«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2012 » Февраль » 9 » Самар мәчетендә Мәүлид бәйрәмен билгеләделәр

 Самар мәчетендә Мәүлид бәйрәмен билгеләделәр

    Самар төбәгендә Мәүлид аена багышлап күп чаралар уздырыла. Ләкин дә Җәмигъ мәчетендә уздырылганы тантананың иң зурысы булды дип әйтеп була. Якшәмбе көнне халык Җәмигъ мәчетенә агылды.

     Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең туган көненә багышланган бәйрәмгә Самар шәкертләреннән тыш, Иске Ярмәк, Оренбур, Октябрьски, Шыгырдан, Уфадан шәкертләр килде. Олуг дини бәйрәмне Самар мәдрәсәсе ректоры Али Сөләйманов алып барды. Өч сәгатькә сузылган тамашаны Али әфәнде бер сулышта, тигез, югары һөнәрмәндләр биеклегендә җиңел алып барды. Аның йомшак бәрхет тавышы залдагыларны татар сөйләменең матурлыгына игътибар итәргә мәҗбүр итте.

​​    Самар Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин Мөхәммәд пәйгамбәребезнең тарихына тукталып тыңлаучыларның тарихи офыгын киңәйтте. Хәзрәттән соң "Нур” мәдрәсәсенең шәкертләре егетләрчә мөнәҗәт көйләп күрсәттеләр. Тигез тембр, нотаны дөрес тотулары, кыяфәтләрендәге югары сәхнә культурасы – болар барчасы да йөрәк түрендәге иң нечкә хисләрне уятып динебез исламга олуг мәхәббәт тойгылары уяттылар.
      Шунысы куанычлы булды, төрле җирләрдән килсәләр дә, програмда кабатлану, бертөрлелек күзәтелмәде. Әгәр дә һәр мәдрәсә егетләрне алып килсә, шыгырданнар һич көтелмәгән чыгышлар тәкъдим иттеләр.

​​    Беренчедән, санап бетергесез балалар саны. Икенчедән, кызларның күплеге. Өченчедән, жанр төрлелеге. Шыгырданнар без көткән калыпны боздылар. Егетләрнең ирләрчә матурлыгы. Башка шундый уй да килде - Чуашстанда тикмәгә генә мәчетләрне борынгы болгар архитектурасы белән салмыйлар икән бит. Анда егетләр дә чын болгар канының дәвамчылары.
    Ә кызлар!  Андагы инсафлылык. Андагы самимилек. Һәр баланың йөзендә иман нуры. Балалар микрофон белән бик оста эшлиләр һәм һәрберсе профессионал тамаша алып баручы биеклегендә. Дүрт яшьлек Айсылу сәхнәдә үзен хуҗабикә итеп хис итә. Оялу, читенсенүнең эзе дә юк. Әйтерсең лә, дүрт яшьлек остабикә. Хәдис таләпләрен мини спектакльга әйләндергәннәр. Кыз балаларның киемнәре үзенә бер могҗиза. Андагы төрлелек, андагы затлылык. Кечкенә генә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
    Чуашстаннан килгән балаларның тел байлыгына аеруча игътибар итәсе килә. Яраталар татар телебезне. Җелегенә төшеп сөйләшәләр. Рәхмәт әти-әниләренә. Рәхмәт укытучы абый-апаларына.
     Самар Җәмигъ мәчете моның кадәр төрле вәгазьне беренче мәртәбә ишетте.

Шамил Баһаутдин

 Азатлык радиосы

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики