2006
елда Чуашстанда оешкан «Мәүлит» ансамбле җирле мәхәлләләрдән тыш, махсус чакыру
белән Русиянең төрле төбәкләренә, аерым алганда, Чабаксарда, Дмитровград,
Самар, Ульян, Пензада гастрольләрдә булды. Шул уңайдан, Мәүлит бәйрәмнәре
оештыручыларының берсе - Чувашстанның «Гөлстан» мәдрәсәсе ректоры Наил
Җамалетдин «Татар заманы» сорауларын җавап бирде.
Т.З.: Наил хәзрәт, нәрсәдән һәм ни өчен оештырып
җибәрдегез?
Н.Җ.: Күп
кенә кешеләр халыкның гореф-гадәтләрен кирәкмәс әйбер дип тәкрарласалар да,
безгә гореф-гадәт милләтебезне туплап, яшәешебез баетып, рухландырып торырга да
гел ярдәм итеп килә. Һәрбер традиция тирән мәгьнәгә ия. Элек-электән
әби-бабаларыбыз рабигыйл әүвәл ае кергәч тә, тәмле тәгамнәрдән табын ясап,
имамнарны чакырып, мәүлид мөнәҗәтләре, салаватлар укый торган булганнар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) сөннәтенә күбрәк игьтибар биреп,үзебезнең аңа
мәхәббәтебезне арттырып, холкыбызны гүзәл иттерү максат булган.
Моннан 6 ел элек мәхәлләләр каршындагы мәктәп укытучылары
белән бер мәҗлестә балаларны Мәүлиткә әзерлик дигән тәкъдим белән чыктык.
Халыкны тупларга да, үзләренә дә файдалып булыр, дигән бер фикергә килдек.
Беренче ел – 2006 елда бик матур үтте бу бәйрәм. Балалар беренче тапкыр сәхнәгә
менде. Һәр мәхәллә каршындагы мәктәпләрдә укучы балалар үз мәхәлләләрендә
Мәүлит үткәрә башлады. Имамнар, аксакаллар, мөфти хәзрәтләре бу эшне бик
хупладылар.
Икенче елны без
«Мәүлит»не бераз үзгәрттек, тема ягыннан да, осталык ягыннан да. Шуннан безне
күреп, төрле төбкләрдән чакыра башладылар.
Ел саен маршрутыбыз күбәя, баей бара, Аллаһыга шөкер.
Кайберләренә бара да алмыйбыз, бер көнгә берничә җиргә чакыру да була. Менә
артистлар гастрольга чыгалар, әмма барасы урынын үзләре сайлап, алдан сөйләшеп,
теләк белдереп куялар. Безне, киресенчә, үзләре чакыралар. Чөнки балаларның
чыгышлары көчле, ихласлы, самимиле.
Т.З.: Ә ни өчен балалар белән оештырдыгыз бу төркемне?
Н.Җ.: Безнең
Чуашстан Диния нәзарәтенең төп максатларының берсе – балалар, яшь буын белән
эшләү. Аларга үзебезнең гореф-гадәтләрне, Әхле-сөннә-вәлҗәмәгать булып, хәнәфи
мәзһәбен белеп үссен дип эшлибез.
Аннары бу күренешләрне башка бер җирдә күреп булмый. ТВда да,
интернетта да бу балаларның ихлас тамаша куюларын табып булмый.
Т.З.: Сез җирле мәхәлләләрдә Мәүлит үткәрмичә, чир
төбәкләргә чыкмыйсыз. Башта үземнеке, аннан күршенеке. Аңлавымча, «Мәүлит»
төркеме ел саен аерым темага багышлап бәйрәм үткәрә.
Н.Җ.: Һәрбер
елда мәүлитнең темасы яңарып килде. Без йә берәр сүрәне, йәки берәр хәдисне
алып, шул темага багышлый идек. Быел, мәсәлән, гаилә темасына багышладык. Узган
ел уку, белем мәсьәләсенә кагылды, аңа кадәр «Без — Мөхәммәт өммәте» дигән
шигарь астында үтте.
Безне төрле җирләргә чакыра башладылар, иң элек без үз
авылларыбызда үткәрсәк, аннан шәһәрләргә дә чыга башладык. Шәһәрләрдә җыелган
халык, кунаклар безне башка җирләргә дә чакыра башлады.
Т.З.: Әбиләр бүген дә өйләрдә үткәрәме?
Н.Җ.: Әйе,
бүген дә әбиләр үткәрә. Әбиләр имамны чакыралар, үзем дә баргаладым. Әбиләр
табын ясап, иске китаплардан мөнәҗәтләр, салаватлар әйтә. Пәйгамбәребезгә
мәхәббәт, күркәм гадәтләребез һаман да дәвам итеп бара.
Т.З.:
Күп кенә төбәкләрдә Мәүлиткә каршы чыгучылар шактый. Сездә андый көчләр
күренәме?
Н.Җ.: Аллаһыга
шөкер, электән бездә традиция көчле иде. Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка, башка
имамнарга рәхмәтлебез. Андый берән-сәрән элегрәк күренгән булса, аларның
турышлыгы белән бар да артта калды. Бүген безнең җәмгыятьтә андый таркатырлык
көчләрнең барлыкка килүенә җирлек юк.
Т.З.: Гастрольләр турында да сөйләп үтсәгез иде.
Н.Җ.: Әүвәл
Мәүлит Чуашстанның 40 мәхәлләсендә үтте. Нәзарәтнең "Мәүлит” исемле төркеме –
элиталы төркем булып китте. 30лап бала бүген шәһәрләргә йөри. Шомардылар. Ә
авылларда 40лап бала үзләре оештырып йөри.
Әлбәттә, һәр елны без Чабаксар шәһәрендә мәдәният министрлыгы
белән берлектә академик залларда Мәүлит оештырабыз. Боларны һәммәсе хуплый.
Шулай ук Яңа Чабаксарда, Шумерля, Канашта үтте. Быел без төбәкләргә дә чыга
башладык. Дмитровград, Ульяновск, Самар, Пензаның Кузнецк шәһәренә
чыктык. Узган ел Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында, Казанда булдык. Быел
Яр Чаллыга, Дмитровградка кергән районнарга чакырганнар иде. Әмма безнең тыгыз
графика белән анда бара алмый калдык.
Мәүлит белән без әниләр көненә багышланган бер тамаша
үткәрергә исәплибез. Пәйгамбәребез әйткән кебек, җәннәт аналарның аяк астында.
Якын киләчәктә шул програмны тәкъдим итәчебез. http://www.tatartime.com/
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |
|