«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Сентябрь » 6 » Якшәмбе мәктәпләрендә укулар башлана

 Якшәмбе мәктәпләрендә укулар башлана

Шыгырдандагы Мөфтият бинасында Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтенең якшәмбе мәктәпләре укытучылары җыелышы булып узды. Чуашстандагы күп кенә мәчетләр каршында якшәмбе мәктәпләре, халык телендә мәдрәсәләр эшләп килә. Бүген 21 мәчет каршында шундый курслар эшли. Монда теләгән кешеләр, олылар да, балалар да, аерым бер көннәрдә дәресләргә йөриләр. Җәйлеген шул ук мәчетләрдә җәйге лагерьлар оештырыла.

Шыгырданда узган җыелышта, шушы якшәмбе курсларының яңа уку елында эшләү тәртибе тикшерелде. Аның эшендә, Шыгырдандагы мәчетләрдә укытучылар, Кызыл Чишмә, Татар Согыты, Кыр Бикшиге, Урмай, Тукай, Чичкан, Әле Башы, Чабаксар, Шөмерле, Канаш мәчетләрендә укытучылар катнашты. Мөфтиятнең "Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов уку-укыту тәртибе белән таныштырды. Мөфтият аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллов, уку-укыту өчен тиешле китап һәм башка әсбаплар белән укучылар тәэмин ителәчәк дип белдерде.

Моннан тыш, яңа уку елында моңа кадәр уку-укыту булмаган мәхәлләләрдә укулар оештыру хакында сүз барды. Балтай, Байтирәк, Имән Кисәге кебек кечкенә авылларда укуларны якын мәхәлләләрдәге укытучылар алып барачак.

Быелның тагын бер яңалыгы – ул Батыр авылы булды. Әлегә кадәр, "Гөлстан” мәдрәсәсендә укып белем алган Рузания Шамбазова, быелның 1 октябреннән Батыр район үзәгендә дин дәресләрен укытачак. Батырда әлегә мәчет юк. Бүгенге көндә дәресләр алып барыр өчен урын эзерләнә. Әмма, Батырда, инде хәзердән үк, укырга теләүчеләр Рузания ханымга мөрәҗәгать итә ала. Укулар 1 октябрдән башланачак. Батыр район үзәгендә яшәүче туганнарыгызга, якыннарыгызга бу хакта хәбәр итә аласыз. Район үзәгендә торып та, чын укытучылардан хәзер дини гыйлем, Коръән уку, Ислам дине нигезләрен, әдәп-әхлак дәресләрен өйрәнеп булачак. Рузания ханым Шамбазовага түбәндәге номер белән мөрәҗәгат итеп була: 8 927 86520 66. Башка авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләр, мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала.

Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики