«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Сентябрь » 8 » "Сокольникида" гаед уку-хаерле гамэл

 "Сокольникида" гаед уку-хаерле гамэл


Мәскәү мәчете сүтелә башлау тирәсендә башланган гауга кайбер шәхесләр тарафыннан якланып һәм Мәскәү мөфтияте оештырган бәйрәм намазы урынын («Сокольники» паркы) тәнкыйтьләүгә кадәр килеп җитте. Шул уңайдан тарихи язма буларак, «Дин вә әдәб» журналында чыккан Шәһәр Шәрәфнең мәкаләсен тәкъдим итәргә булдым.
Безләрнең дини мәсъәләләрдә кимчелегебез, җиңел карашыбыз, каршылыкларыбыз бидгат вә хорафат таралуның иң зур сәбәбе – беренче гасыр әхвәленнән тиешенчә хәбәрдар булмавыбыздан килә. Халкыбыз, беренче гасырның тарихын, динен яхшы аңлаулары нисбәтендә каршылык азаячак, рухлары төзәләчәк, дин вә дөньялары җиһәтеннән төзәлү вә үсүгә йөз тотачактыр. Шунлыктан ошбу мәкаләбезне дә шул нигезгә бина кылып язабыз.
Беренче вә икенче гасырларда һәрбер ачылган зур шәһәр вә кечкенә авылларга берәр мәчет бина итәләр иде. Бу эшнең шул җир халкының һәр вакыт бергә җыелып, берберсе белән өлфәтләнеп, бергәләшеп торуларына, араларында мөнәсәбәт артуга зур тәэсире була иде. Бу эшкә башлап тугры хәлифәләр, бигрәт тә хәзрәти Гомәрнең зур әһәмият биргәнен, аның вакытында 1400 кадәр мәчет бина ителгәнен риваят итәләр.
Халыкның һәрвакыт җыелып торуы мәшәкать булырлык җирләрдә биш вакыт намаз уку өчен бина ителгән махсус мәчетләр була иде. Мәдинәдә дә биш вакыт өчен бина ителгән алты данә мәчет бар иде (моны хәдис галимнәреннән Әбү Дәүд риваят итә). Бу биш вакыт намаз мәчетләренең халкы җомгаларда олуг мәчеткә (яки мусаллә – намаз уку урынына) барып, бөтен шәһәр вә авыл халкы һәммәсе дә бер җирдә, бер имам артында гыйбадәт кылалар иде.
Расүлүллаһ хәзрәтләре гаетләргә махсус әһәмият биреп, хатын-кызларның да гаеткә катнашулары хакында әмер иткән, хатыннар янына барып үзләренә махсус вәгазь сөйләгән иде (болар «Сахих Бухари»да искә алына). Хатын-кыз һәм балалар вә яшьләр дә катнаша торган ошбу гаеттә халык бик күп булганга, гаетләрне мусалләләрдә (махсус зур мәйданнар) укыйлар иде.
Беренче, икенче гасырларда бер шәһәрдә, бер авылда ике җирдә гает вә җомга уку гадәте юк иде. Бу хосуста хәзрәти Гомәрнең (Аллаһ аннан разый булсын) бер җиргә ике мәчет төземәскә, гает вә җомгаларны төрле урында укымаска махсус әмере дә булган иде.
Икенче гасыр ахырында кайбер бик зур шәһәрләрнең халкы бер җиргә җыелып укуларында зур мәшәкать вә уңайсызлык булганын күреп, шул вакытта булган галимнәр, зарурәт булган урыннарда икенче мәчетләр төзергә, җомга вә гаетләрне дә аерылып укырга рөхсәт иттеләр. Фәкать бу эштә зур шәһәрләрдә генә иде. Алардан берәр гасыр соңрак кайбер бик зур авылларда да, халыкның һәр вакыт бер җиргә җыелып торуы мәшәкатьле дип, икенче мәчетләр төзеделәр. Бу вакытларда җомгаларны төрле җирләрдә укый башладылар. Әмма гает елга ике генә мәртәбә килгәнгә, аларга җыелуда зур авырлык вә читенлек булмаганга, гаетләрне махсус мәйданнарда яки шәһәр вә авыллар янында булган киң урыннарда бергә җыелып укыйлар иде.
Шунлыктан шәһәрләрдә, бигрәк тә авылларда төрле җирләрдә гает уку, тагы соңрак чыккан бидгатьләрдәндер. Инде үз хәлемезгә килик:
Башка ислам җирләрендә булган кебек бездә биш вакыт мәчетләре төзү гадәте булмаган. Ни өчендер безнең халык сөннәткә бик муафыйк һәм бик мәслихәт булган ул эшкә бу көнгә кадәр әһәмият бирмәгәннәр. Хәтта биш вакыт намаз өчен төзелгән мәчетләрен дә елдан-ел бетерә баралар.
Ошбу соңгы елларда мәчет салу турында бик иркенлек булганга, һәр җиргә тиешеннән ничә өлеш артык җомга вә гает мәчетләре төзелде. Галинәр тарафыннан мәкрүһ һәм сөннәткә хилаф дип бирелгән фәтваләрнең тәэсире булмады.
Бу хосуста вафат булган мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов хәзрәтләренең дә зур тәэсире булды. Ул мәчет төзүгә бик җиңел рөхсәт биргәнгә ошбу соңгы 15-20 ел эчендә зарурятсез салынган мәчетләр бик күбәйде. Бер мәчет җитәрлек урыннарда 3-4, ике мәчет җитәрлек урыннарда 7-8 мәчет төзелде. Динне яхшы аңлаган кешеләр дә, тормышны яхшы аңлаган кешеләр дә, моңа ачыналар. Бу эшнең дини һәм икътисадый байтак зарарлары булуы өстенә, халык арасында ихтиләф вә низагъ артуга да тәэсире булды.
Гает вә җомгалар исламның иң зур бәйрәм, иң әһәмиятле шигарларыннан. Боларны шәүкәтле, файдалы, рухлырак итәргә тырышмак лязимдер. Хосусан, елга ике генә мәртәбә килә торган гаетләрне һәр җиһәттән яхшырак, дин вә мәслихәткә муафыйкрак, елда ике гаеткә генә килүче кешеләрне дә шатландырырлык рәвештә кылу тиештер.
Кай заманнан башланыптыр, ансы ачык мәгълүм түгел, бер вакытларда бөтен Казан халкы зур әһәмият биреп, килешү белән җыелып, бөтен халыкның карашын җәлеп итәрлек рәвештә шәүкәт вә тәртип белән гаетләрне бер урында укыганнар. Бу эш берничә вакытлар дәвам иткән. Безнең Мәрҗани хәзрәтләре дә бер вакыт бөтен Казан халкына имам булып гает укыткан иде.
Хәзер дә гаетләр җәй көне, матур вакытларда киләләр. Кечерәк калаларда вә авылларда халык килешүе белән бергә җыелып укысалар, пәйгамбәребездән калган бер сөннәтне тергезгән булырлар иде. Бу эшне тормышка ашыруда зур читенлек юк. Муллалар һәм халык мәслихәтенә дә каршы түгел. Хәзер дә татарлар арасында 2-3 мәхәлләле авылларның бер мәчеткә җыелып җомга укулары һәм берничә авылның бер ачык урынга җыелып гает укулары үземезгә мәгълүм. Фәкать бу эшкә бераз әһәмият бирергә һәм шул сөннәтне гомумиләштерергә вә тергезергә, шул хосуста бераз тавыш күтәрергә генә кирәк.
Шәһәр Шәрәф.»Дин вә әдәб» журналы, 1915 нче ел, 18 сан. Бүгенге татар теленә Фатих Хәбибулла тәрҗемә итте.

Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики