Тамырсыз
киләчәк булмый.
Диния нәзарәте якшәмбе мәктәпләре
укытучылары белән бергәләп бәйгегә ныклап әзерләнгән иде. Бәйге алдыннан ай дәвамында укытучылар белән әзерлек алып барылды.
Бәйгенең сораулары, программасы әзерләнде.
Аның максаты итеп, яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү, тарихны белү, дини
сорауларга төпле җаваплар әзерләү
каралган иде. Шулай итеп, сигез
командага бүленгән балалар бәйгедә ярышты.
Моннан тыш, аеруча игътибар сәламәт
тормыш рәвешен алып баруга, тәмәке,
аракы һәм наркотикларга каршы пропаганда яшьләр бәйгесендә аеруча зур урын алып торды. Бу начар гадәтләрнең кеше тормышына бары тик
фаҗигаләр алып килүен алар ачык һәм фәһемле итеп күрсәтеп, аңлатып бирделәр.Шунысын аеруча искә алырга кирәк, балалар дини сорауларга төпле җаваплар гына
әзерәп калмыйча, үз авыл-мәхәлләләрендә
булган борынгы әйберләр,
тарихи экспонталар,
әби-бабалардан калган киемнәрдән күргәзмә дә ясап, алар белән
таныштырдылар да. Үзләре дә татар
киемнәре белән киенгәннәр иде. Быел бөек
шагыйребез Габдулла әфәнде Тукайның тууына 125 ел булуын искә алып, аның иҗатына аерым игътибар бирелде.
Балалар Тукай иҗатыннан шигырьләр генә сөйләп калмыйча, аларны
сәхнәләштерделәр дә.
Бәйрәм
бүләксез булмый.
Балаларның ярышына мәртәбәле жюри
бәя биреп торды. Чуашстан Диния нәзарәте ахуны Нурсилам хәзрәт Хайбуллов, Татар
Согыты мәктәбе директоры Хәйдәр
әфнде Сабитов, дини
мөгаллиммәләребез Камәрия һәм Роза абыстайлар балаларның әзерлегенә олы бәя бирделәр. Шулай итеп,
жюри йомгаклавы болай булды:
Татар Согыты авылындагы Рәфик хәзрәт
Сәфәров җитәкләгән якшәмбе мәктәбе укучыларының "Ватанпәрвәр” төркеме беренче
урынга лаек булды. Тукай авылы мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе
укучыларының "Тукай оныклары” төркеме икенче урын, Кызыл Камыш мәчете каршындагы Зилә ханым җитәкләгән якшәмбе мәктәбенең "Ислам
нуры” төркеме өченче урынга лаек булды.
Бу төркемнәр кыйммәтле бүләкләр, зур-зур шамаилләр белән бүләкләнде. Моннан тыш,
һәрбер төркем термотоп дип аталган
термос-чәйнек белән белән бүләкләнде. Җиңүчеләр белән бер рәттән, Шыгырданның Рафика ханым Багманова җитәкләгән Урталык мәхәлләсе якшәмбе мәктәбенең "Манара” төркеме, Әле Башы авылы мәчете каршындагы Айсылу ханым Сәйфуллова җитәкләгән якшәмбе
мәктәбенең "Иман нуры” төркеме, Озын Куак
авылындагы Яфизов Рәис һәм Рәйсә
җитәкләгән якшәмбе мәктәбе укучыларының
"Бердәмлек” төркеме, Урмай авылының урта
мәчет мәхәлләсе каршындагы Әлмира
ханым Рахимҗанова һәм Фәрит хәзрәт җитәкләгән "Урмай шәкертләре”, Чичкан авылы мәчете
каршындагы "Ялкын” төркеме шулай ук олы
бүләкләргә лаек булдылар.
Моннан тыш, Диния нәзарәте "Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен
үстерү Фонды” белән берлектә, Чуашстан мәчетләре каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә укытучы дистәләгән
мөгаллимнәргә аерым бүләкләр булдырды.
Алар да шушы бәйге тәмамлангач тапшырылды.
Чуашстан Диния нәзарәтенең аерым бүләгенә
Кызыл Камыш авылында яшәүче Нурдания
апа Исхакова да лаек булды. Ул, бәйгедә катнашучылар һәм тамашачылар
алдында үзендә сакланган, күп кенә
музейлар көнләшерлек, борынгы
кием-салым, җиһазлар белән таныштырды.
Мөфтинең үз
бәясе
Ярышны башыннан ахырынача күзәтеп
барган Русия Баш мөфтиенең беренче
урынбасары, Чуашстан, Мәскәү һәм Русиянең үзәк өлеше мөфтие,
Русия Җәмәгать палатасы әгъзасы Албир хәзрәт Крганов Татар Согытында, ике йөзләп бала катнашкан бәйгене олы
бәяләде. Сәхнәдә күрсәтелгән
вакыйгалардан сабак алып, тормышка аек караш булдырырга, сәламәт тормыш алып барырга, тарихны, дәүләт кануннарын белергә, миллилекне сакларга чакырып,
соңыннан ул кыска гына вәгазь дә сөйләде.
Шул ук вакытта, балаларның инсафлы киемнәренә сокланып, бүгенге мәктәпләрдә аерым мәктәп формасын кертүне актуаль дип белдерде. "Мин күп алдынгы Европа илләрендә йөрдем, һәр
берсендә мәктәп формасы бар. Бездә дә, инсфалылык үрнәге булырдай бер форманы кертү вакыты җитте инде,”- дип
белдерде ул. Киләчәктә дә шундый зур чараларны уздырырга, балалар белән эшләүне дәвам итәргә
кирәклегенә басым ясады.
Соңыннан бәйгедә катнашучылар, оештыручылар
һәм килгән кунаклар, Татар Согыты мәктәбе бинасында Нәзарәт белән берлектә әзерләнгән
матур табын артында аш мәҗлесендә
булдылар.
Добавил: