«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Сентябрь » 12 » Гошер көне

 Гошер көне

Уңыш җыю вакыты – көз җитте. Эшчән кеше өчен мул уңыш җыеп алу – зур бәхет ул. Ләкин муллыкның төп сәбәбе турында да онытмаска кирәк. Гадел хезмәттән тыш моңа табигать тә тәэсир итә. Нәкъ менә шуңа күрә мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә догалары белән мөрәҗәгать итәләр: яңгыр кирәк икән, яңгыр сорыйлар, аяз, болытсыз һава торышы кирәк икән – кояшлы көннәр сорыйлар. Мул уңыш җыеп алу өчен яхшы һава торышының Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте белән бирелгәне көн кебек ачык. Бу рәхмәткә ирешеп, киләчәктә дә мул уңыш җыеп алу мөмкинчелегенә ирешү өчен, Раббыбыз кушканны үтәп, гошер сәдакасын бирергә кирәк.

 Коръәни-Кәримдә болай диелә: «Әй, мөэминнәр, җыйган малларыгызның иң затлыларын гына вә сезнең өчен җирдән чыгарганнарыбыздан (сәдака, хәер, зәкят биреп, Аллаһ юлында) сарыф итегез. Күз йомып (чыраегызны сытып, җирәнеп кенә, теләр-теләмәс кенә) алырдай затсыз малны бүләккә бирергә тырышмагыз (үзегезгә ошамаган, гамәлгә яраксыз мал хәергә бирелмәс). Белеп торыгыз, Аллаһ чиксез бай һәм мактауга лаек» («Бәкара (Сыер)» сүрәсенең 267 нче аяте).

Нәрсә соң ул гошер? Бу гарәп сүзе "уннан бер өлеш” дип тәрҗемә ителә. Революциягә кадәр татарларда гошер җыю гадәти эш булып саналган – гошер сәдакасы мәчетләр эшчәнлеген тәэмин итүгә тотылган. Һәм бүген бу мөһим дини гадәтне яңадан торгызырга кирәк, чөнки авыл җирлегендәге күпчелек мәчетләрнең ишекләре акча булмау сәбәпле ябык торалар.

Элек гошер җыю бәйрәм рәвешендә үткәрелгән, чөнки уңыш Аллаһы Тәгалә рәхмәте буларак кабул ителгән. Совет чорында гошер бәйрәмнәре уңыш бәйрәмнәре белән алыштырыла һәм бу бәйрәмнәрдә, кызганыч, уңышның төп сәбәпчесе – Аллаһы Тәгаләне искә алмыйлар.

Соңгы елларда гошер сәдакасын җыюга берникадәр игътибар итә башладылар – республикакүләм Гошер көнен, авылларда гошер бәйрәмнәрен үткәрәләр. Шуны аңларга кирәк: гошер сәдакасын бирү – дини бурыч. Бу фарыз гамәл, шуңа да гошерне ачыктан-ачык бирергә була. Гошерне тормышыбызга кайтару бәрәкәт артуга китерәчәк, чөнки гошер фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла. Гошер сәдакасын бирү – киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора. Рәсүлебез Мөхәммәт (сгв) болай дигән: "Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф-хәтәрләр төшмәс. Шулай эшләмәгән очракта, корылык һәм ачлык белән сыналачаклар”.

Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешүне күзаллап, сентябрь ахырында авылларда Гошер көннәрен үткәрергә онытмаслар дип өметләнәбез.

Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики