– Безнең җыела торган зал 200 кешелек. Ул тулыр дип уйлыйбыз, чөнки әле генә оештыру комиссиясенә бик күп авыллардан да киләчәкләрен хәбәр иткәннәр. Аннан да кала хәләл ризыклар җитештерүче оешмалар һәм ширкәтләр киләчәк. Татар авылларында бит хәзер кайда казы, кайда ит консервлары эшлиләр. Көнбагыш киптерүчеләр, үрдәк, каз сатучылар да бар. Төрле юнәлештәге эшләр бар бит. Алар да үзләренең тауарларын ярминкә шикелле оештырылган җирдә күрсәтәчәкләр. Аны бик оешкан төстә узар дип уйлыйбыз.
Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапота белән дә беркөнне күрешкән идем. Ул, бәлки, үзем дә катнашырмын, дип әйтте. Үзе килмәсә дә аның ярдәмчеләре киләчәк. Бу форумга игътибар бик зур. Без аны авыллардагы эшбатырларыбызга, эшмәкәрләребезгә файда китерә торган итеп уздыра алырбыз дип өметләнеп калабыз. Бу икътисади форум беренче тапкыр була. KAZANSUMMIT Халыкара икътисад форумын үткәргән оешма белән бергәләшеп авыл икътисадына багышлап бу очрашуларны киләчәктә дә уздырырбыз дип бу эшне башладык.
– Гадәттә сайлау алдыннан, билгеле булганда 4 декабрьдә Дума сайлаулары, җитәкчелек мондый җыеннарга күбрәк игътибар итә башлый. Түрәләр ягыннан бу форумга игътибар сайлау булганга гынамы, әллә чынлап та җитәкчелектә кызыксыну бармы?
– Ике ягы булса да хәерле дип уйлыйм. Беренчедән, "Шыгырдан укулары"н без ел да көз көне октябрь аенда үткәреп киләбез. Монсы сайлау өчен генә махсус оештырылган әйбер түгел. Икенче яктан, дәүләт җитәкчеләренең дә килеп катнашуы ул - файдага гына. Аларның аңлавыннан күп нәрсә тора. Үзләренең күзләре белән күреп, тауарларны тотып карасалар, икътисадка үзләрен багышлаган кешеләр белән түрәләрнең диалог коруы - безгә файдага гына булачак. Без шуның өчен тырышабыз да. Теләгебез - эшкуарлар һәм дәүләт вәкилләре, банкирлар, белгечләр булсын - ике арада аңлашуга ирешү.
Мәскәүдә ришвәткә каршы булган бер комитет эшләп килә. Аны кыскача НАК (Национальный антикоррупционный комитет – иҗтимагый оешма) дип тә әйтәләр. Анда татар милләтеннән булганнар да бар. Аларны да чакырдык. Эшмәкәрләргә хаксыз рәвештә басым була калганда ничек җавап кайтарырга, нинди кануннарны белергә, әнә шул яклары турында да сөйләячәкләр. Бу мәсьәләләр дә көн үзәгендә тора бит.