«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Август » 27 » Күршеләребез булган Чүпрәле районы Мунчәли авылында Чуашстан шәкертләре җиңү яулады

 Күршеләребез булган Чүпрәле районы Мунчәли авылында Чуашстан шәкертләре җиңү яулады

Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылы кабаттан кадерле ул, кызларын, якын кардәшләрен, дус ишләрен үзенә җыйды. 25 август көнне үтелгән милли җыен авыл тарихында гына түгел, милли әдәбият, сәнгать өлкәсендә дә үз эзен калдырырлык вакыйгаларга бай булды.

Татарстанда "Коръән елы” буларак җыен Коръән укучы яшүсмерләрнең зур бәйгесе белән башланып китте. Анда 30 дан артык бала үз көчен сынады. Бәйге менбәренә 8 яшьтән алып 12 яшькә кадәр һәм аннан да зуррак кыз һәм егетләр менде. Максат бер: Коръәнне дөрес итеп уку. "Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмира Идиятуллина катнашуы да нур өстенә нур булды. Мәртәбәле жюри составында ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрид Мифтахов, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чустанның Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Татарстан назәрәте вәкиле Нияз Сабирҗанов килгән иде. Бәйге районда беренче карлыгач булуына да карамастан, мәртәбәле, колачлы булды. Район мәчетләре каршында эшләп килүче ял көне мәдрәсәләренә йөрүче балалар да Чуашстаннан, Самара өлкәсеннән һәм республикабызның төрле районнарыннан килүче укучылар да, Коръән сүзләренә тыйнаклык, игътибарлык күрсәттеләр. Бәйгене төбәк казые, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт һәм Иске Чокалы мәчете имамы Рамил хәзрәт алып барды. Җиңүчеләргә Сочи шәһәрендә яшәүче якташыбыз Илдус Юнусов иганәчелек итте. Җыенны оештыручы Ильмир Измайлов әлеге кыйммәтле бүләкләрне һәм мөхтәсибият тарафыннан бирелгән Мактау Грамоталарын тапшырды. Бәйгедә "Коръән уку остасы”, "Иң оста Коръән укучы, "Гүзәл махраҗ”, "Нәфис тавыш”, "Яттан белүчеләр”, "Инсафлы”, "Тәвәккәл” дигән номинацияләрдә көч сынаштылар. Иң-иңнәргә урыннар да билгеләнде. Малайлар арасында Радик Сафиуллин–беренче (Чуашстан- Урмай), Ильяс Сафиянов (Чуашстан - Шыгырдан) –икенче, Дәүләт Нигъманов (Чуашстан - Шыгырдан) - өченче урынны яулады. Кызлар арасында: Алсу Айзәтуллова (Чуашстан - Шыгырдан) –беренче; Илүзә Галләмова (Чуашстан – Кызыл Чишмә авылы) –икенче; Зөһрә Гыйбатдинова (Чуашстан - Тукай) -өченче урынны алды. Бәйге соңында сәхнәгә Дания Тулова менде. Ул беренче урынны алган Алсуга һәм бәйгене оештыручы Чүпрәле хатын-кызлары мөслимәләре берлеге рәисе Энҗе Шәрәфетдиновага динебезне үстерүдә зур өлеш керткәне өчен истәлекле бүләк тапшырды, оештыручылар тарафыннан 1,2,3 урынны алучы балалар кәрәзле телефоннар белән бүләкләнделәр.

Авыл җыенының төп өлешендә мәктәп янында район мәдәният йорты чибәр кызлары кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Мәктәп укучылары музыкаль күренештә, ни өчен Туфан ага Миңнуллинны яратуларын шигъри юллар аша җиткерделәр. Район башкарма комитеты рәисе Шәүкәт Алиуллов Мунчәлидә беренче мәктәп булуы, авылның укымышлы кешеләре шәһәрләргә юл алуын сөйләде.

Өйлә намазыннан соң рәт-рәт булып тезелгән өстәлләр сый-хөрмәт белән зиратны чистартып кайткан авыл халкын, кунакларны каршы алды. Халык сыйланган арада мәртәбәле кунаклар беренче мәртәбә "Мунчәли укулары” оештырып, тарихи мирасны барладылар. Анда галимнәр - Нурмөхаммәт Хисамов, Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таһиров катнаштылар. Миңгол Галиев, Фәсәхат Хөсәенова, Надирә Шәрәфетдинова мөнәҗәтләр әйттеләр.

Үткәннәрен барлаган халыкның киләчәге була. Әнә шушы уй-хыяллар мәдәният йортында башланып киткән "Шәҗәрә” дигән очрашуда дәвам итте. Самара һәм Түбән Новгород якларындагы Мочәли авылларыннан килгән делегатлар катнаштылар. Авыл бәйрәмендә Татарстанның атказанган артистлары – Габделфәт Сафин, Әлфия Рамазанова, Айрат Җәмалетдинов һәм күренекле сәнгать осталары катнашында зур бәйрәм концерты, милли көрәш, ат чабышлары төн уртасына кадәр дәвам итте һәм аллы-гөлле салют балкышлары белән тәмамланды. Дини-мәдәни мирасны барлау елы буларак, әлеге бәйрәм зур тарихи әһәмияткә ия иде.

Сания Шәрапова Чүпрәле районы.

Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/2 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики