«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Октябрь » 28 » Шыгырдан үрнәге: дин сәясәт, тарих һәм бизнес белән бергә

 Шыгырдан үрнәге: дин сәясәт, тарих һәм бизнес белән бергә

Россия күләмендә Шыгырдан - татар авыллары арасында иң танылганнар рәтендә. Чөнки биредә һәр ике якны: рухи кыйммәтләрне саклап-барлап, шул ук вакытта көнкүреш тормышта матди бәйсезлеккә омтылып яшиләр.

 

 Быел Чуашстан Республикасының Шыгырдан авылында 26-27 октябрьдә сигезенче тапкыр уздырылучы "Шыгырдан укулары" да күрше төбәктә яшәүче татарларның үзәгенә әверелгән җирнең менә шушы үзенчәлеген берләштерде. Беренче көнне Чуашстан, Татарстан, Пенза, Ульян, Мордовия, Мәскәү якларыннан җыелган дин әһелләре, галимнәр, хакимият һәм мәгариф өлкәсе вәкилләре "Идел буенда ислам: тарих, гореф-гадәтләр, мәдәният һәм бүгенге заман" турында сөйләштеләр. Икенче көнне аларга Мәскәүдән, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән килгән, шулай ук җирлектәге мөселман эшкуарлары өстәлде. Алар катнашында "Шыгырдан диалогы" дип аталган авыл икътисады форумы уздырылды. Дога уку һәм Тукайның "Туган тел" җырын басып тыңлау белән башланып киткән "Шыгырдан укулары" авылның яңа балалар бакчасына нигез ташы салыну тантанасы белән тәмамланды.

 

Түземлек урынына дуслык

 

Бүгенге заманда дин һәм милләтара түземлелек төшенчәсе еш телгә алына. Россия сәясәте әлеге сүзләр тирәсендә бөтерелә. Шыгырдан укулары бу сүзләргә башкарак төсмер бирде: чыгыш ясаучыларның күпчелеге "без түзеп түгел, дус яшибез" дигән фикерне җиткерде. Бу дуслыкны күрү өчен залда утырган чуашларны, татарларны, хәзрәтләр янәшәсендә атакайны, Чуашстан хакимияте вәкилләренең татар тарихчылары белән аралашуына бер күз салу җитте. Нигездә дустанә хезмәттәшлеккә багышланган чыгышлар алга таба да татулыкка чакырды. Һәм үзара килешеп эшләүләр нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

  Чуашия мөселманнарына кагылышлы мәгълүматлар белән иң беренче чиратта Батыр районы хакимият башлыгы Николай Глухов таныштырды. "Чуашстанда мөселманнарның озак вакытларны үз эченә алган тарихы бар. Чуашлар ислам һәм аның йогынтысы белән 9-10 нчы гасырларда очраша", - диде ул. Үткән чорлардагы үзара мөнәсәбәтләрдән бүгенге көнгә күчеп, хәзерге вакытта төбәктә ислам динен тотучылар барлыгы 3 процент тәшкил иткәнне әйтте. Бу - 40 мең кеше дигән сүз.

 

  Нигездә татарлар Батыр, Комсомольск районнарында яши. Хакимият башлагы билгеләп узганча, Чуашиядә ислам үсеше бик тиз адымнар белән бара. Бүгенге көндә биредә кырыктан артык мәчет эшли. Батыр районында барлыгы 16 мәчет исәпләнелә. Унҗиденчесе булып "Ахун" мәчете төзелеп килә.

  Мәчетләр санны арттыру белән бергә балаларны дингә тарту мәсьәләсе дә күз угыннан читтә калмый. Бүгенге балалар - иртәгәсе халык дигән мәгълүм сүзләр мәгънәсен төбәктә яхшы аңлыйлар. Чуашстанның милли, мәгълүмат сәясәте һәм архив эшләре министры Роза Лизакова мәктәпләрдә дин тарихын өйрәтү турында сөйләде. Россиянең мәктәптә дин нигезләрен өйрәтүгә кагылышлы тәҗрибәсендә Чуашия балалары катнаша. Батыр һәм Комсомольск районнарында яшәүче укучыларның бер өлеше ислам нигезләре дәресен сайлаган. "Безгә укыту әсбапларын әзерләүдә мөселманнарның дини идарәсе ярдәме кирәк", - диде министр. Аның сүзләренә җавап рәвешендә Чуашия мөфтие Әлбир Крганов соңгы елларда ата-аналар ислам нигезләрен балалардан өйрәнә башлавы хакында сөйләде. "Имамнарга ата-аналар шалтырата икән. Балалары мәктәптән кайткач төрле сораулар бирә, ә болар нәрсә җавап бирергә белми... Менә шулай итеп ата-ана өйрәтергә тиешлене, хәзер, киресенчә, балалар өлкәннәрне дини тәрбиягә этәрә", - дип, мөфти дин тарихлары дәресләренең мөһимлеген ассызыклады.

 Шыгырданның үзендә ислам белемен бирүче "Гөлстан" мәдрәсәсенә 2005 елда нигез салынган. Биредә утызлап шәкерт укый. Аның үз китапханәсе, ашханәсе, тулай торагы бар. Шулай ук "Өч сәхабә" мәчетендә дә телүчеләргә дин сабаклары укыталар.

 


Бүгенге тормышта тарих эзе җуелмый

 

 


 "Шыгырдан укулары"на килгән тарихчылар хәтер яңартып, җыелышта катнашучыларны бүгенге тормыш вәзгыятеннән берникадәр вакытка арындырып торды.

 

  "Заманында Россиядә меңнән артык мәчет җимерелә. Татарлар намаз укыр өчен манарасыз йортлар төзергә мәҗбүр була, аларны "бишвакытлы мәчетләр" дип йөрткәннәр. Әмма аларны да җимереп торганнар, болар хакында тарихи документлар сөйли. Бары тик 1755 елда мулла Батырша җитәкчелегендәге күтәрелеш нәтиҗәсендә иң явыз миссионерларны эшләреннән алалар, татарларга мәчет салырга рөхсәт итәләр. Татарлар хөкүмәткә, проваславие диненә каршы сугышмаган, алар үз диннәре өчен көрәшкән һәм аны саклап кала алганнар. Әгәр без бүген дустанә мөнәсәсбәтләр турында сөйләшәбез икән, бу әнә шул тарихи тискәре тәҗрибәдән сабак алуны күрсәтә", - дип сөйләде профессор Фәйзелхак Ислаев.

  Икенче өлкән галимебез Иршат Гафаров мишәрләр тарихын барлады. "Һаман да мишәр мәсьәләсенә нокта куелганы юк. Безне типтәрләр, мишәрләр һәм башкалар дип атыйлар. Мишәрләр – этнотөркем, диләр. Бу алай түгел, без барыбыз да татарлар", - дип Иршат Гафаров мишәрләрнең килеп чыгышы, ни өчен аларның шулай аталуы турында мәгълүмат бирде.

  Хәтерне юкка гына хәтәр нәрсә димиләрдер. Күрәсең, ул кайберәүләрне куркыта. Хәтта кайбер татар хәзрәтләренә дә үткән тарихта Россиядә мәчетләр җимерелү фактлары турында сөйләүләр ошамады. "Тарихны вакытларга аерып өйрәнергә кирәкми, гомуми бер тарих кына бар", - дип саный икән кайбер дин әһелләре.

  Җыелышта тарихчылар чыгыш ясаганчы ук Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Россия Иҗтимагый палатасында Мәскәү дәүләт университеты профессоры әйткәннәрне искә алган иде: "1917 елдан алып 1934 елга кадәр илдә тарих укытуны бөтенләй тыйганнар. Бүгенге көндә дә узган тормышыбызда булган караңгы якларны күрмәмешкә-белмәмешкә салышып утырсак, онытсак, алар хакында кайберәүләрне уңайсыз хәлгә куюдын куркып сөйләшмәсәк, бу үзе үк бүгенге татулык бәһасен төшерер иде”.

   Тарихны ничек өйрәнергә кирәклеге турында сүз кузгатсалар да, шыгырданлыларның тарихка зур хөрмәт күрсәтүен "Өч сәхабә" мәчете раслап тора. Ул кайчандыр Идел буенда урнашкан Изге Болгар дәүләте Җәмигъ мәчете кыяфәтендә төзелгән һәм анда Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре басып сөйләгән борынгы мөнбәр саклана.

   Илдус хәзрәт зурлый, Әлбир хәзрәт өмет баглый

 


"Шыгардан укулары"нда Татарстаннан шактый кунаклар килгән иде. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз Әлбир хәзрәтне динебезне таратуда зур өлеш керткәне өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең медале белән бүләкләде.

 

   Илдус хәзрәт Әлбир хәзрәт белән карашлары уртак булуы турында әйтте. "Еш кына Әлбир хәзрәт яшь булуына карамастан, күп кенә чараларда мөфтиләрне әйдәп баручы булып тора. Чуашиядә зур эшләр башкарыла. Россия үзәгендә исламны христианнар, мәҗүсиләр белән уртак тел табып алып баралар", - диде ул.

    Үз чиратында Әлбир хәзрәт Крганов Татарстан мөфтиенә зур өметләр баглавын җиткерде.

    "Бабаларыбыздан сакланып калган, гореф-гадәткә, әдәпкә нигезләнгән инсанны Сез әйдәп баручы булырсыз дип ышанабыз. Татарстан һәм Чуашстан мөселманнарының кулга-кул тотынып эшләвенә өметләнәбез. Милләтебез Болгар чорыннан бирле исламны югалтмады. Бүген дә Россиядә үз юлыбызны дәвам итсәк иде", - дип теләде Әлбир хәзрәт.

   "Шыгырдан укулары"нда фикер алышулардан соң быелгы Фәтхи Бурнаш премиясенә лаек булучылар игълан ителде. Әлеге бүләк төбәктә динне саклауга зур өлеш керткән хәзрәтләргә тапшырылды. Алар белән беррәттән дини мәгълүматларны таратуга зур тырышлык куйган "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Рәшит Минхаҗ һәм яшьләр арасында танылган рэп-җырчы Шәкүр дә бүләкләнде.


Айзирәк ГӘРӘЕВА

intertat.ru


Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики