1956
елда Камаретдин хәзрәт Россия башкаласына күчеп килә һәм Мәскәү Җәмигъ
мәчетендә имам-хатыйб булып эшли башлый. Узган гасырның илленче еллар ахыры –
алтмышынчы еллар башындагы катлаулы чорда ул Мәскәү мөселманнары тормышында зур
роль уйный. Нәкъ менә аның тырышлыгы аркасында Хрущев елларындагы дингә каршы
актив пропаганда вакытларында Мәскәү мөселманнары мәчете саклап калына, дини
эшчәнлек киң колач җәя.
Камаретдин
хәзрәткә 1958 елда дин эшләре вәкиле Бесшапошников биргән сыйфатнамәдә
(характеристика) болай диелгән:"…Салихов по отношению к советской власти лоялен. За
время службы в должности имам-хатыба в Москве ни в чем предосудительном замечен
не был. Среди верующих снискал большое уважение”. Гарәп телен яхшы
белгән, укымышлы Камаретдин хәзрәт көчле оештыручы һәм дипломат сыйфатларына да
ия була. Моңа мисал итеп, XX йөзнең илленче елларының икенче яртысында Мәскәү
Җәмигъ мәчетенең халыкара эшчәнлегенең зур роль уйнавын әйтергә була. Бу
елларда СССРның тышкы сәясәтендә мөселман илләре белән зур мөнәсәбәтләр урнаша.
Шул уңайдан, Камаретдин хәзрәт гарәп телендә гарәп илләренә трансляцияләнгән
радио тапшыруларында актив чыгышлар ясый, мөселман илләренең илчелекләренә
бара, Иран шаһиншаһы Риза-шаһ Пәхләви, Индонезия Президенты Сукарто, Сирия
президенты Куатли кебек, күпсанлы чит ил кунаклары белән мәчет диварларында
очраша. 1956 елның июль-август айларында ул совет делегациясе составында хаҗга
бара. Хаҗдан кайтканда Каһирәдә тукталып, әл-Әзһар университетына укырга керә,
андагы галимнәр белән очраша...