Чуашстанның Шыгырдан авылында ирекле экономик зона булдырыла. Чуашстан мөфтияте Шыгырданга инфестицияләр кертеп, инвесторлар җәлеп итеп, авылда завод-фабрика яки хәләл ит һәм җиләк-җимеш җитештерү корпорациясе ачарга планлаштыра. Чуашстан Диния нәзарәте шушы көннәрдә бер-бер артлы ике чара оештырды. Беренчесе – «Шыгырдан укулары» фәнни-гамәли конференция, икенчесе – «Шыгырдан диалогы» дип аталган төбәкара икътисади форум. « Шыгырдан укулары» инде сигезенче тапкыр үткәрелде. Быелгысы Идел буендагы ислам мирасына багышланды. Әлеге җыенда Русия төбәге мөфтиләре, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Татарстан президенты аппаратының дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин, галимнәр Фәйзелхак Ислаев, Наил Гариф, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәли, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Чуашстан хөкүмәте министрлары катнашты. Чуашстан һәм һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов докладын килгән кунаклар зур кызыксыну белән тыңлады. Әлеге чыгыш Русия мөселманнары өчен әзер программа булып тора. Анда әйтелгәнчә, татар-мөселманнар мәхәллә системасын торгызырга, Русия хөкүмәте белән конструктив эшләргә, төрле социаль проектларны тормышка ашыруда катнашырга тиеш. Дөресен әйткәндә, Чуашстанда мәхәллә яки үзидарә сист емасы аякка басып килә. Чуашстанда иң югары көчкә мөфти Әлбир Крганов исә. Аны халык ярата, хөрмәт итеп, аңа ияреп бара. Әлбир Крганов бер сүз белән әйткәндә, чын халык мөфтие. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге Русиядә хакимият белән каршылыкка кермичә генә, аны танып, эш алып барып була. Хәзер милләтләргә каршы төрле законнар кабул ителеп торса да, аны урап узып була. Мисал өчен, экстремист дип, мөселманнары кулга алалар. Ә бит татарларга хас булмаган ят мәзһәбтә тормасаң, радикализм юлында йөрмәсәң, кешегә беркем дә тимәячәк. Мисалга күрше Башкортстанда Хизбут-Тахрир оешмасы кешеләрен кулга алалар. Чыннан, бу оешма тыелган икән, аны теркәргә йөрүчеләр үз-үзләрен куркыныч астына куя. Дим әк, чит-ят мәзһәбләрне бер читкә куеп, ата-баба юлыннан барырга кирәк. Бу әйбер Чуашстан татарларында ачык чагыла. Шыгырдан шәһәрчеккә әверелә яки Чуашстан мөфтиятен Дума хуплый
Хәзер «Шыгырдан диалогы» дип аталган татар авылларының экономик форумы турында язып үтик. Бу форумда исә Чуашстанның Дәүләт Советы җитәкчесе Михаил Михайловский, Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Константин Косачев, Татарстанның инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, KAZANSUMMIT ислам бизнесе һәм финанслары саммиты башкарма генерал директоры Айрат Якупов катнашты. Шулай ук Русия төбәкләре һәм Мәскәү шәһәре банк җитәкчеләре, хәләл бизнес эшләүчеләр, билгеле эшмәкәрләр бар иде. Форумда чыгыш ясаучылар Шыгырданда экономик зона ясау өчен мөмкинлекләр булуын искәртте. Чөнки биредә федераль юл уза, эшчән халык яши, завод яки фабрика төзү өчен җир алу мөмкинлеге бар. Бу, әлбәттә, инвесторларны җәлеп итә. Аннан соң Шыгырданда экономик зона булдыру фикерен Чуашстан хөкүмәте шатланып кабул итте. Шулай ук Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Константин Косачевның форумда катнашуы һәм Шыгырданга инвестиция кертү турында чыгыш ясавы аерым мәгънәгә ия. Моннан шунысы күренә: Чуашстан мөфтияте инициативасын җирле хакимият кенә түгел, Русия хакимияте дә хуплый булып чыга. Шуңа күрә экономик форум делегатлары Русия президентына Шыгырданда экономик зона ясау өчен авылларны үстерү федерараль программасына кертүне сорап хат язарга булды. tatartime.com
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |
|