Дин | Татар заманы | 10.10.2011 15:40
18 яшендә мөфти булган Әлбир Кргановка бүген 35 яшь тулды. Чуашстан һәм Мәскәү мөфтиен Чуашстан Диния нәзарәте коллективы, аңа багълы булган мәхәллә вә имамнар, "Гөлстан” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре туган көне белән котлый. Бу теләкләргә Татар заманы да кушыла.
Ни өчен Әлбир Кргановның туган көне татар милләте өчен шулкадәр әһәмиятле соң? Әлбир хәзрәт Крганов феноменына килгәндә, аның исеме белән татар-мөселман мәхәллә системасының яңадан эшләп китүе бәйле. Ул мөфтилек иткән Чуашстанда мәхәллә системасы хәзер ныклап торып эшли башлады.
Хөрмәтле, Әлбир хәзрәт!
Хәзрәт, Сезнең тырышлык белән, Чуашстандагы татарлар соңгы 20 елда кеше ышанмаслык яңарыш кичерде. Күз алдыбызда дистәләгән мәчетләр генә түгел, системалы рәвештә дини тормыш аякка басты, мәгариф системасы барлыкка килде. Чуашс
...
Читать дальше »