16 май
көнне Казанның Татарстан фәннәр академиясендә Мәскәү шәһәре һәм Русиянең үзәк
өлеше Диния нәзарәте татар галимнәре, зыялылар һәм дин әһелләрен бер өстәл
артына җыеп, милләт һәм мөселман өммәтенең бүгенге проблемнары хакында
сөйләште. Казанның иң дәрәҗәле галим вә зыялылары ачыктан-ачык Үзәк нәзарәтнең
тарихи тәҗрибәсенә таянырга кирәклеген белдерде.
"Түгәрәк өстәл” Үзәк Диния нәзарәте оешуга 225 елыгы уңаеннан
үткәрелде. Әйтергә кирәк, бу фәнни җыен юбилей кысаларында икенче тапкыр
оештырыла. Беренчесе 10 апрель көнне Мәскәүдә Русия Иҗтимагый пулатында беренче
мөфти Мөхәммәдҗан Хөсәеновка багышланган иде. Казанда бу сөйләшү Габдессәләм
Габдерәхимов белән Габделвахит Сөләймановка багышланды. Ягъни юбилей
кысаларында Үзәк нәзарәт мөфтиләренә багышланган фәнни җыен цикллары оештырыла.
Киләсе "түгәрәк өстәл” Санкт-Петербургта үтәчәк.
"Түгәрәк
өстәл”дә Мәскәү, Чуашстан мөфтие, Русия баш мөфтиенең беренче урынбасары Әлбир
Крганов, Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Татар конгрессы
башлыгы Ринат Закиров, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Татарстан президентының
дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Марат Гатин, татар
федераль милли мөхтарияте рәистәше Римзил Вәлиев, Татарстан фәннәр академиясе
вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, Татар конгрессы рәисе урынбасары Ринат
Вәлиуллин, Татарстан фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров,мәгърифәтче
Илдус Әмирхан, әдәбиятчы Нурмөхәммәт Хисамов, тарихчылар Рәфыйк Мөхәммәтшин,
Илдус Заһидуллин, Ринат Нәбиев, Рәмзи Вәлиев, Рафаил Мөхәмәтдинов, Вәлиулла
Якупов, Наил Гариф, Лилия Байбулатова, Ризидә Сәфиуллина, илаһият белгечләре
Сәид Шагавиев, Габдулла Шангараев, Рөстәм Батыр һәм башкалар катнашты.
ТАТАР ГАЛИМНӘРЕ ҮЗӘК НӘЗАРӘТ ТИРӘСЕНДӘ БЕРЛӘШӘ
Казанның иң дәрәҗәле галимнәре җыелып, Үзәк нәзарәт
тәҗрибәсеннән бүгенге көндә ничек файдалану хакында сөйләшүе – Русия Үзәк
нәзарәтнең соңгы вакытта дилбегәне үз кулына алуы хакында сөйли. Әйтергә кирәк,
бу җыеннар татарлар укмашып яшәгән төрле шәһәрләрдә үтә. Галимнәр сүзләренчә,
бу тарихи гаделлекнең, ягъни Үзәк нәзарәтнең җиңү юлы. Русиядә, бигрәк тә соңгы
елларда Казанда мөфтиләргә багышланган фәни җыен үткәне юк, бигрәк тә
Татарстан фәннәр академиясе дәрәҗәсендә. Әйтергә кирәк,
соңгы вакытта Русиядә ислам тарихын, илаһиятен өйрәнүче галимнәр Үзәк нәзарәт,
аерым алганда, Мәскәү мөфтияте оештырган фәнни җыеннарда актив катнаша.
"Түгәрәк
өстәл”дә әйтелгәнчә, икенче һәм өченче мөфти мөселманнар файдасына күп
мөмкинлекләргә иреште. Аерым алганда, Габдессәләм Габдерәхимов беренче эш итеп,
Уфада беренче мәчет, мәдрәсә салып, тәртип булдыру максатыннан, 1830 елда эш
җәелеп китә, мәчет ачыла, Кәрван-Сарай салына, төрмәләргә муллалар билгели.
Габделвахит Сөләйманов чорында имтиханнарда дәрәҗәләр кую башлана, муллаларны
хезмәткә алмау, налогтан азат итү, җир бирү, дини идарәгә җитәрлек зур йортлар
салуга ирешә, Коръән һәм башка дини китапларны бастыруны җайга сала. Русия
ислам ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләвенчә, "алар конфессиональ сәясәт кора
алганнар, дәүләт һәм халык арасында арадашчы булганнар. Бу мөселманнарга шактый
файда китергән. Бүген дә мөфтиләр шул юлны дәвам итергә тиеш”. Моңа бүген ачык
мисаллар шактый, дәүләт белән диалог таба алмаган мөфтиятләрдән мөселманнарга
да файдалы эшләр кылынмый. Әйтик, Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Аурупа өлеше
Дини нәзарәте Мәскәүдә мәчет җимерүдән тыш, бер мәчет тә торгыза алмады.
Мәскәүдәге бүгенге мәчетләрнең һәммәсе Үзәк нәзарәт тырышлыгы белән салынган.
НӘЗАРӘТНЕҢ ТӘҖРИБӘСЕ: ШЫГЫРДАН, ТУКАЙ
Сүзне беренче башлаган һәм алып барган мөфти Әлбир Крганов
бүген күп мөфтиятләр булса да, безгә бер юлдан барырга кирәклеген белдерде.
"Үзәк нәзарәткә тарих буларак кына түгел, ә бүгенге чорда аның тәҗрибәсеннән
ничек файдалану мәсьәләсен карарга тиешбез”, — диде ул.
Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров
билгеләвенчә, Үзәк нәзарәт тарихы – ул безнең татарның тарихы. "Бу чара
күптәннән кирәк иде, без сезгә теләктәшлек белдерәбез, чөнки бу безнең тарих,
чөнки Ислам бүген Русияне бозыклыктан саклаучы, фәнгә ярдәм итүче фактор”, —
дип белдерде ул.
Татар конгрессы
рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, "Бүгенге көндә үрнәк татар мөселман
җәмгыяте Үзәк нәзарәткә караган мәхәлләләр тирәсендә үсә, — диде ул. – Анда дин көчле, эшмәкәрләр күп һәм алар
милләт өчен хезмәт итә”.
- Шыгырдан, Тукай авылларына барсам, анда башкача тормыш
күрәсең, — диде фатиха биреп академик Индус Таһиров. – Бөтен нәрсә белән мәчет
идарә итә.
Милли мөхтәрият рәистәше Римзил Вәлиев белдергәнчә, элегрәк
Русиядә дини бер үзәк буларак Түбән Новгород булса, соңгы вакытта беренчелекне
Шыгырдан алды.
КАЗАН ҮЗӘК НӘЗАРӘТ ТӘҖРИБӘСЕНӘ ТАЯНМАКЧЫ
Мөфти Әлбир Крганов ачык итеп, мәхәллә булмаса Үзәк нәзарәт
тә төзелә алмас иде дип белдерде. Әйтергә кирәк, "түгәрәк өстәл”дә катнашучылар
Үзәк нәзарәтнең тарихи тәҗрибәсеннән чыгып, бүген мәхәллә системасын кайтарырга
кирәк дип белдерде.
Тарихчы, ислам белгече Ринат Нәбиев билгеләвенчә, бүген
мөселман мәхәллә оештырмыйча яши алмый. "70% татар бүген шәһәрдә яши. Авылда
мәхәллә оештыру җиңелрәк, әмма бу тар караш. Шуңа да шәһәр шартларында ничек
мәхәллә системасын оештырырга дигән сорау бүген үтә әһәмиятле”, — диде Ринат
Нәбиев. Әйтергә кирәк, бүген Казанда бер мәхәллә оешмаса да (күпчелек мәчет
Җәмигъ мәчете ролен уйный. – А.Ш.), Русия баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин фәрманы
белән мәчетләр каршында иҗтимагый шура оештыру гамәле Тукай, Шыгырданда гына
түгел, Чуашстанның Шумерля шәһәрендә дә тормышка ашты. Ягъни бүген Финляндия
татарларының шәһәр шартларында оештырылган мәхәллә системасы, бүген Чуашиядә дә
оешып килә.
Мәхәллә
системасы буенча актив шөгыльләнүче мәгърифәтче Илдус Әмирханов билгеләвенчә,
Үзәк нәзарәтне таркатуыбыз – ул безнең зур фаҗигабез булды. "Без аны таркатырга
тиеш түгел идек, бу зур хата булды. Милләтне оештырыр өчен мәхәлләне кайтарырга
кирәк. Бу ислам тарихында да шулай. Бу идеяне 92 елда күтәрдем, аннан
милләтчеләр дә, Госман Исхакый да аңламады. Бүген мөфтият, академия белән бергә
җыелыйк, алайса бер-беребезне ашап бетерәбез”, — дигән фикер белдерде. Шундук
Ринат Закиров сүз алып, Илдус Әмирханның фикерләрен хуплап, татар конгрессы да
шул юлны, ягъни мәхәллә сисетемасын оештыруны дәвам итә башлавын әйттте.
"Мәхәлләне кайтару – төп максат. Финляндия татарлары мәхәлләсендә булдым, анда
бишектән алып, ләхеткә кадәр яшәеш оештырылган. 8-10 июньдә үтәчәк Русия татар
дин әһелләре җыенында бу мәсьәлә каралачак һәм сезнең китап һәркемгә
таратылачак”, — диде Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров.
Бүген милли җәмәгатьчелек, галимнәр, зыялылар, дин әһелләре
Үзәк нәзарәте мәсьәләсен күтәрде һәм аның әһәмияте билгеләде. Бу очраклы түгел,
чөнки Үзәк нәзарәтеннән аерылган күп кенә мөфтиятләр соңгы 20 еллыкта
эшчәнлегендә нәтиҗәле булмавын күрсәтте.