Руслан, чуаш милләтеннән булганнар арасында да мөселманнар бар, әмма алар аны сиздермәскә тырыша, яшерәләр, дип әйтә. Алар ике, өч меңләп булырга мөмкин, дип тә өстәп куя ул. Руслан үзенең ислам юлында булуын һәм Коръәнне тәрҗемә итүен яшерми. Инде бу зур эшен төгәлләргә дә җыена. Караламасын эшләп бетергәннәр, аның яртысыннан күбрәге редакцияләнгән. Шушы бер ай эчендә тәрҗемәнең бер өлеше дөнья күрәчәк. Акча табылса, ел ахырына кадәр тулысынча чыгарырга да исәпләре бар. Бу изге эшне чуашча яхшы белгән татар картлары, Чуашстан диния идарәсе вәкилләре һәм тәрҗемәдә итүче чуаш филологлары хуплаган. Каршылар да җитәрлек икән.
«Күпләр чуаш телендә мөселман китаплары булуын теләми. Моңа каршы булганнар бик күп. Сәбәпләре күптөрле аның. Берәүләр исламның таралуын теләми, бу хәл аларга ошамый, шуңа күрә каршы тормакчы булалар.
Чуашлар арасында үз вакытында мөселманнар да булган. Вакытлар узгач, алар татарлашкан, татар теленә күчкән. Кайберәүләр тагын шундый ук хәл булырга мөмкин дип курка, мөгаен», ди Сәйфетдинов.
Чуаш дәүләт университетының журналистика факультетын бетергәч, Сәйфетдинов бер газет белән хезмәттәшлек иткән. Анда ул мөселман сәхифәсе алып барган. Хакимияткә чакырып, «нигә син ул сәхифәне алып барасың?» дип кисәтүчеләр дә булган. Чуаш телендәге Коръәнгә килгәндә дә, югарыда утыручы түрәләрнең берсе кайчан да булса үзенә чакырып, нигә тәрҗемә итәсең, дип шелтә белдерү мөмкинлеген дә кире какмый ул.