«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Октябрь » 11 » А.Кргановка 35 яшь тулды

 А.Кргановка 35 яшь тулды

Дин | Татар заманы | 10.10.2011 15:40
18 яшендә мөфти булган Әлбир Кргановка бүген 35 яшь тулды. Чуашстан һәм Мәскәү мөфтиен Чуашстан Диния нәзарәте коллективы, аңа багълы булган мәхәллә вә имамнар, "Гөлстан” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре туган көне белән котлый. Бу теләкләргә Татар заманы да кушыла.

Ни өчен Әлбир Кргановның туган көне татар милләте өчен шулкадәр әһәмиятле соң? Әлбир хәзрәт Крганов феноменына килгәндә, аның исеме белән татар-мөселман мәхәллә системасының яңадан эшләп китүе бәйле. Ул мөфтилек иткән Чуашстанда мәхәллә системасы хәзер ныклап торып эшли башлады.
 
Хөрмәтле, Әлбир хәзрәт!
Хәзрәт, Сезнең тырышлык белән, Чуашстандагы татарлар соңгы 20 елда кеше ышанмаслык яңарыш кичерде. Күз алдыбызда дистәләгән мәчетләр генә түгел, системалы рәвештә дини тормыш аякка басты, мәгариф системасы барлыкка килде. Чуашстандагы татар-мөселманнарның бүгенге тормышы тотрыклы рәвештә алга таба үсешен дәвам итә. Сез, 18 яшендә шушы җаваплы эшкә керешеп, бүген ирешкән уңышларга сәбәпче булдыгыз. Милли-дини яшәешнең нигезләрен тотрыклы иттегез. Иншалла, Аллаһы Тәгалә дәвамнарын да насыйп итәр.
Әмма, бер эш күрсәткән кешегә, даими эшләргә туры килә инде ул. Менә Сезне дә, илебез өчен дә, милләтебез өчен дә бик мөһим булган урынга, Мәскәү һәм аның төбәгенә мөфти итеп билгеләделәр. Иншалла, анда да әкрен генә эшләрегезне башлап җибәрдегез. Авырлыклары бардыр, уңышка ирешкән мизгелләре бардыр. Боларны Сез, тыйнак кеше буларак, үзегез генә кичереп, безләргә яхшы якларын гына күрсәтеп киләсез. Эшләгән кеше генә аңлый торган вакыйгаларны кичереп ятасыз. Аллаһ бу эшегездә дә ярдәмче булыр, Иншалла. Без, Чуашстандагы Сезнең ярдәмчеләрегез, бу эшләрдә дә Сезнең таянычыгыз, ярдәмчегез булырбыз.
Хәзрәт, 35 яшь, әле ир-ат өчен дә яшьлек чоры ул. Ә яшьлекнең үз өстенлекләре бар. Кайнар рух, нык иман, яшьлек җегәрлеге ул – үз эшен эшли. Шушы өстенлекләр белән өстегездә булган вазыйфалар җиңел эшләнеп барыр дип өмет итәбез. Сезгә, шушы матур туган көннәрегездә, үзегезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балалар шатлыгы белән бер рәттән, башкарган вазыйфаларыгызда да гел уңышлар юлдаш булуын телибез.
Тормышыгызда да, гел алга бару, алгарыш, фикердәшләрегезнең күп булуын, аралашкан-күрешкән кешеләргә дә, бүгенге кебек мәһабәтле вә мәхәббәтле булып калуыгызны телибез. Иншалла, Аллаһ Раббыбыз бу теләкләребезне дә кабул итәр.
Хәзрәтебез, киләчәктә дә бергә-бергә, иңне-иңгә куеп, тормыш сикәлтәләрен җиңел үтеп, милләтебез вә динебез өчен күп төрле эшләр башкарып яшәргә насыйп итсен.
Тагын бер кат, Сезне туган көнегез белән ихластан котлыйбыз.
Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики