«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Ноябрь » 9 » Зарланудан ни файда?

 Зарланудан ни файда?

Абруйлы милли оешмалар, билгеле зыялылыр милли инкыйразга уфтанганда, кайбер төбәкләрдә яшәүче татарлар дәртләнеп эшли, киләчәккә өмет белән карый. Бу сөйләшү Чуашстанның Шыгырдан авылында үткән фәнни конференция һәм икътисади форум вакытында язып алынды.


Римзил Вәли. Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Х корылтаенда төшенке рухтагы фикерләр яңгырады.

"Соңгы ике дистә елда милләт гел чигенүдә булды. Хәзер тел югалту, яшәү рәвешен югалтуда соңгы чиккә килеп җиттек. Федераль үзәк яки тормыш агымы шундый шартлар тудыра, бик күп нәрсә эшләнми. Бик кирәк әйберләр гамәлгә куелмый...”, диелде. 
Безнең милли, дини тормыш агымында без әле кая барабыз, өмет бармы? Шул турыда аналитик әңгәмәдә Чуашстан республикасының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир Крганов, Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чабаксар мәчет-мәхәлләсе рәисе, эшкуар-төзүче Хәйдәр Сафиуллин катнаша.

Хөрмәтле мөфти хәзрәт, сезнең карашка бүгенге милли, дини тормышта без әле кая таба барабыз? Без әле нинди хәлдә?

Әлбир Крганов. Мөселман кешесе беркайчан да төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Коръәндә дә, Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл итегез, Аллаһ тәгаләгә тәвәккәл итсәгез, Аның җитәкче булуы җитә, дип әйтелгән. Безнең бабаларыбыз да шулай яшәгән. Авыр сынаулар килгән чорда да алар төшенкелеккә бирелмәгән, сынмаган. Милләткә, дингә файда күрсәтер өчен юллар эзләгәннәр һәм тапканнар.

Диссертация язган вакытта башта проблема куярга кирәк бит, аннары аның чишелешен күрсәтәләр. Элеккеге замандагы зыялылар да шулайрак эшләргә тырышкандыр.

Безнең бурыч – урынына һәм вакытына карап, мәсьәләнең уңайлы бер чишелеш юлын табарга тырышу. Шуны без күрә белергә тиеш. Дөнья алга таба бара. Хәзер глобализация дә, чикләр юылу да бара. Кеше бер авылда капланып ята торган заман түгел. Тарихыбызга игътибар да азаеп бара.

Римзил Вәли. Федераль үзәкнең мәктәп мәсьәләсендәге кануннары, 309нчы канун. Күп кенә төбәкләрдә я мәчет булмый, я мәчеткә җир бирелми, җир бирелсә, аның акчасы, я мөселманнары, төзүчеләре дә табылмый. Соңгы 15-20 елда шундый хәлләр күз алдыгызда. Мөселман өммәте һәм милләттәшләребез сез әйтә башлаган глобализациягә һәм башка афәтләргә ничек каршы тора?

Әлбир Крганов. Элекке патша заманында да имамнарыбыз рус телен белергә тиеш булган. Ләкин шулай булуына карамастан алар бит мәдрәсәләрдә төрле фәннәр укыганнар, дини яктан нык торганнар бит.

Дөрес, хәзер дә мәчетләрдә җир белән проблемалар бар. Без аларны карыйбыз. Бу җитәкчеләрнең проблемалары гына түгел. Милли, дини оешмаларның үзләренең дә актив эшләүләреннән килә. Аларның лидерлары уртак тел таба белүләреннән килә.

Римзил Вәли. Чуашстанда, аерым алганда Шыгырданда барган милли һәм дини тормышка күз салсак...
​​
Әлбир Крганов. Яңа Чабаксар шәһәрендә мәчеткә җир биргәнне алты ел көттек. Ләкин урамнарга митинглар белән чыгып, милләтләр арасында суыклык тудырмадык. Сабыр иттек, намаз укый торган йорт булдырып, анда дога кылдык. Хәзер җир бирелде, мәчет төзелә.

"Гөлстан” мәдрәсәсен оештырдык. Анда тикшерүләр килә башлады. Прокуратурадан, дәүләтнең башка органнардан килә башладылар. Шуннан безнең мәдрәсәне алып барырга профессиональ дәрәҗәбез җитмәгәнен аңладык. Мәктәптә эшләгән директорны монда мөдир итеп алдык. Аның тәҗрибәсе зур иде.

Әлбир Крганов
​​Дәүләт органнары тикшерергә тиеш инде. Мәдрәсәнең документлары тәртиптә булса, бер нинди проблема да юк. Кайбер җитәкчеләр проблеманы чишмичә, куркып кала.

Без – Чуашстандагы татар-мөселманнарның Аллаһыдан башка таяныр ноктасы юк. Шуңа күрә, тәвәккәлләп, үзебез эшләргә тырышабыз. Аллага шөкер, 40тан артык мәчетебез, алар каршында мәктәпләребез эшләп килә. Дини оешмалар милли оешмалар белән эшчәнлекне бергә алып бара. Ай саен, атна саен зур-зур чаралар уза. Һәрбер мәхәлләдә ниндидер эш бара.

Матбугатта сөйләнгән яки сез күргән Чуашстан татарлары тормышы артында көндәлек эшчәнлек тора. Балалар белән эшләү, яшьләр белән, укытучысы белән, укучысы белән. Эшнең төрле юнәлешләре бар: спорты да, концерты да, конференциясе дә, укытуы да.

Без инде, "Гөлстан” мәдрәсәсен Чуашстан татарларының милли һәм дини методик үзәге дәрәҗәсенә күтәрдек. Системалы эшләүгә күнегергә кирәк. Бер система булдырдык, инкыйлабка кадәрге татар-мөселман тормышын хәтерләтә. Кайбер мәхәлләләр, кануни юл белән, барлык авыл-колхоз җирләрен мәхәлләнеке итеп, халыкка гадел итеп бүлеп бирде.

Кабатлап әйтәм, без системалы итеп, һәркөн милли-дини яңарыш өстендә эшләмәсәк, ә искә төшкәндә бер чара гына ясап куйсак, моның эффекты булмый. Тарихны белеп, сәясәтне аңлап, тамырларга таянып яшәргә кирәк. Шунда үсеш була. Аллага шөкер, Чуашстандагы татар-мөселман тормышы моңа мисал вә үрнәк булып тора ала.

Римзил Вәли. Җәлил хәзрәт, сез – Балтач районында торып, Татарстанның Диния нәзарәтендә Баш казый. Без Шыгырданга карыйбыз, элекке Болгардагы кебек мәчет төзеп куйганнар. Форумнар үткәрәләр һәм ярты Русиядән кешеләр җыеп, акыл өйрәтеп җибәрә дә башладылар.

Җәлил Фазлыев. Әлбир хәзрәткә 35 яшь булса да, аның эшчәнлек нәтиҗәләре күренә. Гадәттә ничек була? Мәчетне төзеп куябыз да, аның мөселманнары булмый...

Римзил Вәли. Кайвакыт җомга намазына сигез кеше килсә, шатланалар.

Җәлил Фазлыев. Мәчет тә бар, имам да бар, нишләп эш бармый? Мин үзем 22 ел эшлим, бу эшнең үз кыенлыклары бар инде.

Римзил Вәли. Гомумән алганда, безнең минус яки плюс яклар күбрәкме? ТИҮ корылтаенда ясалган чыгышлардан, минус яклар – туксан процент, дигән нәтиҗә ясарга була иде.

Җәлил Фазлыев
​​Җәлил Фазлыев. Мин үзем болай дип әйтмәс идем. Мисал өчен эчүчелекне генә алыйк. Ул бит бик күпкә кимеде.

Римзил Вәли. Урам тулы лареклар, газет урынына тәмәке белән аракы саталар.

Җәлил Фазлыев. Мин шәһәр өчен әйтә алмыйм, мин авылда яшим. Элек өй саен эчүче мәҗлесләр иде, аракылы туйлар иде, урам тулы исерек аунап ята иде. Андый әйберләр бик күп иде. Хәзер аракылы туйда да аракы эчүче юк.

Римзил Вәли. Кайбер төбәкләрдә ураза ае үтә, сату бер шешәгә дә кимемәгән була.

Җәлил Фазлыев. Ул гомумән алганда кимеде. Безгә бүген бар, иртәгә нәтиҗәсе кирәк. Йөз елга уртача дүрт буын алышына. Димәк, дүрт буында кеше тәртипкә килә ала, дүрт буында тәртиптән китә ала.

Безнең әби-бабайлар намаз укучылар иде. Безнең әти-әниләр намаз укымаучыларның беренче буыны. Алар 25% шайтаннар. Без 50% шайтаннар. Әгәр болай дәвам итсә, безнең балалар 75% шайтаннар. Буын саен без динилекне 25 процентка югалтып барабыз. Безнең оныклар 100% шайтан булалар. Без аларны 75% дәрәҗәдә саклап кала алсак, артка китмәүдә дә алга китеш бар бит.

Икенчедән, әлбәттә, без теләмәгән кануннар да кабул ителә, түрәләр эшләми, дип тә зарланабыз бит. Безнең дә Аллаһы Тәгалә алдында вазифаларыбыз бар. Намазыбыз бар, уразабыз бар.

Хәзер ничә процент кеше намаз укый? Без вазифаларыбызны үтәмәгәч, Аллаһ Тәгалә безгә вазифасын үтәми торган түрәләрне ирекле итеп куя. Үзебезгә тырышырга кирәк, кемнедер хурлап, кемнедер сүгеп, аның белән нәтиҗә ясап булмый.

Хәйдәр Сәфиуллин. Үзегез нинди булсагыз, хуҗаларыгыз шундый була, чиләгенә күрә капкачы дигән суз була инде.

Җәлил Фазлыев. Безгә төзәлергә бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Римзил Вәли. Глобализация, шовинистик даирәләрнең хакимияттә яхшы гына утыруы, җирле органнарда да имансызлык булган шартларда да ниндидер уңышларга ирешкән кешеләр утыра бүген биредә.

Җәлил Фазлыев. Мин 70нче елларда гарәп хәрефләре танырга өйрәндем, комсомолга яңа кергән вакыт. Бабай үлгәч, кырыгына кадәр зиратына барып, Коръән укыдым. Ул вакытта дини мәсьәләләр күпкә яманрак иде, аның турында әйтергә дә ярамый иде.

Римзил Вәли. Чабаксар мәчет-мәхәлләсе рәисе, эшкуар-төзүче Хәйдәр әфәнде, проект-гамәлләрне кул белән эшләргә, акча табып китерергә кирәк бит. Хөрмәтле казый, хөрмәтле мөфти фәлсәфи һәм дини яктан әйтеп бирделәр, ә практик яктан сезнең тормышта ничек күренә бүгенге хәлнең динамикасы, кайсы якка тәгәрибез, нинди уңышлар, җиңүләр? Сез соңгы 15 елда күпмегә җиңдегез?

Хәйдәр Сәфиуллин. Мин алга барганны гына күрәм, негативны күрмәскә тырышам. Җәлил хәзрәт авылына барып эшләп йөрергә туры килде, түбәтәй киеп йөргән малайлар, позитив үзгәрешләр күп.

Римзил Вәли. Авылларда балалар русча сөйләшәме? Мәктәптә татарча, "В контакте”да русча сөйләшәләр. Казыйның авылында бу мәсьәлә ничек?

Хәйдәр Сәфиуллин. Мин үзем мишәр булганга, әдәби телдә сөйләшмим. Шуңа күрә мине укучылар да, укытучылар да гел төзәтеп тора. Менә бу 2-3 көндә генә дә Җәлил хәзрәттән күп нәрсәгә өйрәндем.

Әлбир Крганов. Сез аракы турында әйткән идегез, менә Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларын карыйм, эчкечелек күпкә кимегән. Яшьләрнең эчмәгәнлегенә икътисад та сәбәптер, барысы да сәүдә итәләр, машинада йөрергә кирәк, эчеп рульгә утырсаң, праваңны алалар, ә гаиләне ашатырга кирәк.

Римзил Вәли. Кечкенә авылда да аракы сатучы дүртешәр кибет була иде.

Хәйдәр Сәфиуллин
​​Хәйдәр Сәфиуллин. Хәзер кимеп бара, мөрәҗәгатьләр күп булды, шәхси сәүдәгәрләр дә кибетләреннән аракыларын алдылар.

Римзил Вәли. Мөрәҗәгать иткәнгә алдылармы?

Хәйдәр Сәфиуллин. Әйе, халык үзе сорады. Күпләр аракыларын алдылар.

Җәлил Фазлыев. Авыл кибетендә аракы сатыла дигән сүз эчкечелек бар дигән сүз түгел бит. 1985 елда партия бетереп карады бит, бер җирдә дә аракы сатылмады. Партия бетерде дип, эчкечелек бетмәде, халык самогон ясарга өйрәнде. Хикмәт аракыны бетерүдә түгел, аны кулланучыны бетерүдә. Алучы булмаса, сату үзеннән-үзе туктый.

Римзил Вәли. Аның социаль сәбәпләре була. Эш юк дип әйтәләр, шуңа күрә кеше авылдан китә. Яшьләр киткәч, бала юк. Бала булмагач, мәктәп ябыла.

Хәйдәр Сәфиуллин. Эш беркайчан да беткәне юк, эштән ялкаулану бар.

Римзил Вәли. Сезнең төзелешкә технадзор бәйләнә, фәлән түрә ришвәт сорый һәм эш юк. Кибеткә барып, саласы килеп торган чаклар булмадымы?

Хәйдәр Сәфиуллин. Юк, андый чаклар булмады. Миңа эшләргә киләләр, аларның беренче сораулары: күпме түлисең? Институтны бетерәләр дә, эшкә киләләр. Эшне эзләргә кирәк.

Шыгырданда кырыгар баш терлек асраучылар бар. Шул ук вакытта тәмәке тартып, гайбәт чәйнәп йөргән ирләр дә бар.

Римзил Вәли. Иң зур әшәкелек җиңел юл белән акча эшләү теләгеннән киләдер...

Хәйдәр Сәфиуллин. Күптән түгел түгәрәк өстәлдә шундый сүзләр яңгырады: безнең дини лидерларда да күп проблемалар бар. Кайберәүләр дини эшләрне үз гаиләләренә акча эшләү ысулына әйләндерде.

Әлбир Крганов. Иң беренче безгә бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Бөтен эшебез кемнәндер зарлануга һәм гаепле кеше эзләүгә кайтып килә. Син дин эшләрен җитәкләгәнсең икән, синең дини мәнфәгать үз мәнфәгатеңнән өстен булырга тиеш.

Әгәр дә син милли хәрәкәттә җитәкче икәнсең, шулай ук милли мәнфәгать үз мәнфәгатеңнән өстен булырга тиеш. Бүген кемнедер гаепләргә җиңелдер. Үз балаң татарча сөйләшмәсә, синең милләт дип кычкыруыңнан ни файда?
azatliq.org


Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики