«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Апрель » 20 » Коръән елы уңаеннан Коръән нәшер ителде

 Коръән елы уңаеннан Коръән нәшер ителде

19 апрельдә Татарстан Диния нәзарәте көче белән дөнья күргән Коръәни-Кәримнең "Казан басмасы” тәкъдир ителде.
 
Чарада Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Камил хәзрәт Сәмигуллин, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш катнашты.

Илдус хәзрәт: "Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителде. Ел башында бу уңайдан үткәреләчәк чаралар билгеләнде. Республика, Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар уздырылып килә. Коръән елы кысаларында алга куелган иң мөһим бурычларның берсе үтәлде - күптән түгел Диния нәзарәте тарафыннан "Казан басмасы”ның юбилей басмасы әзерләнде”, - диде. Мөфти "Казан басмасы” татарлар гына түгел, башка милләттән булган мөселманнар арасында да киң таралган булуын ассызыклады. "Ул җинел укыла һәм бик зур тарихи мирас булып саклана. Бу юлы без типографик хаталарны төзәтеп, төгәл итеп, аны халыкка курыкмыйча тәкъдим итәбез”, - диде ул.

Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин "Казан басмасы”ның Ислам дөнясында бик мәшхүр һәм аның шрифты да танылганны билгеләп үтте. "Казан басмасы” төрле илләрдә яшәүче мөселманнарның шәхси һәм дәүләт китапханәләрендә кадерләп саклана”, - диде ул.

Чарада катнашкан рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш та Коръәннең халык тарафыннан бик нык кадерләнүен әйтте. "80 елларда экспедицияләрдә йөргәндә әбиләр, бабайлар аны бик саклап кына тотканнарын күрдем. Безнең бабайлар эшләгән "Казан басмасы” шрифты нәсех стилендә язылган, тәҗвид кайгыйдәләре тиешле урынга куелган. Бу китапны бастыру халыкка зур бүләк, Аллаһы Тәгалә сүзләрен күңелләребезгә сеңдереп укыйк”, - диде ул.

Яңа басмада моңа кадәр типографиядә киткән 30 лап техник хата төзәтелгән. Аерым алганда, берничә урындагы кирәкмәгән нокталар алынган, саннар алыштырылган.

Коръәни-Кәримнең "Казан басмасы” 10 мең тираж белән дөнья күрде. Ул дини китап кибетләренә сатуга чыгарылды.
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики