«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Январь » 11 » Чуашстанда татар-мөселманнар таныклыклар алачак

 Чуашстанда татар-мөселманнар таныклыклар алачак

Чуашстандагы татар авылларында мәчетләрдә "Мәхәллә китап"лары булдырыла, "Никах таныклыгы" һәм "Исем таныклыгы" тапшыра башлаячаклар.

Чуашстан диния нәзарәтенең "Гөлстан" газеты мөхәррире Рәфис Җәмдихан сүзләренчә, бу эшләр татар халкының милли мохитын булдыруга бер юл булып тора.

 Туу турында һәм никах таныклыкларын эшләү кемнең идеясе булды, кемнең башына килде ул?

Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте президиумының карары бу. Әлеге карар нигезендә нәзарәтнең һәм мәхәлләләрнең эчке документларын әзерләү өчен аерым бер һәйәт (комиссия) төзелгән иде. Менә шул комиссия эшләде аларны. Идеягә килгәндә, чынлыкта татар мөселманнарда мондый рәвештә документлар булган. 1830нчы еллар ахырында Русия империясе метрика кенәгәләре керткәч, халыкны мөселман авылларында мәхәлләләр теркәп барган. Ул документлар әле дә саклана. Нәсел-нәсәбәсен өйрәнүче кешләр аларга мөрәҗәгать итә.

​​Узган гасырның 90-нчы еллар башында дини һәм милли яңарыш башлангач та, татар җәмәгатьчелегендә мондый шәкелдәге документлар булдыру башланган иде. Минем үземнең никах һәм исем кушу таныклыкларының берничә төрдәгесен күргәнем бар. Беренчедән, алар бүгенге көн таләпләренә җавап бирми. Икенчедән, зәвык белән эшләнмәгән. Өченчедән, эчтәлеге белән татар-мөселман рухына бик үк килеп бетмәве белән бераз гына аптырашта калдыра иде.

 Татар мөселманның рухына да туры килсен өчен, документаль яктан да бүгенге көн таләпләренә җавап бирсен өчен нәрсәләр эшләдегез? Бу документларыгыз нәрсәсе белән аерыла?

– Төп мәсьәлә нәкъ шунда. Бүген татарча документлар гына түгел, татар-мөселман рухына туры килә торган шәкелләре (формалары) юк. Аларны эшләү өчен аерым бер чыганакларга мөрәҗәгать итеп тә, шәригатьнең үзен өйрәнеп тә һәм татар-мөселманның үзенең дә фикерен белү кирәк. Минем элегрәк ясалганнарын Казанда күргәнем бар. Аларны теләсә кем сатып алып, теләсә кем тапшыра ала иде.


​​Безнең әлеге документлар, әлеге таныклыклар, бу эшнең башы гына, мәхәллә имамы тарафыннан гына биреләчәк. Бары тик мәхәлләдә генә теркәү узачак. Мәхәллә имамы никах укыганда һәм исем кушканда гына аларны тапшырачак. "Календарь мулла һәм абыстайлар" мондый кәгазьләр тарата алмаячак. Без эшләгән документларның рухына килсәк, аларның нигезендә мәхәллә принцибы ята. Документның эчендә дә "Үзәк диния нәзарәте һәм аңа баглы булган Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте һәм фәлән авылның фәлән мәхәлләсе" дип бирелә. Бу документларны җирле мәхәлләләр бирәчәк.

Инде эчтәлегенә килсәк, кайбер моңа кадәр тапшырыла торган документларда мәһәрнең нәрсә икәне аңлатылмаган. Мәсәлән, исем кушканда булган төп проблемнарны чишү дә бу документларның нигезенә салынган. Кемдер баласына "Габдрахман" исеме куша. Ә безнең документларда аның мәгънәсен язу өчен дә урын булдырылган. Кеше каяндыр шикле чыганаклардан, шикле булмаган чыганаклардан эзләнеп минем исеме нәрсә аңлата икән дип аптырамасын өчен эшләнгән бу. Без эшләгән документларда шулай ук моңа охшаш үзенчәлекләр тагын да бар. Безнең диния нәзарәте президиумы бу эшне тагын да дәвам итәргә ниятли. Бу зур эшебезнең башы гына.

 Сезнең бу таныклыклар Чуашстандагы һәрбер мәхәлләгә һәм мәчеткә таратылачакмы?

– Әлбәттә. Бу документлардан тыш мәхәлләдә саклана торган теркәү китаплары да булачак. Бу китаплар шулай ук күп мәгълүматны үзенә туплаячак. Анда туйда кемнәрнең шаһит булуы да, күпме күләмдә мәһәр бирелгәнлеге дә язылачак. Мәхәлләнең тагын бер эчке документы бар – ул "Җеназа китабы". Мәхәлләдә кем үлде, аның җенесе нинди иде, медицина хезмәткәрләре үлемнең сәбәпләрен ни дип әйтә, ничә яшь иде, кайчан үлде – менә шушы мәгълүматлар теркәлеп барачак. Бу "Җеназа китабы"н да эшләп бетереп киләбез.

 Сезнең бу эшләрегезне татар-мөселманнарны барлау һәм аларны бергә туплау да булып тора дип аңларга мөмкинме?

– Әлбәттә. Бу шартлы рәвештә әйткәндә, татар-мөселманнарны паспортлаштыру булып тора. Бу дәүләтнең эчке эшләренә тыкшыну түгел, ә милли мохитны булдырып аны рәсмиләштерүнең бер рәвеше. Мәхәллә принцибын торгызган очракта да күпме кешебез булганлыкны, күпме кеше туганлыкны һәм башка мәгълүмат диния нәзарәтенә ел саен бирелеп торачак. Бу эшләр барлау да, татар-мөселманнарны үстерү дә, үзебезнең халкыбызны милли мохитта тоту да булып тора. Милли мохит бит ул концерт белән җыр гына түгел.


Никах таныклыгы
​​












Менә бу документларның тагын бер ягына игътибар итик әле. Чуашстанда бөтенесе булмаса да, нигездә мишәр татарлары яши. Бездә җирле үзенчәлек – күпчелек фамилияләр кушаматлардан барлыкка килгән. Узган гасырда исә документ тутыручылар фамилияләрне күпчелек очракта бозып язган. Дәүләт документларында фамилияләр, исемнәр ничек язылган булса. шулай кала. Ә бу безнең эчке кәгазьләребездә барсы да татарча дөрес итеп язылачак.

Алыйк, мисал өчен, "Резапов" дигән фамилияне. Чынлыкта бу фамилия - "Рәҗәпов" бит. Шундый нечкәлекләр бик күп. Шуңа күрә диния нәзарәтенең тагын бер башлангычы бар. Ул – "Татар-мөселман исемнәре сүзлеге" чыгару. Анда җирле яңгыраш та урын алачак. Анда исемнең, фамилиянең мәгънәсе дә күрсәтеләчәк. Әлеге китаплар да мәхәлләләргә таратылачак. Имамнарның да төрлесе булырга мөмкин бит. Алар ялгыш җибәрмәс өчен, язганда шушы китаптан караячаклар. Бу эш безнең милли исем-фамилияләребезне халыкка кире кайтару да һәм шул ук вакытта документлаштыру да булып тора.

 Башка төбәкләр һәм башка диния нәзарәтләре сезнең бу эш белән шөгыльләнүегезне ишетеп кызыксынмадымы әле?

– Әлегә кызыксынучы булмады. Без үзебез дә аны гыйнвар аеннан гына гамәлгә кертәбез. Кызыксынган очракта, без һәртөрле ярдәмебезне күрсәтергә әзер. Бу документларны эшләтүнең тагын бер ягы бар, ул шактый кыйммәткә төшә, чөнки бик сыйфатлы итеп ясау кирәк. Минем кайбер җирләрдә һәм Казанда да "Никах таныклыклары"на матур итеп лалә чәчәге һәм тегесен-монсын ясап куйганны күргәнем бар. Без үзебезнең документларда болардан качарга тырыштык. Аның үзенең зәвыгы булырга тиеш.

Бу дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенә каршы әйбер түгел. Шулай ук альтернатива да түгел. Бу – бары тик милли-мәдәни-дини мохитны булдыру гына. Без һәркемгә үз тарафыбыздан ярдәм итәргә әзербез.

 Проектны кем финанслый?

– Диния нәзарәте һәм мәхәлләләр үзләре. Бездә, Чуашстанда акча мәсьәләләре җайга салынган ул. Мондый эшләрнең әллә ни зур проблем тудырганы юк. Мәхәлләләрдән аңлау, халыктан ихтыяҗ бар. Шуңа күрә ул проблем булып тормый.

"Азатлык" радиосы
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики