«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Август » 16 » Татар Согыты халкына хәзрәт рәхмәт белдерә

 Татар Согыты халкына хәзрәт рәхмәт белдерә

Бисмилләһиррахмәниррахим

Чуашстанның иң матур, иң күркәм авылларның берсе Татар Согыты авылы да ифтар мәҗлесләре үткәрү белән, мәчетләргә тәравих намазына йөрүләр белән, вәгазь вә нәсыйхатьләр сөйләү вә тыңлау белән вә бүтән төрле игелекләр эшләү белән шөгыльләнеп мәш килә. Авыл өстендә йортларда көн дә ифтар-авыз ачу мәҗлесләре оештырыла. Аеруча ифтар мәҗлесләре үткәрүдә авылыбызның урталык мәхәлләсенә бик зур рәхмәт! Аллаһ ризалыгы өчен дип үткәргән мәҗлесләрегез кабул булсын. Бу күренеш.әлбәттә , иманнарның куәтләнүенең, Ислам вә Ихсан куәтләнүенең олыбер күрсәткече, Аллаһка шөкөр! Буәйтеп бетергесез зур куаныч...
Урталык мәхәлләсе Валиуллов Миннәтулла Зәйдулла улы исемендәге мәһабәт Үзәк мәчетебезгә ашкына-ашкына фарыз намазларына һәм тәравих намазларына йөрүче аксакалларыбызга, яшьләребезгә, хәтта яп-яшь кызларыбызга да Аллаһ дөнья вә ахирәттә ихтирам вә бәхет бирсен иде. Тәравих намазларына бик теләп йөрүче мәктәп яшендәге балаларның да әти-әниләренә рәхмәт белдерәсе килә! Әти-әниләр, сезгә балаларыгызның игелеген күреп яшәүне Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде. Аллаһның рәхмәте яусын сезгә! Сез Аллаһны хөрмәт иткән, яраткан өчен Ул да сезне хөрмәт итсен вә яратсын иде! Әмин!

Шулай ук аеруча шушы күркәм Рамазан аенда мәчетебезгә зур ярдәм иткән иганәче-ләребезгә дә рәхмәт, Аллаһ дөнья вә ахирәттә рәхмәтен иңдерсен иде. Тормышлары бәхетле, гомерләре озын вә саулыклы, җаннары тыныч, эшләре уңышлы гына барсын иде.

Мәчетебездә туктаусыз эшләп килгән, Аллаһка шөкер, мәдрәсәне тәмамлап югары дини белем бирү йортларында читтән торып дини белем алучы кардәшләребезгә, абый вә апаларыбызга уңышлар телибез. Изге Рамазан аенда теләгән теләкләрегез, кылган догаларыгыз кабул булсын иде!

Шәхсән үземнең исемемнән, аксакалларыбыз исеменнән, мәчетебез мөтәвәллияте исеменнән, гомумән барча мәхәлләбез исеменнән сезне киләсе Ураза Гаете белән тәбрик итәм! Тоткан уразаларыгыз, кылган гыйбадәт вә игелекләрегез кабул булсын! Дөнья вә ахирәттә бәхетле һәм дәрәҗәле булыгыз! Теләгән теләкләрегезгә вә хәерле хыяларыгызга ирешегез!

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Киләчәк Ураза Гаете намазна мәһабәт мәчетебезгә картын вә яшен, кайткан кунакларны, барчагызны чакырабыз! Рәхим итегез!!!

Татар Согыты авылының Урталык мәхәлләсе мулласы, авылның Валиуллов Миннәтулла Зәйдулла улы исемендәге Үзәк мәчете имамы Рэфыйк хәзрәт Сәфров.

Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/6 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики