«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Июль » 28 » Үзәк Диния нәзарәте Фитра садакасы (фытыр) күләмен билгеләде

 Үзәк Диния нәзарәте Фитра садакасы (фытыр) күләмен билгеләде

Әссәләмегаләйкем хөрмәтле  мөселман кардәшләр!

Мөхтәсибләр, имамнарыбыз!

Тагын бер  кат  барчаларыбызны   мөбәрәк Рамазан  ае белән   котларга рөхсәт итегез.

 Аллаһы Тәгаләдән барчабыз да  изге Рамазан аенда безгә рәхим-шәфкать, ярлыкауны, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәркайсыбызга бәхет һәм муллык иңдерүен сорыйбыз. Раббыбыз төрле бәла-казалардан, бәхетсезлек һәм ярлылыктан сакласын иде. Аллаһы тынычлык, иминлек һәм сынауларда түземлек насыйп әйләсен. Хак Тәгалә барчабызның изге ниятләребез, эшләребез һәм казанышларыбызны зурласын.

 Әммә бәгъдә: Чуашстан мөфтияте  Рамазан аена кагылган кайбер мәсәләләрне ачыклап уза:

      Рамазанның ахыргы көне 18 августка туры килә. 19 август көнне Ураза гаете уза. Гает намазына кадәр иртән ятим, фәкыйр, мохтаҗларга фитра сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр хәдисләреннән аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли.

 Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы йөзем, игеннең уртача хакларын санап чыгарып билгеләнә.

Шәригатькә  муафыйк рәвештә, тормышы уртачадан түбәнрәк булганнар бодай бәясе белән,  урта хәллеләр он хакы,  ә зәкәт бирерлек малы булганнар йөзем бәясе белән фитра садакасын  тапшыра.

      Үзәк Диния нәзарәтеннән килгән  рәсми хатка күрә, быел  безнең җирлектә яшәүче мөселманнар өчен түбәндәгечә фитра садакасы билгеләнә:


   Зәкәт, билгеле булганча алтын бәясе белән хисаплана.  Әгәр дә,  80.18 грамм күләмендә алтын, яки  шул  алтынга туры килгән байлык булса -  зәкәт түләнә.  Быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 134 141  сум дип билгеләнгән. Бер ел кулланылмый торган шул күләмдә  акчаң (байлыгың) булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Быел ул 3 354 сум тәшкил итә. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар яки кассада сакланганы 134 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел. Алтынның 1 граммы 1673 сумнан дип алынган һәм зәкәт суммасы килеп чыккан.

(1 гp. алтын = 1673 сум. 1673 х 80.18 = 134 141.1 сум.)

 Фидия садакасы  фитра садакасыннан чыгып  билгеләнә. (таблицаны карагыз)

 Чуашстан мөселманнары  

Диния нәзарәте Казые      

  Саедзадә хәзрәт Гимаев

 

Прикрепления: Картинка 1
Добавил: redaktor | Рейтинг: 3.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики