|
8–9 июнь көннәрендә башкалабыз
Казанда – III татар мөселман дин әһелләре җыены, 10 июнь көнне Чулман ярларында
изге Болгар җыены булып үтте. Төптән караганда, болар – икегә бүленгән бер үк
чара инде. Болгар җыены – шушы олуг җыелышның дәвамы, дистәләрчә мең кеше
катнашында уздырылган икенче, тантаналы өлеше ул. Дин әһелләребез әүвәл тар
даирәдә, аннан гавәм катнашында җыелып, өммәтебезнең, милләтебезнең бүгенгесе,
киләчәге хакында фикер алышты.
Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти
Тәлгат хәзрәт Таҗетдин 9 июнь көнне булган пленар утырышта олуг мөнбәрдән:
"Болгар җыены алдыннан, кичен бөтен мөфтиләрне җыеп, президиум кебек җыелышып
киңәшергә, бер елга план төзергә кирәк. Болгар җыены узып, халык кайтып киткәч,
кабат җыелып, нинди эшләр эшлибез, дип ул планны тәгаенләштерергә иде. Һәр
мөфти үз төбәгенә кайткач, ел дәвамында нәрсәләр эшләячәгебезне аңлатыр”, –
дип тәкъдим иткән иде. Тик Үзәк нәзарәткә карамаучы мөфтиләр бу тәкъдимгә
колак салмады. Болгарның үзендә, тәүбә мәрасименә килүчеләр алдында чыгыш ясап
(анда да дин әһелләребезнең, мөфтиләрнең шактые катнашмады), Тәлгат хәзрәт
һәммәбезне җыеп торган бер үзәк булыр дип, Болгар мөфтияте оештырырга чакырды.
Бу фикер бүген күпләребезгә хыялдагы мөфтият, буш сүз булып тоелса да, моның
җитди нигезе бар. Чынлап та, татар-мөселманнарның 80ләп Диния нәзарәтенә бүленеп
эшләве бер дә күңелле хәл түгел. Әнә хәзер кайбер өлкә-республикаларда өч-дүрт
мөфтият эшли. Дөрес, моның уңай якларын күрүчеләр дә бар. Үзара дәгъвалашып
ятканчы, бәлкем, чынлап та, берничә мөфтият оештырып эшләвең хәерлерәктер.
Бердәмлеккә чакырулар күп ишетелә
хәзер. Җыен мөнбәреннән дә андый чакырулар шактый яңгырады. Әмма аларның
күпчелегенә ихласлык җитми. Ни үкенеч, бүген дин әһелләренең күбесе бердәмлекне
фәкать үзе күзаллаганча, үз шартларында гына мөмкин дип исәпли. Шуңа күрә
"таралып яткан татар илен” якын елларда гына бер мөфтияткә берләштереп булмас
кебек. Шул ук вакытта барча дин әһелләребезне, өммәттәшләребезне берләштерә
торган зур абруйлы зат булмаса да, бөтен өммәттәшләребезне туплап торган изге
урыныбыз булырга тиеш. Һичшиксез,
ул – Болгар. Әмма моны да шик астына алучылар бар.
Дин
түгел, йола тотабыз
Милләтебезнең бүгенге хәленә
диагноз куя, алга таба эшләү юлларын билгели, күрсәтә ала икән, җыен үз
максатына иреште дигән сүз. Шушылай җыелышып киңәш-табыш итүнең бөтен мәгънәсе
дә шунда. Миңа калса, җыен үз максатына иреште: динебезне җәелдерү, халыкны
исламга күбрәк, ишлерәк җәлеп итүнең байтак юлларын ачыклады.
– Милләтебез бүген диннең кырыенда
гына басып тора. Халыкның 2–3, күп дигәндә 4 проценты гына мәчеткә йөри, биш
вакыт намаз укый, – ди әнә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова.
Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт тә: "Халыкның 3–4 проценты гына
мәчеткә йөри, намаз укый. Чөнки халык дин тотмый, йола тота”, – дип исәпли. Ни
өчен һаман дингә кайта алмыйбыз соң? Чөнки һаман искечә, советча яшәү рәвешеннән
аерыла алмыйбыз. Һаман аракылы мәҗлесләр, бәйрәмнәр үткәрәбез. Татарның туган
йорты булырга тиешле мәчеттән аерылдык. Хәзер элекке шикелле мәчеткә булган
ихтирам, мәчет аша эшләү югала бара, дип борчыла хәзрәтләребез. "Шуның өчен дә
мәчетләрдән чыгып, халык арасында эшләгез, милләттәшләребезнең мәчетләргә
килгәнен көтеп утырмагыз”, – дип мөрәҗәгать итте аларга Ф.Бәйрәмова. Гомумән,
ул җыен эшендә иң актив катнашкан делегатлардан булды, әледән-әле күзәтү-нәтиҗәләре
белән уртаклашып, тәкъдим-фикерләрен яңгыратып торды. Хак әйтә Фәүзия ханым:
татарлар мәчеткә аз йөри, читтәге шәһәрләрдә, мәчеткә килгән халыкның күпчелеге
башка милләттән булганга, вәгазьләр урысча сөйләнә, мәчет салдыру артыннан
нигездә татарлар йөрсә дә, тора-бара, җир алгач, мәчет салгач, аңа имам булып
кавказлылар, азиялеләр кереп утыра. Таҗик, үзбәк, кавказлылар имам булган
җиргә керәсебез килми, дип әйтүләре дә гаҗәп түгел. Чөнки дагстанлылар,
кавказлылар безгә кимсетебрәк карый. "Хаҗда безнең кешеләрне, хәтта
әбиләребезне дә кыерсыталар, сүз әйтмибез, чөнки бердәмлегебез юк, дини ягыбыз
зәгыйфьрәк”, – дип белдерүче дә тиктомалдан гына сөйләмидер.
– Мин кечкенә генә бер шәһәрдә
сигез ел инде имам булып эшлим. Татарлар аз йөри. Шулай да утыз мөтәвәллият
әгъзасының берсе генә таҗик, калган 29 ы – татар. Мәчетебезгә азиялеләр күп
йөри. Шуңа күрә килгән халыкны урысча вәгазьлим, – дип сөйләде мөхтәрәм
мөнбәрдән бер хәзрәт. Нәкъ менә шуны күздә тотып, муллаларны халык арасына
чыгарга чакырды Ф.Бәйрәмова. Әлеге хәзрәт, мөгаен, үзе дә аңлап бетермидер: 30
мөтәвәллинең 29 ы татар булса да, ул үзе Татарстанга кайтып киткән сурәттә
мәчеттә нәкъ менә шул таҗик кешесе мулла булып калачак инде. Шулай да бу урында
хәзрәтебезгә дәгъва белдерү кыен: чөнки, аның әйтүенчә, алмаш имам булып
эшләүгә әүвәл үзебезнең татар егетенә тәкъдим иткән ул. Безнекеләргә бит
бөтенесе берьюлы кирәк: машинасы да, фатиры да. Риза булмаган милләттәшебез.
"Югыйсә берничә ел эшләүгә таҗик егетенә ике бүлмәле фатир да, машина да алып
бирдем”, – дип күкрәк какты хәзрәтебез. Эш күрсәтмәс борын менә шулай майлы
калҗа дәгъва итүләр, ни кызганыч, үзебезнең Татарстанда да әледән-әле ишетелеп
тора.
Билгеле, муллаларны халык арасына
чыгарга чакыру белән бергә, мөселман зыялылары әзерләү – табиблар, юристлар,
инженерларга дин гыйлеме бирү дә зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә Казандагы РИУга
дәгъва белдереп, сезнең төп эшегез – дин әһелләре әзерләү, дигән таләп кую
чикләнгәнлек, дини эшчәнлекне тарайту ул. Муллалар гына түгел, табиблар,
юристлар, укытучылар да халык арасында дәгъват эше белән шөгыльләнергә тиеш.
Халык арасына чыгу дигәннән, Колшәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысның
эшчәнлегенә, тәгаен алганда, һич иренмичә, кайсы районга чакырсалар, шунда
барып халыкны вәгазьләп, үгет-нәсыйхәт сөйләп кайтуына сокланмый мөмкин түгел.
Шундый имамнар күбрәк булса иде.
Бер-беребезне
гаепләмик
Җыен барышында Фәүзия Бәйрәмова,
Төмән өлкәсе мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, Казандагы Коръәнне өйрәнү үзәге
мөдире Фәрит хәзрәт Сәлман, мөселманнарыбызны сәләфчеләргә һәм суфиларга
бүлеп; Чуашстан Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Кырганов, җәдитчеләргә һәм
кадимчеләргә аерып, кара-каршы куюны туктатырга чакырды. Ни кызганыч, кайбер
мөфтиләребез барча мөселман өммәтенең юлбашчысы булырга теләп, милли
мәнфәгатьләребезгә зыян китерә. Һәрхәлдә Русия Мөфтиләр
шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең: "Мәчетләребезне Урта Азия һәм Кавказ
халыклары тутырды. Татарлар үз мәчетләрен югалта дип төшенкелеккә бирелүе дөрес
түгел. Былтыр безгә "мәчетне махсус җимерделәр” дип яла яктылар”, – дип
белдерүен мин акланырга тырышу дип кабул иттем. Беренчедән, ул ниндидер мөһим
җыелыш дип Казаныбызга килмәде, чыгышын башка берәү укып ирештерде. Болгар
җыеныннан да мөһимрәк җыелыш була алмый июнь аенда. Икенчедән, җимерелгән татар
мәчете бүген кавказлылар акчасына төзелә. Димәк, җәмигъ татар мәчете тарихта
гына кала. "Башка халыкларны мөселман итәр, дингә кайтарыр өчен башкалар
көрәшер, татар халкының сездән башка җитәкчеләре, муллалары юк”, – дип юкка
гына сөйләми бит Ф.Бәйрәмова. Колак салсагыз иде, хәзрәт.
Йомгак
урынына
Җыен барышында Ф.Бәйрәмова
тарафыннан яңгыратылган фикерләрнең күпчелеге белән килешсәм дә, аның шәһәр
җирендә мәхәллә төзеп булмый, дип расларга тырышуы белән килешүе кыен. Равил
хәзрәт тә, татар мәдәнияте, яшәешен авыл мәхәлләсенә генә сыйдырып булмый, дип
ялгыша. Мәхәллә – дини-милли үзидарә дигән сүз бит ул. Аны киң мәгънәдә аңларга
кирәк. Бу тәгълиматны тирәнтен эшләгән Илдус Әмирханов әнә: "Дәүләтебез
булмаган шартларда милли үзбилгеләнүнең фундаменталь принцибы”, – дип аны бик
югары бәяли. Хәер, мәхәллә хакында киләсе елда җыелачак IV дин әһелләре
җыенында да сүз күп булачак әле. Имамнар кулына таратылган, бер ел дәвамында
өйрәнеп, фикер-тәкъдимнәрен кертер өчен бирелгән "Ислам һәм татар дөньясы:
яшәеше һәм үсешенең асыл нигезләре” брошюрасында аңа шактый киң урын бирелгән.
– Татарларның мөселман дөньясында
тоткан урыны, үзенчәлеге нинди? Без менә шушы сорауга җавап табарга тиеш.
Тормышта нинди процесслар бара – шуны халыкка җиткерергә, анализлап күрсәтергә
кирәк. Иң мөһиме – фикер бердәмлеге, борчыган мәсьәләләрне уртага салып
сөйләшү, аңлашу юллары эзләү. Безнең төп бурычыбыз – ислам дине кысаларында
телебезне, милләтебезне саклап калу, – дип белдерде җыен ахырында БТК башкарма
комитеты рәисе Ринат Закиров. Чынлап та, без татар-мөселманнарның милли үзенчәлеге
нинди соң? Шушы үзенчәлегебез булмаса, тарих сәхнәсеннән төшеп, безгә үткән
заманда калырга туры киләчәк.
Рәшит Минһаҗ, vatantat.ru
Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/1 |
|