«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Июнь » 12 » Махалля –новый этап возрождения

 Махалля –новый этап возрождения

Предлагаем Вашему вниманию  выступление  Агзяма Халимовича Шакирова, советника  Муфтия  Чувашии,  о  роли  махалли  в деле возрождения   духовных и культурных ценностей  татарского народа.

 Агзам эфенде Шакиров с этим докладом  выступил  на пленарном заседании  III Форума  татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия», прошедший 8-9 июня в столице  Республики Татарстан Казани.

Доклад   советника муфтия  вызвал   особый интерес среди  присутствующих.  Тем более,  на повестке III Форума   была отдельно  озаглавлена тема махалли. К тому же, в первый день  форума  работала  секция «Мечеть, махалля: проблемы самоорганизации», где была  принята отдельная резолюция по этой теме, в которой  рекомендуется  изучать опыт  махалли деревни Токаево Чувашской Республики. На этой секции  основными докладчиками  выступили  идеолог возрождения татарской махалли Илдус Амирхан, а также  имам-хатыб д. Токаево, заместитель Муфтия  Альбира Крганова,  ректор медресе  «Гулистан» ДУМ ЧР  Наиль хазрат  Ямалутдинов.    

На пленарном заседании  на тему возрождения махалли выступил  Агзам Шакиров. В  своем  выступление Агзам эфенде  говорил  о  роли махалли   для татарского народа, и об  опыте возрождения этого гражданского института на примере  села  Токаево  Чувашской Республики.  

Ниже предлагаем  его выступление на татарском языке. 


Хөрмәтле Президент, мөхтәрәм Баш мөфти – Шәйхел-Ислам Тәлгат Таҗетдин, хәзрәтләр, дин кардәшләрем!

Әссәләмү-галейкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһ!

 Чуашстан милли мәркәзебез – Татарстанның күршесе генә булып тора. Республика җирлегендә иллеләп татар мәхәлләсе, 46 мәчет эшләп килә. Чуашстан мөселманнары Диния нәзәрәте 1994 елда барлыкка килде. Бездәге мәчет-мәхәлләләр, Диния нәзарәте 225 еллык тарихы булган Үзәк Диния нәзарәтенә карый.

   Бүгенге көндә татар җәмгыяте яңа бер чорга күчте. Мәчетләр төзү чорлары узып бара, чөнки алар инде шактый гына аякка басты. Безнең фикеребезчә, бүгенге көндә татар-мөселман тормышында ике мәсьәлә тора. Аның берсе дини мәгарифне тулысынча аякка бастырып, көчле кадрлар  әзерләү. Икенчесе исә, татар тормышында, аны гасырлар буе саклап килгән мәхәллә системасын торгызу.

Мин бүгенге чыгышымда шушы мәсьәләләрнең соңгысына, мәхәллә системасын торгызу юнәлешендә Чуашстанда башкарылган эшләргә  тукталып китәсем килә.

  Чуашстанда да һәр мәхәллә бер тигез эш алып бара дип булмый. Шулай да,  мәчет кенә түгел, ә аның тирәсендә чын мәгънәсендә мәхәлләне торгызу юнәлешендә һәр бер авылда эшчәнлек алып барыла. Араларында бу процессны күптән түгел генә башлаган мәхәлләләребез булса, инде шактый алга киткәннәре дә бар. Шундыйларның берсе Чуашстаннның Тукай авылы мәхәлләсе эшчәнлеге белән танышып китик.

  Тукай Чуашстандагы Шыгырдан, Урмай авылларыннан кала, зурлыгы белән өченче урында тора. Авылда 500 хуҗалыкта, ике меңгә якын кеше яши. Үлүчеләргә караганда туучылар 3 мәртәбә күбрәк: ел саен авылда уртача 35-45 бала дөньяга килә. Яшьләр авылда төпләнә. Шуңа күрә, авылыбыз зурая, үсә бара.

  Тукайда бер мәчет, бер мәдрәсә, ике хәләл ит эшкәртү цехы бар. Авылда йөздән артык рәсми рәвештә төркәлгән эшмәкәр. Шуларның күпчелеге ит бизнесы белән шөгылләнә.    Авылда 140 балага исәпләнгән бер мәктәп бар. Анда бүгенге көндә 300 бала укый. Садик юк, әмма мәхәллә үзе садик тота.

    Соңгы елларда татар матбугатында, телеведениядә Тукай авылы турында  еш сөйләнелә, үрнәк итеп куела. Моның сәбәбе – авылыбызда бүгенге көндә барган яңарыш, күтәрелү. Әлеге яңарышның сәбәпләре берничә.

  Эш шунда ки, татар милләтенең дә, гаиләнең дә асылында иман һәм дин ята. Шушы хакыйкатьне бөтен тирәнлеге белән аңлагач, Тукайда яңарыш башланды.

   Башка төбәкләрендәге татар авыллары кебек үк, Тукай да совет чорында  дәүләттән әллә ни ярдәм күрмәде. Авыл халкы: "Дәүләттән генә көтеп ятып булмый, үзебезгә дә тырышырга кирәк” дигән нәтиҗәгә килде. Һәм үз хисапларыннан юлларны тәртипкә китерә башлады. Авылдашлар тырышлыгы белән авылга газ керде.

  2007 елда Баш мөфтиебез Тәлгат хәзрәт Таҗетдин мәчетләр каршында Иҗтимагый киңәшмәләр төзү турында Фәрман чыгарды.

   Тукай авылы мәхәлләсенең Иҗтимагый киңәшмәсе шул вакытта Чуашстанда гына түгел, Россиядә дә беренчеләрдән булып оештырылды. Анда авылның актив кешеләрен, депутатларны, авылдагы оешмаларның җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне берләштердек. Киңәшмәнең фонды булдырылды.

   Иҗтимагый совет тиз арада актив эш башлап җибәрде. Төп юнәлешебез итеп авыл яшьләрен тәрбияләүне сайладык. Мәхәлләдә имам, мөгалимнәргә, тәрбиячеләргә эш хакы түләү системасын керттек. Шулай итеп уку-укыту сестемасы булдырдык.

Инде 10 ел буена Тукайда һәр җәй 100 балага исәпләнгән мөселман лагере эшли, ә 6 ел авылыбызда даими рәвештә мәчет каршында мәдрәсә эшли. Хәзер анда ел дәвамында 150 шәкерт  белем ала.

  Быел авылда 3 катлы, мең кв. метрлы мәдрәсә төзи башладык. Моны да халыкның көче, ягъни өмә белән башкарабыз.

  Тәрбия эшендә мәктәп белән бергә эшлибез. Аның ашханәсендә хәләл ризык белән туклануны оештырдык. Мәктәптә укучы һәр бала диярлек мәдрәсә аша үтә, ягъни исламның нигезен өйрәнеп чыга, яшьләр дингә тартыла.

Хәзер ул яшьләр  үзләре гаилә коралар, туйларын хәмерсез үткәрәләр. Аллага шөкер, бездә  Ислам гореф-гадәт кенә булып түгел, ә яшәү рәвешенә әйләнеп бара. Бу безнең иң зур һәм мөхим уңышыбыз.

    Моннан тыш, мәхәллә күп төрле социал проектлар белән шөгылләнә. Мәхәлләдәге тулы булмаган гаиләләргә, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтүне үзебезнең бурыч дип саныйбыз һәм аны башкарабыз.  Авылыбызда хөрмәтле шәхесләрне олылау мәҗлесләре үткәрәбез.

  Бүгенге көндә мәхәлләнең эчке документлары да булдырылды. Туу һәм никах таныклыклары бирелә, махсуз ясалган китапларга төркәлеп барыла. Хәзер Чуашстан мөфтияте һәр мәхәлләдә бу эшне гамәлгә кертте.

  Тагын бер зур эшебез авыл халкына элеккеге колхоз җирләрен кайтарып бирү булды. Колхоз таралганнан бирле төрле кулларда булган колхоз җирләрен Иҗтимагый киңәшмә мәчеткә регистарция ясап, аны халыкка кайтарып бирде. Хәзер серү, көтүлек җирләре, хәттә күлләр дә мәхәллә милке итеп теркәлде. Җирдә эшләргә теләүче авылдашларга гадел итеп бүлеп бирелде, калган җирләр авылдагы фермерларга арендага тапшырылды. Аренда акчасы мәхәлләнең фондына керә. Әлхәмдүлиләһи, безнең хәзрәтләребез  халыкка зәкәт хакында аңлата алдылар. Эшмәкәрләр социаль җаваплылык тоеп эш итәләр, фондка зур ярдәм күрсәләр.  Мәхәлләдә эшләнгән һәр эш һәм чара шул фонд акчасына башкарыла. Башкарылган эшләр хакында  халыкка  Мәхәлләнең интернеттагы сайты аша җиткерелә.

   Тукай бүгенге көндә революциягә кадәр булган үзидарә системасын- мәхәллә төзү белән яши. Кайберәүләр мәхәлләне мәчет һәм шул мәчет тирәсендәге йорт-авыллар дип уйлый. Әмма, мәхәллә ул мәчет кенә түгел, ә шушы җирлектәге халыкның мәдәни, социаль, рухи, мәгариф эшләрен җайлап алып барган һәм тулысынча дингә, милли мираска таянган яшәеш системасы. Бу тулы бер җәмгыяви институт.

  Шуны әйтим – галим Илдус әфәнде Әмирхан татар-мөселман мәхәллә системасының идеологы, аның структурасын фәнни яктан төзегән шәхес. Без эшебезне аның хезмәтләре, киңәшләре белән алып барабыз.

  Бүген Тукай авылында милли гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятыбызга, дини кануннарга нигезләнгән чын демократик җәмгыять эшләп китте. Әлеге эшчәнлегебез халык  җыеннары аша легалләштерелде. Хәзер Тукайда елына ике мәртәбә мәхәллә җыены үтә. Бар авыл кешеләрен бергә җыеп, алдагы планнарны билгелибез. Әлеге җыелышта мәчет үз эшенә, Иҗтимагый киңәшмә үз эшенә, җирле үзидарә үз эшенә, депутатлар үз эшенә хисап бирә. Җыенны авыл имамы алып бара. Гомумән, авыл халкы авыл һәм район депутатлары итеп соңгы сайлауларда дин юлындагы кешеләрне сайлады. Кыска арада алар ихлас күңелдән халык өчен тырышканнарын күрсәттеләр.

Мәхәллә эшчәнлеге сельское поселения идарәләренә альтернатива түгел, ә киресенчә аларның эшчәнлегендә зур ярдәм. Россиядәге 131-нче федераль закон  "Об общих принципах организации местного самоуправления в Российской Федерации" нигезендә җирле халык үзе торган җирдә үзидарә итәр өчен "Территориальное общественное сомоуправления»(кыскача ТОС) лар оештырырга хакы бар. Безнең мәхәллә нәк шул ТОСларның бер төре инде. Без үз эшебездә дә җирле үзидарә белән аңлашып, киңәшләшеп эшлибез.   

Без, мәхәлләнең активы, эшебезне эш хакы өчен түгел, өстән кушканга да түгел, ә чын-ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен башкарабыз. Моны халык та күрә, шуңа мәхәллә тирәсендә берләшәләр, аның эшенэ теләп кушылалар. Бу ясалма, күз буяу өчен түгел, ә чын граҗданнар җәмгыяте.

  Безнең өчен Чуашстан мөселманнары Диния нәзәрәте һәм милли мөхтәрият кошның ике канаты кебек. Алар безгә бик зур ярдәм итәләр. Мөфти Албир хазрәт Крганов бик актив булганлыктан, безгә бик җиңел, ул безне һәрдаим үзенең акыллы киңәшләре, идеялары белән көч биреп тора.

Татарстанга, Казанга Аллаһының рәхмәте яусын! Сез безнең төрәгебез.  . Татар конгресының роле, аның әһәмияте чит өлкәләрдә яшәүче татарлар өчен әйтеп бетергесез. Казан – һәр татарның  мәркәзе, ә Татарстан Президенты ул бөтен татарның Президенты.

  Соңында шуны гына әйтәсем  килә, мәхәллә ул - милләтнең нигезен тәшкил иткән, милли йолаларга, дини кануннарга корылган, халык үзидәрәсе, кешенең кешелеген саклау, бер-береңә тигез караш. Бу ирекле җәмгыятьнең нигезе.   

 Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Вәссәләмү-галщйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһ!

 Фото: Фарит Гибатдинов

Фото 1.  Агзам Шакиров выступает на пленарном заседании Форума. 

Фото 2. Агзам Шакиров и  идеолог возрождения татарской махалли,  ученый Илдус Амирхан

Добавил: redaktor | Рейтинг: 3.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики