Чувашиядә тиздән, 20–22 февраль көннәрендә кабат «Урмай моңы» Халыкара эстрада татар җыры фестивале гөрләячәк. Ул 22 нче тапкыр уза. Аны оештыручылар: ЧР мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат һәм архив эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мәдәният министрлыгы, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокампаниясе, ЧРның Комсомол районы хакимияте һәм ЧР татар милли мәдәни автономиясе. Ә “Урмай моңы”ның башлангычында торучы шәхес – Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия татар милли мәдәни автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов.
Бу фестивальдә 16 яшьтән алып 30 яшькәчә татар эстрада җырларын башкарган яшьләр катнаша ала. Алдагы елларда катнашып лауреат дипломына ия булганнар бәйгегә кертелмиләр.