Русия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы
Рафик
хәзрәт Мөхәммәтшинга
Хөрмәтле Рафик хәзрәт Мөхәммәтшин!
Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөселманнары Диния
нәзарәте һәм аңа багълы булган мәхәлләләр, "Гөлстан” мәдрәсәсе исеменнән Сезне
туган көнегез белән ихластан котлыйбыз.
Сез, Русиядәге Исламның бүгенге үсеше, аның заманча
фәнни югарылыкка күтәрелүендә, Русия Исламында татар факторын үстерүдә,
һичшиксез, иң зур рольләрнең берсен билисез. Тормыш дәвамында тупланган илаһи
һәм фәнни-теоретик белемегез, оста оештыру сәләте һәм кешелекле, нәкъ менә
Ислами әхлак нигезендә, Сез бүген илебездәге иң дәрәҗәле Ислам югару уку йортын
җитәклисез һәм шуның асылында динебез киләчәге өчен меңәрләгән кадрлар
әзерлисез.
Мәскәү мөфтияте дә, Чуашстандагы нәзарәт тә,
Сезнең белән тирән хезмәттәшлек итә. Сезнең даими фикер-киңәшләрегез, фәнни
аңлатма-карашларыгыз бүген, безнең җирлектә дә, Динебез һәм Милләтебез
алгарышында мөһим роль уйный.
Сезгә киләчәктә дә, тазалык-саулык, гаилә
тынычлыгы һәм балалар бәхете телибез. Катлаулы һәм мөһим булган фәнни-практик
эшчәнлегегездә, шәкертләр тәрбияләүдә иҗади уңышлар, тәвәккәллек һәм сабырлык
насыйп итүен Ходай Тәгаләдән сорыйбыз.
Киләчәктә дә, Аллаһы Тәгалә, иңне-иңгә куеп Ислам
һәм Милләт юлында армый-талмый бергә-бергә хезмәтләр куярга насыйп вә мөяссәр
кылсын!
Олы ихтирам белән,
Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие,
Русия Иҗтимагый Пулаты әгъзасы
Албир хәзрәт Крганов
Добавил: cemdi | Рейтинг: 0.0/0 |
|