәер-фатихасында булып, дин-мөбинебез сагында торып, исламиятебез үсешенә файдалы эшләр башкарырга насыйп итсә иде.
Тормыш юлыгыз узсын шатлык белән, Авырлыклар юлдаш булмасын, Озын юлда баскан тирән эзегезне, Вак янгырлар шыңшып юмасын. Олы ихтирам вә йөрәк түрләребездән чыккан ихлас догалар белән, Чувашстан мөселманнары исеменнән Мөфтие Албир хәзрәт Крганов. 12.10.2010 ел
Добавил: DiVa | Рейтинг: 0.0/0 |
|