Хәзер без Мәскәүнең төрле районнарына мең ярым, ике мең кеше сыя торган мәчетләр
кирәк дисәк, унны төзергә кирәк. Бу мәсьәлә белән таныш кеше яхшы аңлый, аны
тиз арада гына эшләп булмый. Шуңа күрә без башка төрле юлын тәкъдим итәргә булдык.
Беренчедән, без спорткомплексларында һәм шундый башка зур урыннарда гает намазларын
укуны башлап җибәрдек. Без аны тагын да җәелдерергә тырышачакбыз. Бу тәҗрибәне Петербур
мөфтияте дә кабул иткән. Җәгъфәр хәзрәт безгә 7 февраль көнне булган пленум вакытында
ул хакта сөйләде.
Җомга намазларын халык урамда укымасын өчен 15-20 мең кеше сыйдыра торган мәчет
булырга тиеш. Бу көн үзәгендә торган иң зур мәсьәлә. Без аның исемен үзебезчә Үзәк
Мәркәз мәчет дип куйдык. Атамасы башка төрле булырга да мөмкин. Мәскәүнең үзәгендә
булмаса да, ул метро һәм машина юллары белән килергә уңай булган урында булырга
тиеш. Аның комплекс сымаграк итеп күзаллыйбыз. Аның янында ярдәмчел биналары да
булырга тиеш. Тынычлык урамында әрмәннәр төзи торган гыйбадәтханә дә кечкенә түгел.
500 меңләп әрмәнгә әнә ничек матур итеп төзиләр. Безнең мәчет Мәскәүдә яшәгән халыкка
да мәшәкать китерми торган, машиналар куярга да уңай булырга тиеш. Төзегәннән соң
да анда килүчеләргә да кулайсыз булырга тиеш түгел ул. Мин Собянин белән очрашканда,
беренче чиратта, менә шундый Мәркәз мәчете төзелсә иде дигән мөрәҗәгать белән чыктым.
Уйлавымча, җитәкчелек бу мәсьәләне аңлый.
Безнең Үзәк диния идарәсе бу эшчәнлекне дәвам итеп барды. Безнең беренче мөфти Мөхәммәдҗан
Хөсәенов та Мәскәүдә 1805 елда губернаторлар белән мәчетләр салу турында аңлашулар
төзеп йөргәнлеген дә искә төшереп, Собянин белән бу эшнең кирәклеге турында аңлаштык.
Икенчедән, бу мәчетләр белән генә калырга түгел, Тынычлык урамында да мәчет төзергә
кирәк. Ул урын буш калырга тиеш түгел. Тынычлык урамында мәчет төзелсә дә, Мәскәүдәге
меңләгән кешеләр алдында торган проблемны чишә алмый. Мәчетләр төзү һичшиксез кирәк.
Киләчәктә мөселманнар күп булып яшәгән кайсы урыннарда мәчетләр кирәклеген ачыклап,
Мәскәү җитәкчелеге белән аңлашып, биш еллыкмы, әллә ун еллыкмы програм төзергә кирәк
дигән үз тәкъдимнәремне дә җиткердем.
– Собянин Төмән өлкәсе губернаторы булып эшләгәндә мәчетләр төзүгә
һәм мөселманнарга карата алай ук артык җылы караш күрсәтмәде. Мәскәү мэры булгач,
мөселманнарга карашы үзгәргән дип әйтергә буламы, әллә сайлау алдыннан түрәләрнең
әз генә "дилбегәне бушатып" җибәрүеме бу?
– Мин бит пәйгамбәр түгел, бөтенесен дә белеп бетерә алмыйм. Без хәлебездән килгәнне
аңлатып бирергә тырыштык. Мөселманнарның фикерен, үзебезнең тәкъдимнәрне җиткердек.
Ул тәкъдимнәребезнең реаль икәнлеген һәм теләкләребезнең адекват икәнлеген күрде.
Сөйләшү вакытында мин аны аңладым.
Элекке хезмәтенә килгәндә, мин аңа бәя бирә алмыйм. Белүемчә, Төмән өлкәсендә дә
дини идарәләр арасында да бердәмлек бик үк нык түгел. Үз вакытында анда да үзара
аңлашмаулар, ямьсез хәлләр дә бар иде. Монда аның губернатор булып эшләвендә генә
түгел, ә үзебезнең мөселман дини оешмалары да аңлашып җитәкчелек алдында мәсьәләне,
мантыйк ягыннан да үлчәүле итеп, бердәм булып җиткерә алмауларыннан да килгәндер.
Аның бит ул ягы да бар. Без өстебездән төшереп кемгәдер сылтыйбыз, әмма үз ягыбызда
да хаталарыбыз күп. Аның ул ягын да күрә белү кирәк.