«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Октябрь » 28 » Әлбир хәзрәт: “Безнең җавап әзер” .

 Әлбир хәзрәт: “Безнең җавап әзер” .


Белгәнебезчә, Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Мәскәү мөфтиятен Россиянең арбитраж судына бирде. Шул рәвешле бер мөфтият икенче мөфтият алып барган эшчәнлекнең хокукый көчкә ия булуын шик астына куйды. 
   Әлеге хәл җәмәгатьчелектә күп бәхәсләр уятты. Моны мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән мөфти Әлбир хәзрәт Крганов арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе итеп караргамы? Әллә инде судка мөрәҗәгать итүгә башка сәбәп этәргәнме? 12 октябрьдә Казанда үткәрелгән "Самат укулары”на килгән Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән шул хакта сөйләштек.

Россия кануннарын бозмадык 
Суд белән бәйле хәлгә аңлатма бирүне үтенгәч ул: "Дөрестән дә Европа өлеше мөфтияте тарафыннан арбитраж судка кәгазь җибәрелгән. Шуны гына беләбез. Безнең теркәлү турындагы карар - регистрация органнары, юстиция министрлыгы тарафыннан кабул ителгән карар. Әлегә арбитраж суд тарафыннан җавап юк. Без ул җавапны көтәбез. Шул ук вакытта безнең яктан да җаваплар әзер. Анда безне жавапка тартырга кирәк дип сораулары бик үк дөрес түгел. Чөнки без бит үзеннән үзе барлыкка килмәгән, Россия кануннарына төгәл туры китереп төзелгән оешма. Анда бернинди хата-ялгыш мөмкин булырга тиеш түгел”, - диде ул.
Равил хәзрәт белән мөнәсәбәтләренә килгәндә: "Шәхси аңлашылмаучанлык юк. Аллаһыбыз риза булсын, хәзрәтләребез кайда гына булса да милләтебезнең, динебезнең сандыгына җәүһәрләр җыя”, дигән сүзләрне әйтте.
Әлбир Кргановның тел төбеннән аңлашылганча, берничә дистә еллар дәвамында Үзәк дини идарә белән хезмәттәшлек алып барган Россиянең шактый төбәкләрендә соңгы вакытта берникадәр читләшүләр күзәтелә. "Татар мөселман мәхәлләләре күп тапкырлар безгә мөрәҗәгать итеп, яңадан үзәк дини идарә белән эшебезне ныгытуны сорадылар. Шуңа күрә Мәскәү һәм үзәк өлешнең мөфтияте барлыкка килде. Мәхәлләләр белән эш башланды, яңа максатлар алга куелды һәм Мәскәү шәһәре, дәүләт вәкилләре белән бергә килешү булырга тиеш иде, шуңа ирештек”, - диде ул.

Мөфтиләр шурасы нинди оешма? 

Әлбир хәзрәт Крганов җавап бирергә генә түгел, үз сорауларын куярга да әзер. Аның сораулары иң беренче чиратта Бөтенроссия мөфтиләр шурасы дип аталган оешмага кагыла.
"Россия мөфтиләренең күп өлеше анда керми. Шуңа күрә безнең исемнән Россиядә сүз әйтерлек оешма каян чыкты икән?! Безнең илдә дә, чит илләрдә дә моңа бик аптырыйлар. Мәскәү мәчетен җимерү мәсьәләсенә килгәндә, "Ботенроссия мөфтиләр шурасы рөхсәт итте” дигән сүз аптырашта калдыра, безнең белән беркем дә килешмәде”, - дип ассызыклады ул.
"Самат укулары”нда ясаган чыгышында исә әлеге вакыйга килеп туганда татар зыялыларының дәшмәвен, каршылык күрсәтмәвен тәнкыйтьләп узды.

Егерме беренче гасырда да кадимиләр яши... 
Гадәттә бәхәсләр, судларга мөрәҗәгать итүләр билгеле бер үзгәрешләр барганда куера. Һәм бу Россия мөселманнарына кагылышлы үзгәрешләр Мәскәү мәчете җимерелү вакыйгасы белән башланды, дип әйтү бик үк дөреслеккә дә туры килмәс, мөгаен. Ул бары фикерләр каршылыгын куертты гына.
Әлбир Крганов исә үз чыгышында фикерләр төрлелеге бүгенге заман кадимиләре һәм җәдитчеләре арасында күзәтелә, дип аңлатырга тырышты.
Ул болай диде: "Эш барышында алар белән безнең арабызда ике төрлерәк фикер яши. Безне кадимиләр дип гаеп итсәләр, без моңардан читләшмибез. Бабаларыбыз юлын - сәхабәләр юлы, дип таныйбыз. Ләкин җәдитчелектән дә читкә китмибез. Әмма моның белән артык мавыгып китәргә теләк юк. Алар арасында бер урталык булырга тиеш. Дингә реформа, модернизация ясыйбыз дип, мөфти һәм дини идарәләрнең дә кирәкмәве хакында сүз күтәрә башладылар. Менә бу тамырны кисүгә бик ошаган. Һичшиксез, бөтен өлкәләрдә мөфтиятләрнең нык булуы өчен тырышачакбыз. Бу структура дәүләт белән эш алып барырга да, мөселманнарга да уңай. Үзәк дини идарә тарафыннан мөфти Тәлгать хәзрәт күптән әйтеп килә: үзәк дини идарәләрдән чыккан оешмаларның яңадан кайтуына без риза гына. Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Равил хәзрәт бу карарга килә алса, Үзәк диния нәзарәтенә яңадан кайтып кушылуга теләк белдерсә, бәлки бу бердәмләшүгә бер сәбәп булыр. Ләкин яңа оешма хәзергә мөмкин түгел, 220 еллык Үзәк дини идарә сакланырга тиеш. Аның мөфтие Тәлгать хәзрәт чын мәгънәсендә хакыйки сайланган мөфти, 30 ел хезмәт итә һәм ул алга куйган милләтләр, диннәр дуслыгы турындагы фикерләр өстен чыкты.Ничектер менә милли фикергә дә хыянәт итмичә, илнең бердәмлеген дә саклап, ул үенең карашын булдыра алды. Без моны күрәбез. Бу җитәкче зурлауга бик лаеклы һәм аның тирәсендә бергәләшеп эш алып барырга тиешбез”.
 
intertat.ru
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики