Хөрмәтле мөфти Альбир хәзрәт
Крганов!
Хөрмәтле мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Сафиуллин!
Урмай авылында
яшәүче газиз милләттәшләр!
Хәзерге вакытта без халкыбызны гасырлар буе саклап,
туплап, берләштереп килгән иманыбызга кайту юлында. Урмай авылындагы бүгенге
тарихи вакыйга: яңа мәчет ачылу -борчабызның да уртак шатлыгы ул.
Мәчет салу - Аллаһ Тәгалә тарафыннан сөекле гамәл, ул
изге, мактаулы, әмма шул ук вакытта бик э/саваплы эш булып тора. Мәчетле авылда
динебез, милләтебез абруена торырылык игелекле эшләр эшләнер, мәчет яшь буынга
әхлакый тәрбия бирүгә дә зур өлеш кертер дип ышанам. Иң мөһиме шул - мәчетле
авылның киләчәге өметле, чөнки ул үз язмышын иманлы буыннар кулына тапшыра.
Сезнең Чувашстан җирлегендә борынгы Болгардагы Җәмигъ
мәчете, Кече манара, Кара пулат кебек тиңсез тарихи ядкәрләребезгә хөрмәт
йөзеннән, аларны хәтерләтүче күркәм мәчетләр салуыгыз тирән ихтирамга лаек. Без
моны "Яңарыш" фонды эшчәнлеген хуплау дип кабул итәбез һәм барыгызга
да ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез. "Кара пулат " рухи-мәгърифәтчелек
үзәген төзү эшенең башында торган дин әһелләренә, булдыра алганча ярдәм иткән
кешеләргә, төзүчеләргә — барыгызга да зур рәхмәтемне тапшырсагыз иде. Бу олы
эшегезне Ходай Тәгалә кабул кылсын, һәммәгезгә дә аның әэ/серен күрергә,
сәламәтлектә, иминлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын!
Бәйрәмебез котлы булсын, "Кара пулат" мәчете
тирә-якка иман һәм мәгърифәт нуры таратып озак-озак еллар балкып торсын!
МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ,
ТАТАРСТАН
РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ
БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |
|