«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Декабрь » 22 » Әлбир хәзрәт: «Безнең халык миллионнарча торучы Коръәнгә күптән лаек»

 Әлбир хәзрәт: «Безнең халык миллионнарча торучы Коръәнгә күптән лаек»

 һәм  мөфтие  һәр ел  журналистларын җыеп, үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясый, журналистларның сорауларына җаваплар бирә. Узган ел ул Казанда үткән булса, быел дистәгә якын журналистлары Шыгырданга юл тотты. Очрашуда Әлбир хәзрәт сүзен Чуашстандагы дини һәм милли тормыш хакында сөйләү белән башлады:

 – Чуашстан буенча, елга без төрле очрашу программасын карап куябыз. Имамнар белән очрашабыз, нәрсә эшләячәгебез хакында сөйләшәбез. Хатын-кызлар белән эшли торган «Ак калфак» дигән оешма бар. Без аны консультатив орган буларак оештырдык. КВН, җәйге лагерьлар, шәкертләр бәйрәме, Сабан туйлары, мәктәпләрдә төрле бәйгеләр, Мәүлед бәйрәме оештырабыз. Мәүлед бәйрәме хакында аерым әйтергә кирәк, быел да автобуслар белән 30-40лап бала барып, 8 урында сәхнә куеп, бәйрәмнәр оештырып йөрергә ниятлибез. Зур чаралардан, « укулары» фәнни-гамәли конференциясе ел саен үткәрелә. Быел без аны бераз башкарак форматка тарттык. Конференциянең икенче көненә багышлап, авыл икътисад форумы үткәрдек.

Дәүләт органнары белән эшләребез дәвам итә. Безнең даими килешүләребез, очрашуларыбыз булып тора. Мин Русия иҗтимагый пулатында әгъза булгач, Чуашстанның иҗтимагый пулатын оештырдык. Шулай ук Чуашстанның иҗтимагый оешмалары шурасы бар. Мин баш тарткан булсам да, аның рәисе итеп мине калдырдылар. Аннары татар оешмалары белән эшләребез матур гына үрелеп бара. Урмай авылында җирле татар мохтарияте урнашкан. Аны Фәрит Гыйбатдинов җитәкли. «Мишәр» ансамбле бар. Алар белән бергә тотынышып эшлибез. Болгарга баруларны оештырабыз.

– Мәскәү турында сүз кузгатканчы, моңарчы Чуашстанда да мәчет салуга җир алу мәсьәләсе көн кадагында иде. Бу юнәлештә нинди эшләр эшләнде.

– Быел, ниһаять, Яңа Чабаксарда Идел буенда матур җирдә урнашкан мәчет салырга урын бирелде. Без моны 6 ел көттек. Хәзер мәчет нигезен салу бара, материаллар китерелде. Шулай ук Комсомолда мәчет өчен җир мәсьәләсе буенча проблема бар иде. Бу мәсьәлә чишелде, анда мәчет төзелде.

– Чуашстанда агымдагы елда мәктәпләрдә дин нигезләре укытылды. Эксперимент буларак кертелгән дәрес ничек дәвам итә?

– Татар авылларында исламны сайладылар. Кайбер урыннарда бу безгә кирәкми, без аны кертмибез, дип сөйлиләр. Әмма поезд бара. Син поездга утырмаганнан ул туктамый. Аңа иң яхшысы — әзерләнергә кирәк. Балаларга укытырга яхшы китаплар хәстәрләү мөһим. Илдән аерым гына сәясәт эшли алмыйсың. Бу мәсьәләгә дә аек акыл белән карарга кирәк.

 Әлбир хәзрәт, Сезнең эшчәнлегегездә төп юнәлеш – Чуашстандамы, Мәскәүдә булсын, шул ук Үзәк Дини идарәдәме – ул мәхәллә системасын торгызу.

– Әйдәп баручы фикер ул безнең. Җәмәгать (джамаат) сүзен куллану башка төрле мәгънәгә әйләнде кебек. Ул безгә хас түгел сыман. Аны күбрәк ислам дәүләте төзи торган төшенчә кебек яңгыраталар. Ямьсез сүзгә кереп китте ул. Ул, нигездә, мәчеттә җәмәгать булып оешуны аңлата. Ә татарлар мәхәллә булып оешкан. Ул имам, мәхәллә тирәсендә эш алып бара торган система. Ничек итеп аны гамәлгә ашырырга? Без моны иҗтимагый советлар формасында эшләдек. Бөтен эшне шулар алып бара. Әмма бөтен җирдә эшләп китмәде бу башлангыч. Чөнки күп нәрсә аның лидерыннан тора. Ялганчы, ышанычсыз булса, аңа халык иярми. Монда ихласлык та зур әһәмияткә ия. Тукай, Урмай, Шыгырданда, Канашта һәм берничә авылда уңышлы эшлиләр. Әмма әлегә барысы да бу эшне аңлап бетермиләр кебек.

Мин күптән түгел Испаниянең башкаласы Мадридта булдым. Аның үзендә һәм шәһәр тирәсендә 300ләп мәчет һәм намаз бүлмәләре бар. Испаниядә Толедода (VIII-XI гасырларда Гарәп хәлифәтенең өлеше) булдым. Анда зур тарих бар, олы галимнәр булган. Ләкин бүген берни калмаган: мәчет тә юк, мөселманнарны да табу кыен. Гарәпләр килгәннәр, башкала ясаганнар, олы галимнәр булган, ләкин бүген берни дә юк?! Ә татарлар күпме генә изелсә дә, үзенең кыйбласын югалтмаган. Бу татарның яшәеш системасы дөрес икәнен күрсәтә. Татар юл тапкан, безгә моны сакларга кирәк.

– 2010 елда Сез Мәскәү һәм Үзәк өлкә мөфтие итеп билгеләндегез. Нәкъ бер ел чамасы үтте. Нинди нәтиҗәләр, сезнең һәм мөфтият тарафыннан алдан билгеләнгән максат — татар-башкорт юлына кайтуда эшләр ничек бара?

– Үзәк Дини идарәнең Мәскәү һәм Мәскәү өлкә мөфтияте булдырылды. Аны инде  җитәкчелегендә Русия Аурупа өлеше мөселманнары Дини идарәсе тарафы судка да биреп карады. 28 ноябрьдә аларның дәгъваларын суд кире какты. Арбитраж суд бит икътисад мәсьәләләрен генә карый. Бер юридик оешма икенчесен канун буенча минем хакларымны алдылар дип хөкемгә бирә алмый. Аны шәхси кеше генә бирә ала. Безнең адвокатлар да: «Бәлки белмибездер, безне судка бирүче оешма дини мәсьәләләр буенча түгел, бәлки икътисад буенча шөгыльләнә торган оешмадыр, дип үзләрен-үзләре кабул итәләрдер», – дип уйлый башладылар. Судта да Үзәк өлкә мөфтияте төшенчәсен федераль округ буларак карарга кирәкми. Чөнки ул конституцион норма түгел, ә президентның боерыгы белән, аңа эш алып барырга уңайлы булсын өчен бүленгән төбәкләр. Үзәк өлкә дип әйткәндә Мәскәүгә якын булган төбәкләр күзаллана.

Бер ел эчендә нәрсә эшли алдык? Без Мәскәүдә татар-башкорт оешмаларын барладык, алар белән яхшы могаләмә урнаштырдык. Мэрия белән килешеп, мөселманнар өчен гаетләрне яхшы урында үткәрү мәсьәләсен кайгырттык. Без аны хәзер төрле урыннарда үткәрәбез, шул исәптән, «Сокольники» паркында да уздырдык. Шундый сүзләр йөри, имеш, кайчандыр ул урында мәчет тә булган. Менә мәчет төзер өчен халык каршы чыга, дип безгә әйтәләр. Димәк, бу вәзгыятьтә нишләргә кирәк? Мәскәүнең 10 префектурасы бар икән, шуның һәрберсендә гает үткәрергә кирәк. Аның татарларга, мөселманнарга, башка милләтләргә, шул исәптән, урысларга да имамын күрсәтергә. Аны белсеннәр, танысыннар. «Бездә мәхәллә бар икән, мөселманнар күрешеп йөри икән», дип күреп, аңлап торырга тиешләр. Аларны ияләштереп, соңыннан мәчет төзү мәсьәләсен кузгату да уңайрак булып китәр иде. Гает үткәрергә берничә урын бирделәр, бу мәсьәлә киңәя бара. Мәскәүдә шартлы рәвештә алсак, 150 мең кеше гаеткә килә, аның 80%ы эшләргә читтән килгән кешеләр. Җирле мөселманнар 20%, әмма 150 мең кеше сыярлык мәчет тә төзеп куя алмыйсың. Җомгалар үткәрер өчен 15-20 мең кеше мәчетләргә сыймый. 5 мең кеше сыярлык мәчетләр булса, тагын 4не салырга кирәк. Әгәр дә 2 мең халык сыярлык мәчет булса, ул чакта 10ау салынырга тиеш. Кечкенәрәк һәм күбрәк булган саен, ул күпкә уңайлырак. Чөнки машиналар да куярга кирәк, халык та күп булып йөрми. Мәскәүдә бүген үк 10 мең мәчет төзергә мәҗбүрсең. Ул да җитмәячәк, төзелгән саен кеше күбрәк тартыла.

– Шулай да Мәскәүдә мәчет салуга җир бирелү мәсьәләсендә нинди реаль адымнар эшләнде?

–Мәскәү мэриясе белән арабыз бик яхшы безнең. Уку йортлары белән эш алып барабыз. Менә хәзер Мәскәү мөфтиятенә яңа бина бирү карала. Мәскәүдә мәчет төзергә дигән фикерне без яңгыраттык, мөрәҗәгатьләрне җиткердек. Соңгы тапкыр Русия Президенты Дмитрий Медведев белән күрешкәндә, мин дә, Равил хәзрәт тә (Равил Гайнетдин – Русия мөфтиләр шурасы рәисе) Мәскәүдә мәчет кирәк, дип белдердек. Искесе җимерелде, инде эш эшләнгән, яңасын төзеп бетерергә кирәк, дидем. Ләкин бу салынып килүче яңа мәчет кенә мөселманнарның мәчеткә сыймау мәсьәләсен чишә алмый. Мәскәүдә тагын мәчет кирәк, дип Дмитрий Медведевка хат тапшырдым. Без мәчет кенә түгел, тулы бер комплекс төзүне сорыйбыз. Мәчете, мәдрәсәсе, конференц-залы, кунакханәсе, ашханәсе бер комплекска керәчәк. Проект буенча, ул тулысынча татар нәкышында төзеләчәк, керү капкалары да Сөембикә манарасы кыяфәтендә ясалачак. Президент хуплады мине, җирле хакимият бу мәсьәләне чишмәве белән үз-үзләрен провокациягә кертә, диде. Без хәзерге вакытта җир бүленеп бирелүен көтәбез. Кайберәүләр татарлар мәчетләр төзергә ярдәм итмиләр, дип әйтә. Бүгенге көндә бай татар эшкуарлары бар, алар җитди кешеләр. Әгәр дә бу җитди проект булса, ярдәм итәргә әзер диюче кешеләр бар.

– Русия төбәкләрендә, шул исәптән, Мәскәүдә дә татар мәчетләрендә башка халыклар, нигездә Кавказ һәм Урта Азия халыклары күбәя. Бу проблеманы татарга отышлы итеп, ничек чишәргә?

– Абсурдтыр инде моны сезгә ишетергә. Татар милли оешмалары бар һәм дини оешмалар эшли. Шушы ике оешма күп очракта татарны бүлеп, бер-берсе белән тартыша башлады. Икесе дә башлык булырга тели. Шул көндәшлек ахыр чиктә татарны биздерде генә. Шәхси мәнфәгать өчен милли бердәмлекне корбан иттеләр. Чуашстанда, мәсәлән, һәрберебез үз урыныбызны беләбез. Әмма күп төбәкләрдә бу эш җайланмаган. Гади мисал, мулла әйтә: «Сабан туена бармагыз. Анда аракы эчеп, дуңгыз ашыйлар», – ди. Ә татар милли оешма башлыгы: «Мулла ул жулик, аңа бармагыз», – ди. Без Чуашстанда бергә килешеп эшлибез, дин өчен без, милли-мәдәни эш өчен мохтарият җавап бирә.

Татар конгрессы каршында дини совет бар. Ринат Закировка рәхмәт белдерергә кирәк. Ул дингә күбрәк игътибар бирә башлады, Болгар җыенына кушылып китте. Болгар җыенына бара идек, әмма заманында аңа Татарстан мөфтияте килми иде, халык аптыраша иде. Без болай саклана да, үсә дә алмыйбыз.

 Әлбир хәзрәт, Сез Татарстанга даими киләсез, мондагы милли-дини тормышны да күзәтеп барасыз. Ниндирәк фикерләр?

– Татарстан Дини идарәсе күпкә үзгәрде инде хәзер, элеккеге мираска таба борылды. Ләкин бу гына җитми әле. Хәзер алар үз-үзләренә ныклап ышанып, бөтен дөнья, Русия татарларын җәлеп итәрлек проектлар хакында уйларга тиеш.

2012 елда Болгар Татарстан Дини идарәсенә милек буларак бирелә, дип беләм. Мин яклыйм бу эшне. Ике ел элек Миңтимер Шәймиев белән күрешкәндә дә ике сәгать тирәсе Болгар турында сөйләшкән идек. Хәзер Болгарны җанландырырга кирәк. Дөньяда иң зур Коръән бастыру – безнең халыкның зур дәрәҗәсе дип уйлыйм. Киләсе елга  басмасына, типографиядә Коръән басылуга 225 ел тула. Бу дөньяда булмаган хәл. Иң зур Коръәннең Болгар түрендә торачагы да – зур нәрсә. Дөньяда бик күп шикле әйберләр табарга була. Миңа берәү килде дә: «Аурупа музеенда Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылычы бар, аны саталар, берәр татар баена кирәкмиме?» – ди. Әмма аның нәкъ Пәйгамбәребезнеке икәне каян билгеле? Бәлки, бардыр. Әмма Аллаһының китабы – Коръән белән беркем дә тартыша алмый. Миллионнар түгелсә дә моңа каршы сүз дә әйтеп булмый. Нәрсә безнең халык миллионнар торучы шундый Коръәнгә лаек түгелме? Лаек без.

Әңгәмәдәш Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Казан-Чуашстан-Шыгырдан-Тукай-Казан.

Безнең гәҗит
Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики