|
Чуашстан мөселманары Диния нәзарәте
Имам-хатыйблар киңәшмәсенең
Чуашстан мөселманнарына
МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле
дин кардәшләребез! Хөрмәтле
мәхәллә халкы, мөтәвәллиләребез
һәм мәхәллә идарәсе!
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аңа багълы
булган имам-хатыблар исеменнән
барчабызны да чын мөселман сәламе белән сәламлибез.
Әссәләмегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Чуашстан Республикасында бүгенге көндә иллеләп мөселман мәхәлләсе, биш дистәгә якын мәчетләребез, алар каршында утызга якын мәхәллә мәктәпләре, урта дини һөнәри белем
бирә торган "Гөлстан” мәдрәсәсе эшләп
килә. Боларның барчасы да Чуашстан
мөселманнары Диния нәзарәтенә карый. 1993 елда Чуашстан мөселманнары Ислам мәркәзе
буларак оештырлган оешма, 1994 елда Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте булып
формалашты. Диния нәзарәте бүгенге
көндә мөселманнарны берләштереп, дини үсешне
җайлап алып бара торган
көчле оешмага әйләнде. Быел Ислам мәркәзе оештырылганга 20 ел, киләсе
елда Дини идарә оештырылганга шулай ук 20 ел тула. Шушы чор эчендә Чуашстан мөфтияте тырышлыгы белән Республикабызда дини үсеш шактый алга китте, күп кенә төбәкләр Чуашстан эшчәнлеген үрнәк итеп куя башлады. Дәүләт органнары белән тигез хокуклы
мөнәсәбәтләр булдырылды.
Республикада гомер итүче илле меңләп мөселман кимсенмичә,
башка халыклар белән тигез булып,
тарлык кичермичә яшәп килә. Диния
нәзарәте, аңа багълы булган мәхәллә һәм имамнар, мөхтәсибәтләр белән бергәләп, килеп туган
мәсәләләрне кичектермичә хәл итеп килә. ИншАллаһ,
киләчәктә дә, дин һәм милләтебез үсеше өчен тагы да шулай бергә-бергә гамәлләр кыларбыз.
Мөфтият ул ябык оешма түгел. Әлхәмдүлилләһ, Республикабызда һәр мәчет, һәр
мәхәллә, мөхтәсибәтләр һәм мөфтият үзе дә даими эш алып бара. Бу көндәлек
эшләрне монда санап китү дә шактый зур урын алыр иде. Ел саен, мөфтиятнең эшчәнлегенә Республика
имамнары советы утырышнда бәя бирелә, алдагы елга эшләнәсе максатлар билгеләнә,
агымдагы проблемалар тикшерелә.
Чабаксар шәһәрендә 2013 елның 9 мартында чираттагы имамнар җыелышы-
Мөфтиятнең киңәйтелгән президиум утырышы
булды. Аның эшендә Чуашстандагы барлык мәчет-мәхәллә вәкилләре, иҗтимагый оешмалар,
Дәүләт министрлары катнашты.
Моңа кадәр эшләнелгән эшләргә мөфти Албир хәзрәт Крганов, Мөфтият аппараты
җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллов, баш казый
Саедзадә хәзрәт Гыймаев, мөфтинең
уку-укыту һәм яшьләр эшләре буенча урынбасары, "Гөлстан” мәдрәсәсе
ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов, мөхтәсибләребез Фәнис хәзрәт Сафиуллин,
Галиәскәр хәзрәт Козлов хисап тоттылар. Шулай ук, аерым мәхәллә имамнары да сүз
алды, үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Чуашстан Мәдәният, милләтләр һәм архив
эшләре министры Вадим әфәнде Ефимов шулай ук чыгыш ясады. Былтыр Мөфтият тарафыннан эшләнелгән эшләр
уңышлы дип кабул ителде һәм агымдагы елга планнар, яңа эш алымнары, килеп туган
мәсәләләрне хәл итү юллары аныкланды. Бу хакта Дини идарәнең аерым басмасында
тулырак хәбәр ителер. Җыелыш соңында мөрәҗәгатләр
кабул ителде. Аның беренчесе Үзәк нәзарәт рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт
Таҗеддин һәм Үзәк нәзарәтнең Президиумы исеменә. Бу документта, Русия төбәкләрендәге нәзарәтләрдә бердәмлекне
саклауның кирәклеге һәм әһәмияте раслана. Таркаулыкка юл куймаска кирәклеге хакында
әйтелә. Шулай ук, Чуашстан имамнары советы Республикада яшәүче
мөселманнарга, мәчет-мәхәллә халкына, мөтәвәллиләргә аерым мөрәҗәгать кабул
итте. Әлеге мөрәҗәгатьне Сезнең игътибарга җиткерәбез һәм мәчет-мәхәллә халкы,
мөтәвәллиләр, мәхәллә идарәсе, абыстайларга әлеге мөрәҗәгать белән
таныштыруыгызны сорыйбыз.
Чуашстан мөселманнары Диния
нәзарәтенең киңәйтелгән Президиум утырышы-Имамнар шурасы мөрәҗәгате
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте оешканнан бирле, төрле яктан тәкъдимнәр
булуына карамастан, 1789 да аешкан Русия
мөселманнарының Дини идарәсенең варисчысы булган, Үзәк Диния нәзарәтенә багъланып
эшләп килә. Бүгенге көндә, ата-бабаларның мирасын, галиҗәнәп мофтиләрнең эшен, Шәйхел-Ислам,
Русиянең Баш мөфтие Тәлгат хәзрәт
Таҗеддин дәвам иттерә. Илебезнен төрле
дини оешмаларына, шул нисбәттән, Үзәк Диния нәзарәтенә каршы да, соңгы дистә
елларда төрле пычрак атулар, нәзарәт
тирәсендә фетнә чыгарырга тырышучылар булганда да, Чуашстан Диния нәзарәте бу фетнә-котыртуларга
бирешмичә, мөселманнарның бердәмлеген алга куеп, Үзәк Диния нәзарәтеннән читкә
тайпылмады. Хәзер дә Республикада эшләп килүче 50 ләп мәхәллә
барысы да Чуашстан мөфтиятенә берләшеп, бердәм булып, бер нияттә, Өммәт һәм Милләт юлында хезмәт итә,
мәхәлләләребезне ныгыту, мәчет-мәдрәсә-мәктәпләребезне эшләтү эстендә гамәл кыла.
Ислам өммәтендә төрле проблемалар
барлыгын да әйтергә кирәктер. Фетнә чыгаручылар, махсус таркатырга тырышулар
тарихта булгалап тора. Әмма, без -
Болгар, Алтын Урда чорларыннан ук Әбү
Хәнифә мәзһәбендә булган,
гакыйдәбездә Имам Матуруди гакыйдәсеннән чыгып эш иткән Русия
татар-мөселманнары, аның аерылгысыз бер
өлеше булган Чуашстандагы татарлар, Үзәк
Диния нәзарәтенең байрагында язылган
وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ
اللَّهِ جَمِيعًا وَلَا تَفَرَّقُوا
(Гыймран сүрәсе, 103 аят)
"Аллаһының җебенә ябышыгыз һәм аерылышмагыз!”- дигән аятенә инанып, мөселманнар бер җепкә-арканга ябышырга тиеш
дип саныйбыз. Бу Коръән аяте- Аллаһы
Тәгаләнең безгә кушкан кануны. Әлегә кадәр тарткалаш, таркаулык беркайда да
милләтебезне һәм динебезне яхшы нәтиҗәгә дә китермәде. Илебезгә читтән кергән фетнә чыгарырга
маташучы төрле төркемнәрнең, барлык мөселманнарны да таркату,
туздыру, динебезнең тынычлык
әләмен пычратырга маташу очраклары күренгәли.
Без мондый эшләргә катгый каршы торып, бабаларыбыз мең ел буена алып
барган - Ислам дине юлын дәвам итәргә
тиешбез.
Чуашстанда да, инде беренче тапкыр гына түгел, кайбер көчләр, Чуашстан мөфтиятен Үзәк Диния нәзарәтенә каршы куярга маташалар.
Кечкенә генә фетнәчел бу төркем вәкилләре
гауга һәм тавыш чыгарырга тырышалар.
Шул уңайдан, Чуашстан имамнары
киңәшмәсе исеменнән шуны белдерәбез:
Чуашстан мөфтияте 225 еллык тарихы
булган, мәркәзе Уфа шәһәрендә
урнашкан Үзәк Диния нәзарәте белән тирән хезмәттәшлек алып бара, алга таба да шушылай
булачаклыгын җиткерә. . Тарихтан,
ата-бабаларыбыздан, элек эшләп килгән
хәзрәтләребездән безгә мирас булып калган, Үзәк Диния нәзарәтенең тарихы
һәм бүгенгесе безне берләштереп тора. Әлеге мәркәзебезгә таянып, бер юлдан
барабыз. Әлхәмдүлилләһ!
Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, үз араларыбызда төрле фетнә, ялган
сүз, нахак хәбәр таратучылардан сак булыйк. Бердәмлегебезне, уртак эшчәнлегебезне, дин һәм милләт юлындагы
хезмәтләребезне дәвам итәргә Раббыбыз Гыйззә вә Җәллә насыйп итсен.
Киләчәктә дә Дин-Ислам юлында
кулны-кулга тотып хезмәт кылырга, фетнә
һәм гаугаларга юл куймаска, првокацияләргә урын калдырмаска тырышыйк. Төрле
мәсәләләр килеп туганда, аларны уртага салып, гадәтебез буенча, киңәш кылып
хәрәкәт итик.
Гасырлар дәвамында авырлык белән булдырылган, олы хәзрәтләребез, гади
мөселманнарыбызның тырышлыгы белән булдырылган, Чуашстан мөселманнарының бердәмлеген
дә, тулаем илебез мөселманнары бердәмлеген дә саклыйк.
Вәссәләмүгаләйкем вә Рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Мөрәҗәгать бер тавыштан Имамнар
киңәшмәсе - Мөфтиятнең киңәйтелгән Президиум утырышында кабул ителде
һәм мөфти Албир хәзрәт Крганов, имам-мөхтәсибләр, Чуашстандагы иллегә якын мәхәллә имамнары имзалады.
Чабаксар шәһәре,
"Болгар ” мәчете. 9 март 2013 ел.
Добавил: cemdi | Рейтинг: 3.0/3 |
|