«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Июнь » 12 » Әлбир Крганов: "Имамнар җыенында берләшү тәкъдиме ясалды"

 Әлбир Крганов: "Имамнар җыенында берләшү тәкъдиме ясалды"

Казанда Бөтенрусия татар имамнарының "Милли тормыш һәм дин” дип аталган III форумы узды. Анда мөфтиятләрнең бер-берсенә пычрак атуын туктатырга кирәклеге дә әйтелгән.

Имамнар җыенына Татарстан җитәкчелеге дә килгән иде. Секцияләрдә дә, пленар утырышта да мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Бу хакта Мәскәү һәм Үзәк регион мөфтие Әлбир Крганов белән сөйләштек.

 

 Хәзрәт, быелгы җыен узганнарыннан нәрсәсе белән аерылды?
– Җыенның өченче тапкыр үтүе бу күркәм эшнең гадәткә керүен күрсәтә. Һәм елдан-ел катнашучылар саны арта бара. Быел Русиянең 60ка якын төбәгеннән 950 дин әһелләре катнашты. Ачык сөйләшү булды, беркемне дә сүздән тыймадылар, төрле фикерләр яңгырады. Кайберәүләрнең шелтәләре дә ишетелде. Төрле җитәкчелек астында эшләүче дини идарә вәкилләренең бергә сөйләшүе зур адым. Мәсәлән, Магаданда мәчеткә дип ике тапкыр җир бирелеп, аның ике тапкыр кире алынуы әйтелде. Магадан имамы бу хакта сөйләгәч, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Мәскәүдән килгән җитәкчедән моның сәбәпләрен сорады. Шундый кайбер мәсьәләләргә урында ук игътибар юнәлтелде.
 Мәскәү вәкиле моңа нинди җавап кайтарды, чөнки Воронеж һәм башка  төбәкләрдә дә бу проблема барлыгы әйтелде?
– Мәскәү Кремленнән Баринов дигән кеше катнашты. Ул "бу мәсьәләгә игътибар җәлеп итәчәкбез, үзәкләштерелгән дини идарәләр эшли, Тәлгать хәзрәтнең дә, Равил хәзрәтнең дә җитәкчелек белән турыдан күрешү мөмкинлекләре бар, менә алар аркылы бу мәсьәләләр турында мөрәҗәгатьләр булса, әлбәттә без аны игътибарсыз калдырмаячакбыз һәм җирле җитәкчелеккә бу мәсьәләдә ярдәм итәргә кирәклеге турында хәбәр итәчәкбез" дип әйтте.
 Тәлгать хәзрәт, Равил хәзрәт дигәндә без еш кына бер мөфтиятнең икенче мөфтияткә каршы куелуын күрәбез. Бу хакта сүз булдымы? Равил хәзрәтнең җыенга килмәве дә төрлечә бәяләнде?
– Равил хәзрәтнең килмәве Кавказда – Ингушетиядә бер чарада катнашкан дип әйтелде. Бу – аның үз карары. Чыннан да, бу мөфтиятләр тарткалашуы турында мәгълүмат кырына багышланган секциядә сүз булган дип ишеттем. Мин үзем хәләл индустрия һәм мәхәлләгә багышланган секцияләрдә катнаштым.
Интернетны гайбәт китабына әйләндермәү, мөфтиятләрнең бер-берсен хурлап, яманлап кеше көлдермәү турында сөйләшүләр булган. Урыс чиркәве чит илдә үзенең структуралары белән кушылып бергә эш итә, безгә дә бердәм эш алып барырга кирәк. Мин аны булыр дип өмет итәм. Халык та бу тарткалашудан туйды. Тәлгать хәзрәт тә бу зур форумга кадәр мөфтиләрнең аерым утырышын булдыруны тәкъдим итте. 
Аннары тагын бер тәкъдим: берләштерә торган бер үзәк булганга, Русия мөселманнарын, бигрәк тә татар-башкортларны берләштереп тора торган Болгар мөфтиятен булдыру әйтелде. Анда теләгән оешмалар турыдан-туры кереп, кайберәүләргә "ассоциированный әгъза" буларак керергә дә мөмкинлек булыр. Ләкин бердәм фикер белән милләткә, халыкка, дәүләткә дә ярарлык итеп хезмәт итик дигән күркәм тәкъдимнәр булды. Аны безгә уйларга кирәк.
 Аның җитәкчесе кем булачак?
– Баш мөфти хәзрәт бит инде шәйхел-ислам итеп сайланган. Эш бит җитәкчелектә түгел, эш – тупланып киңәшә башлауда. Ә аннары инде вакыт күрсәтер.
–  Болгарда куелачак барс сыны мөселманнар арасында каршылыкны арттырмасмы?
– Җыелышта чит илләрдән дә килгән кунаклар бар иде. Ислам конференциясе оешмасыннан да, Төркиядән дә, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан һәм башка чит ил галимнәре дә булды. Алардан безнең галимнәр инде бу хакта сорап-сорап куйдылар. Сын мәчет тирәсендә булмый, ә җир республика карамагында, шуңа республика җитәкчелеге, бигрәк тә Шәймиевнең дәүләт киңәшчесе буларак дәрәҗәле кеше булуы сәбәпле, дин әһелләре "сез аны куярга тиеш түгел” дип бик каты басым ясый алмыйлар шикелле күренә. Йөрәгебез белән кабул итәргә авыр булса да, аны үзгәртеп булмаса, нишлисең инде.
Азатлык радиосы сайтыннан

 

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики