|
Хөрмәтле
туганнар, милләттәшләребез!
Әссәләмегаләйкүм
вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Чуашстан
мөселманнары Диния нәзарәте, аңа бәйле
булган 50 ләп мәхәллә исеменнән, бүгенге
шушы ART MEDHIA фестивале
ачылышы белән ихластан котлыйм.
Без,
Аллага шөкер, бик бәхетле,
бәрәктәле җирдә яшибез. Чуашстандагы
иминлек, милләтләр дуслыгы, стабиль
сәясәт һәм башка күп төрле факторлар
республикада яшәгән, нибары 3 процент
кына булган татарларга шушылай зурлап
бәйрәмнәр ясарга мөмкинлек бирә.
ART
MEDHIA - әле башка бер генә төбәктә дә
булмаган, Чуашсатн
җирлегендә, хөрмәтле Фәрит әфәнде
Гыйбатдинов тырышлыгы белән уза торган
уникаль фестиваль.
Халкыбызның гасырлар буе тупланып
килгән хәзинәсен хәзерге көн югарылыгында
башкарып, аны яшь буынга,
хәзерге чор милләтебезгә кайтарып бирү.
Чуашстан Диния нәзарәте бу бәйрәмне бик кирәкле
гамәл дип табып, аңа, хәлдән килгәнчә
ярдәм итеп тора. Чуашстанда
Мөфтият һәм Милли-мәдәни
автономия бергәләп, иңне-иңгә куеп
шушылай милләтебез алгарышы өчен хезмәт
итә. Һәм, иншалла, киләчәктә дә бу хәерле
гамәлләр дәвам итәр дип уйлыйбыз.
Бөек галимебез
Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре язганча,
диндә булмыйча да, әмма динне саклап
килгән өч әйбер бар. Болар, берсе милли
гадәтләребез, икенчесе милли киемнәребез,
өченчесе - милли телебез. Менә шуларның
өчесе дә бүген сәхнә түрендә. Иншалла,
алар халкыбызның күңел, матди, рухи
җәүһәрләре, сәхнә түрендә генә калмыйча,
милләтебезнең көндәлек тормышына да
яңадан әйләнеп кайтыр. Милләтебез, дин
һәм милли куәтебезгә таянып, яңа төр
бер яңарыш кичерер. Иншалла, бу юлда аңа
шушы фестивальләр дә
ярдәм итәр. ART
MEDHIA фестиваленә
уңышлар телибез. Аның эшчәнлеге киләчәктә
Чуашстан җирлегендә генә калмыйча,
милләтебезгә асыл йола
һәм гадәтләребезне, милли сәнгатебезне
кайтарып, бар татар дөньясын
яулар дип өмет итәбез. Оештыручыларга
бу юлда уңышлар теләп калабыз.
Вәссәләмегаләйкем
вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.
Олы ихтирам
белән,
Мәскәү, Русиянең
Үзәк өлеше
һәм Чуашстан
мөселманнары
Диния нәзарәте
рәисе Албир
хәзрәт Крганов.
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |
|