«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Апрель » 24 » Финляндия татарлары юлы мәчеткә илтә

 Финляндия татарлары юлы мәчеткә илтә

Финляндиянең Ислам җәмгыяте татар тормышы турында "Мәчеткә илтүче юл" дипр аталган 30 минутлык фильм күрсәтте. Документаль фильмны Финляндия татарлары имамы Рамил Билал әзерләгән. 

Фильм презентациясе Хельсинки шәһәрендә узды."Мәчеткә илтүче юл"да 1960 елда Хельсинкида төзелгән татар дин вә милли үзәге тарихы күрсәтелә.Биредә татар үзәге турында гына түгел, Финляндия татарлары язмышы да сөйләнелә. Фильмда татар кайда гына яшәсә дә, шунда мәчет төзи, динен һәм милләтен сакларга тырыша дигән фикер уздырыла."Мәчеткә илтүче юл"да шәхси архивлар, фото һәм видеолар һәм бары Финляндиядә уйналган, язылган татар музыкасы кулланылган.


Хәзер Финляндиядә меңгә якын татарның милләт булып оешып яши алуы турында язып китик. Финляндия татарларының бабалары чыгышлары буенча Нижгар өлкәсенең Сергач районыннан булган сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәяси сәбәпләр аркасында төпләнеп калалар.Күпчелеге Хельсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә яшиләр. Финляндия татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. Күптән түгел мәчет яңартылды. 

Финляндия татарларының милли яшәешне саклауларының сере шунда - алар татар-мөселман мәхәллә системасы нигезендә яши. Ягъни шәһәр үзәгендә 4 катлы мәхәллә йортлары бар. Аның бер каты мәчет, кибет һәм мәдәни үзәк ролен үти. Татарлар мәхәлләгә теркәлгән. Милли салым (налог) дигән төшенчә яшәп килә. Әлеге акча дини вә милли эшләргә тотыла. Елга берничә мәртәбә татарларның уртак мәҗлесе, мили кичәләр уза, җәен балалар өчен лагерь оештырыла. Шул рәвешле Финляндия татарлары телне, динне саклап яши. 

Ә ни өчен шәһәр шартларында Русия татарлары мәхәллә оештыра алмый? Мисал өчен, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов тырышлыгы белән Чуашстанда авылларда татар-мөселман мәхәлләләре чынлап торып системага салына башлады. Әмма әлегә шәһәрләрдә чын мәхәлләләр юк. Дөрес, монысы да булыр. Шул ук Чуашстанда Шумерля дигән кечкенә шәһәрдә бу эш башланып ята. Шуны да әйтик, бу эшләрдә Финляндия татарлары мисалы үрнәк итеп алына. 

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики