«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Февраль » 24 » Поздравление муфтия в связи избранием Пахалова К. З. председателем НКАТ ЧР

 Поздравление муфтия в связи избранием Пахалова К. З. председателем НКАТ ЧР

Хөрмәтле Кыям әфәнде Пахалов

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аңа багълы булган мәхәлләләр исеменнән Сезне Чуашстан татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе булып сайлануыгыз белән чын ихласылык белән котлыйбыз.

Аллаһы Тәгаләгә мең шөкерләр булсын, Чуашстандагы татар-мөселманнар, үзләренең тырышлыгы, дәүләтнең ышанычы белән, әлегә кадәр матур тормыш корып килделәр. Бу җирлектәге милләттәшләребез, бар татар дөньясына үрнәк булып тордылар. Әлеге казанышларның асылында күп төрле факторлар ятты.

Шуларның төп асылы – ул дин булды. Халкыбыз нинди генә авыр заманнарда да диннән бизмәде, киресенчә, динебезнең йола-гадәтләренә береккән милли традицияләрне саклап һәм үстереп барды. Халкыбыз мәчет-мәхәллә тирәсендә тормышларын көйләп, ана телен, гадәт-йоласын саклады.

Республикадагы татарлар уңышының тагын бер сәбәбе ул - лидерларыбыз булды. Татар милли хәрәкәте гел лидер- әйдәманнардан уңып торды. Фәрит Гыйбатдинов, Рәшит Сәнҗәпов, Рамик Гаделҗановлар милли бердәмлекне алга куеп, фидаиләрәчә милләткә хезмәт итеп килделәр. Диния нәзарәте һәм татар мохтәрияте иңне-иңгә куеп, бер сүз, бер көч булып милли яшәешебезне торгызырга омтылды.

Хөрмәтле Кыям әфәнде, сез, мохтәриятнең яңа рәисе буларак, шушы факторларны истә тотып,  милли яңарыш, милли тормышны көйләү өстендә, җиң сызганып тагы да нык эшләр башкарырсыз дип өмет итәбез.

Чуашстандагы татар милли хәрәкәте өчен Сез яңа кеше түгел. Әлегә кадәр дә, дин һәм милләт эшләрендә Сез иң актив ярдәмчеләребез, таянычыбыз идегез. Моннан тыш, үз хәләл кәсебегез белән тапкан малларыгызны даими милләт юлына сарыф итеп тордыгыз. Күршеләребез чуашлар игътибарына татар классигы Габдулла Тукайның шигырьләр мәҗмугасын тәрҗемә иттереп, бастырып чыгаруыгыз гына да, ни кадәр Сезнең фидакәр икәнлегегезне күрсәтә. Мондый адымнарыгызны тагы да санап китеп булыр иде.

Инде, татар милли-мәдәни мохтәриятенең рәисе булып сайлангач та, беренче программ юнәлешегезне дә ачык итеп белдердегез. Ул - шәһәрләрдәге милли тормышыбызны көйләү. Чуашстан Диния нәзарәте дә, әлеге юнәлештә аерым бер программ эстендә эшләгәндә, милли мохтәрият рәисеннән дә шундый программ юнәлеш  яңгырау – безнең өчен икеләтә шатлыклы булды.

Киләчәктә дә, шушы һәм башка эшләрдә уртак фикердә, Сезгә кадәр мохтәриятне җиткәләгән кадерле кардәшләребез белән бер сафта булып,  милли һәм дини яңарышыбыз юлында бергә-бергә  матур-матур гамәлләр кылырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Тагын бер кат, шушы яңа вазыйфагыз белән Сезне котлыйбыз һәм саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән хәерле гамәлләр кылуыбызны һәрбарчабызга телибез.

 

Мәскәү, Русиянең Үзәк өлеше,

Чуашстан мөселманнары

Диния нәзарәте рәисе,

 Русия Иҗтимагый палатасы әгзасы,

Мөфти                                                   Албир хәзрәт Крганов

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики