«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Март » 28 » Әгъзам Шакиров: Эшләнгән эшләр күп, ә эшлиселәре тагы да күбрәк

 Әгъзам Шакиров: Эшләнгән эшләр күп, ә эшлиселәре тагы да күбрәк

Выступление  члена  Общественного  Совета  с. Токаево Комсомольского района  Чувашии  Агзама Шакирова  на  Сходе татарских сельских предпринимателей в  Казани. Агзам хаджи  в своем докладе  говорил о роли общественных советов, которые были организованы  Ферманом  Верховного муфтия России в 2007 году. В селе Токаево  Общественный Совет  является инициатором  многих социально-значимых проектов,  и они  усилиями  жителей села, местных предпринимателей и  при поддержке  местных органов власти успешно реализуются. 

Хөрмәтле милләттәшләр, дин кардәшләрем, әссәләму галейкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

 Чуашстанның Комсомол районаныда урнашкан Тукай авылы турында еш сөйләнелә, үрнәк итеп куела. Моның сәбәбе – авылыбызда бүгенге көндә барган яңарыш, күтәрелү. Әлеге яңарышның сәбәпләре берничә. Бүген шушы җыелышта мин авылыбздагы бу үзгәрешләр турында бераз сөйләп үтим. Алла теләсә, иртәгә Чуашстанга булачак сәфәребез барышында үз күзләрегез белән дә күрерсез.

 Башта авылыбыз белән бераз таныштырып үтим. Тукай Чуашстандагы Шыгырдан, Урмай авылларыннан кала, зурлыгы буенча өченче урында тора. Авылда 498 хуҗалыкта 1852 кеше яши. Авыл тырыш, эш сөючән халкы, үзенең сәүдәгә осталыгы, туган авылга булган мәхәббәте аркасында яшәп килә. Ул Урмай авылы белән бер администрациягә берләшкән. Үлүчеләргә караганда туучылар 3 мәртәбә күбрәк. Ел саен авылда уртача 35-45 бала дөньяга килә. Яшьләр авылда төпләнә. Шуңа күрә, авылыбыз зурая, үсә бара. Бер мәчет, бер мәдрәсә, ике ит эшкәртү, кирпеч сугу цехлары, 2 пилорама, 12 кибет, 5 ферма хуҗалыгы бар. Авылда йөздән артык рәсми рәвештә төркәлгән эшмәкәр. Шуларның күпчелеге ит бизнесы белән шөгылләнә.

Тукай ир-атларының күпчелеге җәй көнне читкә китеп эшли. Кышын башкалар да терлек сатып кәсеп итә. Әлбәттә, шәхси хуҗалыклар да яшәүнең күп өлешен тәэмин итә. Кыскасы халык үз көнен үзе күрә.

Авылда совет чорында төзелгән бер мәктәп бар, ул 140 балага исәпләнгән. Анда бүгенге көндә 300 бала укый. Садик юк, әмма мәхәллә дәүләт ярдәме белән садик тота. Башка дәүләт учрежденияләре юк.

 Шулай булуына карамастан, Тукай татар авыллары арасында әйдәп баручы салага әйләнде. Моның сәбәбе һәм сере дә гади булып чыкты. Эш шунда ки, татар милләтенең дә, авылының да, гаиләнең дә асылында иман һәм дин ята. Шушы хакыйкатьне бөтен тирәнлеге белән аңлагач, Тукайда яңарыш башланды.

 Һәр җирдәге кебек үк, авыл дәүләттән әллә ни ярдәм күрмәде. Авыл халкы: "Дәүләттән көтеп ятып булмый, үзебезгә тырышырга кирәк” дигән нәтиҗәгә килде. Һәм үз хисапларыннан юлларны тәртипкә китерә башлады. 2002 елда авылдашлар тырышлыгы белән авылга газ керде. Авыл халкы җиңел сулап куйды.

 2003 елдан Чуашстанда беренчеләрдән булып Тукайда 100 балага исәпләнгән җәйге мөселман лагере эшли башлады. 2006 нче елны яшь эшмәкәрләр ярдәме белән мәчетнең ике бүлмәсенә җылылык кертеп, ремонт ясадык, кирәк җиһазлар алынды. Шулай итеп, авылыбызда 2006 елның беренче октябреннән даими рәвештә мәдрәсә эшли башлады. Бүген анда 150 шәкерт белем ала.

 Мәдрәсәне аякка бастыру авылның актив яшьләренең беренче бергәләшеп башкарган иҗтимагый эше булды.

2007 елда Россия Баш мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин мәчетләр каршында общественный совет- иҗтимагый киңәшмәләр төзү турында карар чыгарды.

Тукай авылы мәхәлләсенең Иҗтимагый Киңәшмәсе шул вакытта Чувашстанда гына түгел Россиядә дә беренчеләрдән оештырдык. Анда авылның актив кешеләрен, депутатларны, авылдагы оешмаларның җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне берләштердек. Киңшмәнең фонды булдырылды. Иҗтимагый киңәшмә фондына күбрәк авылда ит, сөт җыеючылар, кибет тотучылар, фермерлар, оешма җитәкчеләре ярдәм итә.

 Хәзер кыскача гына авылда киңәшмә башкарган кайбер эшләргә тукталып үтик. Оешкан елны ук, мәчеткә янкорма иттереп тәһарәтханә бинасын төзеттек. Икенче елны, мәдрәсәгә копиталь ремонт ясаттык, авылыбзның күл буенда Тукай авылы паркын ясарга керештек. Анда меңәрләгән агач утыртып, тирә ягын чистартып, матур иттереп капка ясаттык. 2009 нчы елны Тукай авылына керә торган урында, авыл капкасы ясатып куйдырдык. Тагын бер зур эшебез авыл халыгына элеккеге колхоз җирләрен кайтарып бирү булды. Колхоз таралганнан бирле төрле кулларда булган колхоз җирләрен Иҗтимагый киңәшмә мәчеткә регистарция ясап, аны халыкка кайтарып бирде.

 Моннан тыш, Иҗтимагый киңәшмә күп төрле социал проектлар белән шөгылләнә. Мәктәптә яхшы укучы балаларга степендияләр, спорт ярышлары, авылдагы тулы булмаган гаиләләргә дини бәйрәмнәр уңаеннан матди ярдәм һәм бүләкләр, олыларны аерым, укытучыларын аерым, шәкертләребезне аерым Казан, Болгарларга сәяхәтләр һәм башкалар.

 Төп юнәлешебез, әлбәттә, авыл яшьләрен тәрбияләү. Мәдрәсәдә уку-укытуны җайга салдык. Моннан тыш, зурлап Мәүлид бәйрәмнәре, шәкертләр бәйрәме уздырабыз. Авылда садик булмаганлыктан, мәдрәсә бинасын көндезге якта садик итеп тотабыз. Анда, мәктәпкә әзерлек группасы шөгыльләнә. Ә төштән соң, мәдрәсә буларак эшли. Берничә группа булып, авыл халкы дин дәресләренә йөри. Балаларыбызның күбесе Коръән укый белә.

 Былтыр, авылыбызда яңа мәдрәсә бинасына нигез ташы кую тантанасы булды. Аның проекты эшләнелде, быел бинаны күтәрергә җыенабыз.

 2010 елдагы корылыкны күпләр хәтерлидер. Ул елда, коеларда сулар бетте. Мәхәллә мәчете халыкка ярдәмгә килде, тирән скважиналы кое ясатты, аны куллануга тапшырды.

 Бүгенге көндә авылыбызда мәктәп бинасын реконструкцияләү мәсәләсе тора, проекты эшләнде. Иҗтимагый киңәшмә моны төп эшләренең берсе итеп күрә. Авылда садик тезүне дәүләт програмамсына кертүгә ирештек. Быел, мәктәпкә төрәп садик бинасы төзелә башларга тиеш.

Мәхәлләнең " Нурлы иман” дигән газетасы һәм интернетта авылыбызның сайты бар.

 Тукай бүгенге көндә революциягә кадәр булган үзидарә системасы- мәхәллә төзү белән яши. Кайберәүләр мәхәлләне мәчет һәм шул мәчет тирәсендәге йорт-авыллар дип уйлый. Чынлыкта бу шулай. Әмма, мәхәллә ул мәчет кенә түгел, ә шушы җирлектәге халыкның мәдәни, социаль, рухи, мәгариф эшләрен җайлап алып барган һәм тулысынча дингә, милли мираска таянган яшәеш системасы. Бу тулы бер җәмгыяви институт.

 Авылдагы һәр эш, гамәл мәчет, андагы олылар белән киңәшләшеп, бер фикергә килеп эшләнелә. Шулай ук һәр эшебезне Чуашстан мөселманнары Диния нәзәрәте һәм милли мөхтәрият белән бергә башкарабыз.

 Иҗтимагый киңәшмә ай саен җыелыш уздыра. Анда теләгән һәр кем катнаша ала. Күптән түгел, мәхәлләнең җыенын уздырдык. Бар авыл кешеләрен бергә җыеп, алдагы планнарны билгеләдек. Халык шундый мәхәллә җыелышларын елга ике мәртәбә уздыру турында карар чыгарды. Әлеге җыелышта мәчет үз эшенә, Иҗтимагый киңәшмә үз эшенә, җирле үзидарә үз эшенә хисап бирде. Җыенны авыл имамы алып барды.

 Эшләнгән эшләр күп, ә эшлиселәре тагында күбрәк. Һәр эшебезне Аллаһ ризалыгы өчен ихлас күңелдән башкарабыз. Алла теләсә, аларны иртәгә үзегез дә күрерсез. Без үз чиратыбызда шуны тагын бер кат кабатлыйбыз: татар авылының язмышы ул шушындый иҗтимагый киңәшмәләр, мәхәллә аша хәл ителә. Предпринимательләр, эшмәкәрләр социаль җаваплылык тоеп, мөселманлыгын аңлап эш итсә, берләшсә күп эшләр эшләп була. Тукай моңа мисал. Шулай булганда, дәүләтнең дә төрле программаларына, бюджетка да кереп була. Мәхәлләне, иҗтимагый киңәшмәне җирле властька каршы куярга да кирекми. Ул хакимият белән бергә эшләгәндә генә эффектив була ала.

 Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Әссәләму галейкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

 

 

Добавил: redaktor | Рейтинг: 4.0/2 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики