Тукай авылы мәчетенең 20 еллык бәйрәме белән мәдрәсә нигезенә таш
салу чарасы гомум татар тантанасына әйләнде. Мәхәллә булып яшәп яткан
Чуашстанның Тукай авылына ни өчен зур өметләр баглана? Тукай авылының
татарның милли яшәешенең беренче ныклы күзәнәге булуның сәбәбе нидә? 23
июльдә Чуашстанның Тукай авылы (Токаево) мәчете ачылуның 20 еллыгы һәм
авылда яңа мәдрәсә нигезенә беренче таш салу уңаеннан, зур бәйрәм
чаралары уздырылды.
Тукайга Үзәк Диния нәзарәтенең төбәкләрдәге мөфтиятләрдән вәкилләр,
динчеләр, Казаннан олы кунаклар килде. Шул ук көнне Чуашстанның Батыр
районындагы Кыр Бишкеге авылында яңа мәчет ачылды. Халык мәчетне ике
айда төзеп өлгерткән. Кичен Тукай авылында Чуашстан республикасы
күләмендә «Шәкертләр бәйрәме» оештырылды.
Тукай авылы — ү
...
Читать дальше »