«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2013 » Март » 21 » Ислам дине нигезләре фәненнән республика олимпиадасы узды

 Ислам дине нигезләре фәненнән республика олимпиадасы узды

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Гөлстан” мәдрәсәсе Республиканың Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы белән "Ислам дине нигезләре” мәктәп фәненән Республика олимпиадасы оештырды. Әлеге олимпиада икенче тапкыр уздырылды.

Мондый төр олимпиада икенче ел оештырыла. Билгеле булганча, Русиянең барлык мәктәпләрендә дә хәзер "Дини мәдәниятләр нигезе” фәне укытыла. Аны 5-6 сыйныф балалары өйрәнә. Ата-аналарның теләк-ихтыяҗы белән, аерым диннең мәдәниятен дә тирәнрәк итеп өйрәнергә мөмкин. Чуашстандагы татар мәктәбе дип саналган уку йортлары нигездә Ислам дине мәдәниятен өйрәнәләр. Чуашстан мөфтияте Мәгариф министрлыгы белән нәкъ менә Ислам дине мәдәнияте фәненнән олимпиада уздыра да инде.

21 март көнендә Шыгырдан авылының профессор Әнвәр Фәизов исемендәге икенче мәктәбендә узган олимпиадада Чуашстанның Тукай, Урмай, Чичкан, Кыр Бикшиге, Озын Куак, Татар Согыты, Сор Иле, Шыгырдан авылы мәктәпләре укучылары катнашты. Җәмгысе биш дистәдән артык сабый бу бәйгедә ярышты.

Башта аерым сыйныф бүлмәләрендә катнашучы балалар язма рәвештә эш тапшырдылар. Сорауларның барысы да Русия мәктәпләре өчен бастырылган "Ислам мәдәнияте нигезләре” китабыннан чыгып эшләнелде.

Бәйгенең икенче өлеше, төшке аштан соң дәвам итте. Монысында катнашучы мәктәп укучылары дини-әхлакый мәсьәләләргә кагылышлы темаларга сәхнә этюдлары күрсәттеләр.

Бәйгедә жюри әгъзаләре булып Чуашстан Диния нәзарәтенең "Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдин, мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллов, "Гөлстан” һәм мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәре катнашты.

Жюри озак кына киңәшләшкәннән соң, мәктәптәге дәресләр бишенче һәм алтынчы сыйнфларда укытылганын истә тотып, җиңүчеләрне шушы сыйныфларга бүлергә булды. Шулай итеп, бишенче сыйныф укычылары арасында беренче урынга Тукай авылы мәктәбеннән Шәрәфетдинова Айгөл лаек дип табылды. Икенче урын Татар Согыты авылы мәктәбе укучысы Сабитов Илназга бирелде. Өченче урынны ике укучы алды: Тукай мәктәбеннән Җамалетдинова Илназ һәм шул ук мәктәптән Шакиров Алмаз икесе дә өченче урын алды.

Алтынчы сыйныф укучылары арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Татар Согыты авылыннан Хисамов Динар беренче урын, Тукай авылыннан Гүзәл Зарипова икенче урын, шул ук мәктәп укучысы Риназ Җамалетдинов өченче урын алдылар.

Җиңү яулаган укучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук олимпиадада катнашкан барлык укучылар да истәлеклекле рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Добавил: cemdi | Рейтинг: 4.5/2 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики