«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Август » 18 » Обращение Муфтия к мусульманам по случаю Ураза-Байрам

 Обращение Муфтия к мусульманам по случаю Ураза-Байрам

Хөрмәтле дин кардәшләрем, газиз туганар!

Әссәләмегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы 50 дән артык мәчет-мәхәллә исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән, мөхтәрәм дин кардәшләребез, Сезне олы бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Мөхтәрәм имам- хатыйблар, мөтәвәллият әгъзалары, хөрмәтле мәхаллә җәмәгате!

Русия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзараты һәм Чувашия мөселманнары Диния нәзараты исеменнән сезне тәмамланып килүче изге Рамазан ае һәм тирә-якларыбызга шатлык китерүче Гайдел Фитыр-Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Раббыбызга шөкер кылабыз, дин кардәшләребез белән шөһрәтле Рамазан аен ураза белән үткәреп, Гает шатлыгына ирештек. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгалә һәммәбезнең дә күңелләребезгә, гаиләләребезгә, мәчетләребезгә, авылларыбызга һәм шәһәрләребезгә чын тынычлык вә иминлек биреп, дөньяда вә ахирәттә дә үзенең рәхмәтеннән вә ярдәменнән ташламаса иде. Шушы Изге Рамазан аенда Аллаһның фарыз гамәлен үтим дип тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, сәхәр вә ифтарларыбызны һәм кылган догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабуллардан кылса иде.

Чуашстан җирелегендәге мәчет-мәхәлләләребездә һәр көнне гөрләп тәрәвихлар укылды, Чабаксар, Шыгырдан авылларында Төркиядән чакырылган мөселман кардәшләребез, Тукай авылында "Гөлстан” мәдрәсәсе шәкерте, Кыр Бикшиге, Урмай авылларында җирле хәзрәтләр һәм шәкертләр тулысынча Коръәнне хәтем кылдылар. Халкыбыз, мәхәлләдәге мөселманнар Ураза дәвамында ифтар мәҗлесләре ясадылар. Шактый мәчетләребезнең үзендә дә ифтар ашлары оештырылды. Чабаксардагы мәчетебездә 30 көн дәвамында 150-200 кешегә ифтар ашлары ясалды. Мөбәрәк айда эшләнелдгән мондый күркәм гадәтләребезне күпләп дәвам итеп булыр иде.

Аллаһ Тәгаләгә олы мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын, шушы изге Рамазан аеның ураза көннәре һәм төннәре ахырына якынлашты. Шушы ай дәвамында без Ходайның хәер-хак мәрхәмәтенә өметләндек һәм динебез кушканнарны үтәргә омтылдык: иманыбызны яңарту һәм Хак-Тәгаләнең гафу итүен, гөнахларыбызны ярлыкауны сорадык, иртән торып сәхәрләр ашадык һәм инде кояш баегач, бәйрәм табыннары артында туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән авыз ачу мәҗлесләрендә катнаштык, туганнырыбызның хәлен белешеп тордык һәм мохтаҗларга ярдәм иттек.

Адәм балаларының бөтен кылган гамәлләре үзләре өчен генәдер, Рамазан уразасыннан тыш. Аллаһы Тәгалә сөекле Пәйгамбәренә шулай хәбәр итә: "Рамазан уразасы махсус Минем өчендер, аның әҗерен Мин бирермен”. Рамазан ае – Коръән иңә башлаган айдыр. Шуңа күрә бу изге айда Коръәнне тулысынча укып чыгу бик саваплыдыр. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: "Кыямәт көнендә Коръән белән Рамазан ае шәфәгать итүчеләрдер”. Аллаһ Раббыбыз барчабызга да Коръән һәм Рамазан аеның шәфәгатен насыйб әйләсен иде.

"Әлхәмдулилаһи, Рамазаныбыз хәере белән үтте: Аллаһы Тәгаләдән өмид итәбез ки, Рамазан ае үзенең хәерле булган рисаләтен үтәгән булса иде, Рамазан шәрифтән өмет ителгән нәтиҗәләренә Аллаһы Тәгалә ирешергә насыйб әйләсә иде. Шаять, Аллаһы насыйб итсә, Рамазан аебыз хәерле файдалы бер дару, бер дога булыр – Аллаһы насыйб итеп, шул дәвалардан авыруларыбызга да шифалар булса иде. Шаять, Рамазан шәрифебез бозылган холыкларны иң зур дару, иң зур тәрбия – ачыгу кһәм, сусау белән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә тәрбияләргә, холыкларыбызны да төзәтергә - тыйнаграк булырга, башкаларның да хәлен белергә, фәкыйрь, ачыккан – сусаганнарының хәлен белергә, мөсафирның дә хәлен аңларга ярдәм иткәндер. Гафләт һәм йокыларда йөрүләрдән котылып, күңелләренә Аллаһы Газзә вә Җәллә мәхәббәте тулган бәндәләрдән булуларыбызга бөек Рамазаныбыз сәбәп булган булса иде”. Амин.

Янә дә инде. Рамазан аен сәрхүшлектән аерыла алмыйча, аптырап, үзләре дә оялып йөргән бәндәләргә дә изге тәуфик бирсә иде.

Сәрхүшлекнең, фәхишәлекнең коточкыч җинаятьле халәт икәнлеген Коръән-Кәрим вә хәдисләр хәбәр итә. Болар өчен җавап бирәчәк мәңгелек Ахирәтнең дә булачагын онытмасак иде. Имам Бухарида: "Йортында исерткеч (аракы) асраган кешенең уразасы кабул булмас” – дигән хәдисне дә күрәбез. Харам эчемлек белән сәүдә итү бигрәк тә каты харам, мөселманлыкка һич кенә дә килешми торган оятлы эш һәм бәрәкәттән мәхрум итә торган нәрсәдер. Сәүдәгәрләребез ит сату эшендә хайваннарны рәнҗеттереп суйдырмасалар иде. Хайваннар булсада җаны алына бит аның. Алар өчен кыямәт көн җавап булачак. Ата-ана, бабай-әбиләребезне хөрмәт итеп тәрбияләү безнең изге бурыч икәнебезне онытмыйк! Сабый вакытыбызда безгә рәхмәт канатларын җәйгән әти-әниләребезне олыгайган көннәрендә тәмле сүз, күркәм тәрбиядән мәхрум итмик, фатыйха, изге догаларын алып калырга тырышыйк. Сабый нарасый баларыбызга игътибарыбызны артырыйк, динебезгә ихтирам, күркәм тәрбия бирергә торышыйк. Үзебез белән мәчетләргә китерик. Дөньядагы өч көнлек дан өчен бердәмлегез һәм дуслыгыбызны югалтмыйк. Бер - беребезгә ачу нәфрәт сакламыйк. Дус булыйк. Киләчәк Аллаһы Тәгалә каршына татар мөселманнары булып барырга язсын. Шәриф Рамазан Гаете бәйрәме җөмләбезгә мөбәрәк булсын, киләселәрен хәерле шатлыкта күрергә насыйп булсын! Аллаһ Рабби әл Гыйззә җөмләбезгә хәерле гомер, саулык, саләмәтлек, озын гыйбадәт гомере, тәуфик, һидаят, истикамәт бирсә иде. Газиз Ватаныбыз - туган илебезгә тынычлык вә иминлек, дәүләт башлыкларыбызга носрат, миһербан, халкыбызга мәхәббәт, дини җитәкчеләребезгә изге эшләрендә Аллаһ Үзе ярдәм бирсә иде. Тәүфыйксызларга - тәүфыйк истикамәт, бәхетсезләргә - бәхет-сәгадәт, адашкан саташканларга һидәят әл-исламны Үзе күрсәтсә иде.


Мәскәү, Русиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан

мөселманнары Диния нәзарәты рәисе,

Мөфти Албир хәзрәт Крганов


Добавил: redaktor | Рейтинг: 3.7/3 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики