«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Январь » 11 » Урмайның Үзәк мәчетендә шәкертләр ашы узды

 Урмайның Үзәк мәчетендә шәкертләр ашы узды

Яңа елның озак каникулын кем ничек үткәрә? Кемдер спорт белән, кемдер йорт-җир эшендә, кемдер көннәр буе телевизор, ягъни интернет челтәреннән чыга алмый, ярый әле кирәклесендә утырса. Менә үзәк мәчеттә дистәләгән бала  кышкы уку программасын  үтәде. Мөгаллим хаҗи Фәрит хәзрәт Гарипов, атна буе, яңа гына, беренче тапкыр мәчеткә килгән балалар белән инде  чын  гарәп графикасын белүче, Коръән укучы шәкертләрне җыеп, махсу уку программасы ясап белем бирде. Уку атнасы шундый кызык, мавыктыргыч булып үтеп китте. Олы шәкертләр булган белемнәрен кабатлап, үзләренең зиһеннәренә сеңдереп куйсалар, яңалары исә, беренче дәресләрен алдылар. Бүген өйлә намазын укыгач, шәкертләр һәм аларның әти-әниләре белән берлектә "Шәкертләр ашы" әзерләделәр. Моның өчен Галиәскәр улы Минсихат әфәнде Хайртдинов аш пешерү өчен тимердән маүхсус җайланма ясатып китерде. Монда бик уңайлы чуен казан  белән шашлык , пылау пешерер өчен җайланма булдырылган. Шәкертләр табынны идәндә, үзебезчә искечә итеп  әзерләделәр, "Шәкертләр ашы" н урамда пешерделәр. (ит, бәрәңге шурбасы).

Бәйрәмгә Урмай мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Комсомол районы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Үзәк мәчетнең имамы хаҗи Хамидулла хәзрәт Минаҗетдинов, авылның аксакаллары Харис абзый Гыйбатдинов, Тимерҗан абзый Иштяков, ветеран укытусы Равил абый Айзатов, хаҗи Тәлгат Хайртдинов, кызлар мөгаллимәсе Әлмирә Рәхимҗанова, әти-әниләр, укучы кызлар, шәкертләр  катнаштылар.

Аш алдыннан килгән олы кунаклар белән балалар да Коръәннән аятъләр укып күрсәттеләр. Урта мәхаллә картлары, кыш бабай сыман, шәкерт - балаларга күчтәнәчләр әзерләгәннәр. Әлеге шәкертләр уздырган чарадан барысыда бик канәгәтъ булып, киләчәк мәүлит бәйрәменә әзерләнәбез дип таралыштылар. Мәүлит бәйрәме февральнең 3 дә, авылдагы өч мәчет катнашында, җомгадан соң "Кара пулат" мәчетендә үтәчәк. 25 нче январьдә, мәүлит ае керү белән, Урмай мәгълүмәт- мәдәни үзәгендә зур тамаша Мәүлит бәйрәме булып үтәчәк. Әлеге чараны мәчеттәге шәкертләрдән тыш, Урмай авылы сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында үтәчәк. Рәхим итегез! Булган теләкләрегезне безгә җиткезегез.

Фәрит Гыйбатдтнов сайтыннан

Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики