«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2013 » Январь » 3 » Әлбир хәзрәт Крганов: “Без хәзер Мәскәүдә мәчет төзергә җирләр алу өчен эш алып барабыз”

 Әлбир хәзрәт Крганов: “Без хәзер Мәскәүдә мәчет төзергә җирләр алу өчен эш алып барабыз”

Без хәзер Мәскәүдә мәчет төзергә җирләр алу өчен эш алып барабыз. Бу мәсьәлә башкалада җиңел түгел. Хакимият мөчет өчен җир бирергә теләсә дә, Мәскәү халкында мигрантларга карата каршылык зур. Мәскәүлеләрнең мөселманнарга, безгә карашы тискәре. Анда халык арасында сораштыру үткәргәннәр: мигрантлар Мәскәүдәге халыкның 40 процентын тәшкил итә дип әйтәләр. Безгә башта халык белән эшләргә кирәк. Хөкүмәткә җир бирү җәл түгел, аларда җир күп. Бу хакта бүген Казандагы очрашуда Чувашия Республикасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтие  Әлбир хәзрәт Крганов хәбәр итте.
"Безгә Мәскәүдә бер комплекс төзергә кирәк. Аның нигезе татарлардагы ислам булырга тиеш. Бу мәчет кенә түгел, аның янында башка биналар да, татар мәктәбе, татар балалар бакчасы, татар хатын-кызлары күрешеп сөйләшә торган урын булырга тиеш. Татарлар Россиядә икенче милләт, шуңа күрә безгә караш матур. Хәзер Мәскәү янындагы шәһәрләрдә, Подольскидагы мәчетләр безгә карый. Мәскәү мөфтиятендә 12 мәхәллә бар. Без аларның эшен матур гына алып барабыз, яшьләр белән эшләүне алга куябыз. Тагын шундый берничә проект бар. Гомумән, эш бара”, - дип белдерде мөфти хәзрәтләре. 
"Үзәк дини идарәдәге эчке эшләргә килгәндә, ул үз эшен матур гына дәвам итә. Безнең беренче урынбасарлыктан бушатылу беркемне дә аптыратмасын. Бу гадәти әйбер. Кешеләр алмашырга тиеш. Ул урында башка кешеләрнең дә эшләп каравы зарур. Без эшебезне матур гына алып барабыз. Мәскәү шәһәренә килгәндә, анда бинабызны рәтләп бетердек. Анда хәзер 140 квадрат метр мәйданлык мәчетебез бар”, - дип сөйләп үтте мөфти.
Чувашиядә бара торган вакыйгаларны яктырткан өчен журналистларга рәхмәт белдереп, мөфти хәзрәтләре болай диде. "Бу мөфтияттәге җитәкчене генә зурлап әйткән әйберләр түгел, анда эшләп килгән мәдрәсәләр, Диния нәзарәте, хәзрәтләр, балалар - аларның барысына да бу бик мөһим. Үз эшләрен сезнең каләмегез, камерагыз аша күрүләре безнең җәмгыятькә кирәк икәнлегебезне күрсәтә. Алар аннан соң тагын да тырышып эшли. Бу кешеләр 7-8 мең сум акчага интузиазм белән эшләп йөри. Мин Мәскәүдән торып күрәм: чыннан да, эшләребез күп икән. Бездә бер елда кырыклап чара уза. Аларны оештыру өчен акча да, хезмәт тә кирәк. Шул конгресс та безнең мөфтият белән килешеп, Болгарда ничәнче ел инде меңәрләгән кешене ашатуны оештырабыз. Бу ышаныч безгә куәт бирә, безне сөендерә, куәтли. Шуңа күрә дә сезнең эшегездә уңышлар телим. Эшегезнең авыр икәнлеген без беләбез”, - диде Әлбир хәзрәт.                                                                                                                                 Татар-информ

Добавил: cemdi | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики