«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Апрель » 24 » Түбән Вартада хиҗаплы кызларны мәктәпкә кертмиләр

 Түбән Вартада хиҗаплы кызларны мәктәпкә кертмиләр

Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Түбән Варта шәһәрендә яшәүче Таһирә һәм Айгунга хиҗап киеп укырга йөрүләрен тыйганнар. Алар шәһәрнең 15-нче мәктәбендә белем ала. Таһирә 11-нче, ә Айгун 6-нчы сыйныфта укый. 

"Правозащита” сәхифәсе хәбәр итүенчә, аларны 2012 елның гыйнвар аеннан мәктәпкә кертми башлаганнар. Кызлар инде икенче чирек укырга йөрми. Әти-әниләре мәктәп мөдиреннән язма рәвештә: "Нигә хиҗап кигән килеш укырга йөрергә ярамый башлады соң?”- дип сораган булган. Директор: "Яңа елдан соң мәктәп низамнамәсе үзгәрде, шуңа күрә хиҗап белән мәктәпкә килергә ярамый”, дип җавап биргән.

​​15-нче мәктәп мөдире Зинаида Ковригина Азатлык радиосына, сүз бөтенләй хиҗап турында бармый, укучыларның эчке кагыйдәләрне үтәве турында бара, дип аңлатты. "Бу кагыйдәләр 2009 елда кабул ителде һәм мәктәп идарәсе шурасы белән килешенде. Бу кагыйдәләр нигезендә, киемнең нинди булуы билгеләнә. Эшлекле кием кию таләпләре куелганда, бөтен төрле баш киемен кию тыела”, диде Ковригина.

Мәктәп мөдире кызлар дәресләргә йөрми дигән сүз дөреслеккә туры килми ди. Хәзер кызларга мәктәпкә хиҗап кияргә ярамаганлыгы турында аңлатуларын да әйтте.

Губернатор әлегә җавап бирмәгән

Таһирә һәм Айгунның әти-әниләре 20 еллап Түбән Вартада яши. Алар чыгышлары белән Кавказдан, ди шәһәрнең имам хатыйбы Марат хәзрәт Гыйлфанов. Кызлар Түбән Вартада туган. Таһирә белән Айгунга мәктәптә хиҗап киюны тыйгач, Марат хәзрәт шәһәрнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткән булган, мәсьәлә уңай якка чишелмәгән. Аннан ул шәһәр хакимияте белән сөйләшеп карамакчы булган, әмма барып чыкмаган.

"Кызларга хиҗап кияргә рөхсәт итмәгәч, мин шәһәр хакимиятендә эшләүче түрәләр белән очрашып карадым, әмма уртак тел таба алмадык. Аннары кызларның әти-әниләре төбәк губернаторы Наталья Комаровага хат язды, әлегә җавап килмәде”, ди Марат хәзрәт.

Мәгариф департаменты башлыгының кабул итү бүлмәсеннән Азатлык радиосына, ни өчен шалтыратуыбызны белгәч, аңлатмалар булмаячагына ишарәләп: "Түрәбез ялда, аның вазыйфаларын башкаручы Наталья Морозованың сезнең белән сөйләшергә вакыты булмас, бүген ул монда юк, иртәгә дә һәр минуты язылган”, дип әйттеләр.

Марат хәзрәт Гыйлфанов элегрәк тә шәһәрдәге кайбер мәктәпләрдә кызларның хиҗап киюләрен тыярга тырышу очракларының булганын әйтә. Мәктәп мөдирләре белән очрашып сөйләшкәч, барсы да уңай хәл ителә иде, ди ул.

Төбәк җитәкчелегенең мөселманнарга мөнәсәбәте суына

Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәк татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Таһир хәзрәт Саматов та мондый хәлләрнең Сургутта һәм башка шәһәрләрдә дә булгалап торуын әйтә. Моңа кадәр сөйләшүләр юлы белән чишелә торган булган ул. Саматов Түбән Вартадагы соңгы хәл белән таныш. Алар да, диния нәзарәте һәм мохтарият исеменнән, әлеге мәсьәләне уңай хәл итү үтенече белән, төбәкнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткәннәр.

​​"Түбән Вартада әлеге мәсьәләгә кискен килгәннәр, мин кызларны хәтта мәктәптән дә чыгарганнар икән, дип тә ишеттем. Канун нигезендә мәктәп җитәкчелегенең таләбе дөрес түгел. Без аны хәл итәргә тырышачакбыз, Алла бирсә”, диде Таһир хәзрәт.

Соңгы вакытта Саматов Ханты-Манси автоном бүлгесе хакимиятенең мөселманнарга салкын мөнәсәбәттә икәнлеге сизелеп торуын да әйтә.

Сургутның үзендә дә балалар соңгы вакытта дингә нык тартыла башлады, ди хәзрәт. Ислам дине нигезләрен өйрәтү өчен унлап төркем ачканнар. Шулай ук өч катлы мәдрәсә төзеп, анда да белем бирүне җайлап җибәрергә ниятлиләр. Әмма җитәкчелек аларның эшләрен хупламаган.

"Ханты-Манси, Ямал-Ненец һәм башка төбәкләргә руханилар әзерләү өчен мәдрәсә ачып җибәрергә уйлаган идек, әмма акчабыз юк. Мин төбәкнең яңа губернаторы Комарова белән сөйләшкән идем, ул: "Дин дәүләттән аерылган, без христианнарга да һәм сезгә дә ярдәм күрсәтмибез. Безнең балалар бакчалары, балалар йортлары һәм мәктәпләр төзисе бар”, дип коры гына итеп әйтеп куйды”, дип белдерде Таһир хәзрәт Саматов.

 

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики