«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Ноябрь » 8 » ШЫГЫРДАН МӘХӘЛЛӘНЕ ИКЪТИСАД БЕЛӘН НЫГЫТА

 ШЫГЫРДАН МӘХӘЛЛӘНЕ ИКЪТИСАД БЕЛӘН НЫГЫТА

Чуашстанның авылында 26-27 октябрьдә үткән« укулары» фәнни-гамәли конференция һәм « диалогы» төбәкара икътисад форумы Шыгырдан

ның Русиядә бөтен татар авыллары өчен үрнәк булуын күрсәтте.

Сигезенче тапкыр үткәрелүче «Шыгырдан укулары»ның быелгысы «Идел буенда : тарих, , мәдәният һәм бүгенге көн» темасына багышланды. Бу чарада хөкүмәте вәкилләре, министрлар, район башлыклары катнашып, тулысынча диярлек рәсми сүз, толерантлык хакында сөйләнсә дә, җыенга килгән төбәк мөфтиләре, Татарстан вәкилләре, галимнәр катнашуы – «Шыгырдан укулары»ның чын асыл мәгънәсен, татар җәмәгатьчелеген җыючы бер мәйдан булуын күрсәтте.

«ТАТАР МӨСЕЛМАН ТОРМЫШЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ МӘХӘЛЛӘДӘ»

Конференциядә мөфтиләр һәм га

лимнәрнең төп фикере – татар мөселман тормышын мәхәллә саклавын искәртү булды. Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие, Русия иҗтимагый пулаты әгъзасы фикеренчә, дәүләтеннән алып инкыйлабка кадәр 1000 ел эшләгән мәхәллә системасы бүген дә әһәмиятле. Билгеле булганча, Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин боерыгы белән мәчетләр каршында иҗтимагый шура оештырылды. Бүген Русиянең иң көчле татар авылларын санап китсәң дә, алар шушы системага якын килеп эш итәләр. «Аның башында имам, иҗтимагый шура, зыялылар», – тора дип белдерде ул, үз тәҗрибәсенә таянып.

Әби патша мөселманнарга мөфтият төзегәннән соң ук, татарларның берләшүен, беренче чиратта, мәхәллә тирәсенә җыелуын күрәбез, диде Русия империясендә мөфтиятнең эшчәнлеген өйрәнгән тарихчы галим Наил Гарипов. «Әлбәттә, хакимият мөфтиятне мөселманнар белән идарә итәр өчен төзегән, дигән фикер дә бар. Әмма мин моның белән килешеп бетмим, – ди Наил Гарипов. – Беренче м

өфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов чорында мәхәллә имамнарны берләштергән. Моны бүгенге мөфтиятләр яхшы аңларга һәм шул тәҗрибәне диния нәзарәтләре эшчәнлегендә файдаланырга тиеш. Чөнки, татар элек бердәм булган, ә хәзер мөфтиятләр бик таркау. Берләшүгә бүген тарих һәм Шыгырдан мисалы үрнәк булып тора».

«ШЫГЫРДАН МИСАЛЫ БӨТЕН РУСИЯГӘ ҮРНӘК»

«Шыгырдан укулары»нда Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Татарстан президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Марат Гатин катнашты. Илдус Фәиз Әлбир Кргановны «Халкыбызга хезмәте өчен» медале белән бүләкләде. Мөфти Илдус Фәиз: «Безнең мөфтиятләр бер юнәлештә, без бер-беребезгә ярдәм ит

еп торырга тиеш», – тиеш дип белдерде.

–Теләсәк, без телне дә, динне дә, милләтне дә саклый алабыз. 30 мең татарлы Шыгырдан безгә, Татарстанга, бөтен Русиягә үрнәк, – ди Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәистәше

Римзил Вәлиев.

ТАРИХНЫҢ ФАҖИГАСЕ БҮГЕН ДӘ ДӘВАМ ИТӘ

«Шыгырдан укулары»нда Идел буенда ислам тарихы хакында сүз әйтелеп, тарихның кара битләренә дә күз төшерелде. Чукындыру тарихын өйрәнгән Фәйзелхак Ислаев фикеренчә, 18 гасырда меңләп мәчетне җимергәннәр. Гомумән, рус булмаган 360 мең кеше чукындырыла, шуларның 200 меңе чуаш булган. Татарлардан 12 меңнең чукындырылуы бәян ителә. «Безгә моннан ике сабак алырга була. Беренчесе – безнең илдә беркайчан да бер динне генә өстен куярга ярамый, икенчесе исә – динн

әр арасындагы хәзерге түземлекне саклап калырга кирәк», – дип белдерде ул.

Җыенда көчләп чукындыру тарихын искә төшерү белән, тарихта калачак бүгенге үз фаҗигабезне дә бәян иттеләр. «Чукындырудан тыш, 2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йоркта террорчылык кылынган булса, шушы фаҗиганең 10 еллыгында Мәскәүнең 107 еллык тарихи Җәмигь мәчетен үз мөселманнарыбыз кулы белән ишү тарихта кара тап булып калачак», – дип өстәде мөфти Әлбир Крганов. Шуннан Фәйзелхак Ислаев бу датаны яңа ки

табында да искә алачагы хакында белдерде.

МӘХӘЛЛӘ ИКЪТИСАДКА ДА БӘЙЛЕ

«Шыгырдан диалогы» икътисад форумы – татар авылларында беренче т

апкыр үткәрелүче төбәкара җыен. Арттыру түгел, Шыгырдан монда да үзен әйдәп баручы булуын күрсәтә. Бу чараны да Чуашстан Диния нәзарәте оештырды. Чуашстан халкының 3%ын гына татарлар тәшкил итсә дә, мондагы татарлар үз республикасында төп халыкка да үрнәк булып тора. Алар белән һәрвакыт санлашалар. Җыенга Чуашстан президенты Михаил Игнатьев та килергә тиеш иде. Әмма Мәскәүгә кинәт чакырулы булу сәбәпле, Дәүләт шурасы рәисе Михаил Михайловский килде. Шулай ук Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев та катнашты.

Икътисади форумның төп максаты – Шыгырданда ирекле икътисади зона булдыру, авылга инвестицияләр кертү, завод-фабрика яки берәр җитештерү ширкәте ачу. Чуашстан Диния нәзарәте Шыгырданда ирекле икътисади зона булдыру тәкъдиме белән чыкты. Байлар авылга инвестиция кертсә, Шыгырданда берәр төрле җитештерү үзәге ачып булачак. Бу фикерне Чуашстан хөкүмәте дә хуплады.

– Икътисади форум шуны күрсәтте: чарада дәүләт җитәкчеләренең катнашуы, эшмәкәрләр ягыннан кызыксыну булу Шыгырданга икътисади зона булдырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип сөйли мөфти Әлбир Крганов. – Димәк, кече һәм урта бизнес нык алга киткән Шыгырданда зур корпорация ачу ихтималы бар. Чөнки Шыгырданга инвестицияләр кертү турында Дәүләт Думасы вәкиле дә чыгыш ясады.

ИКЪТИСАДТА ТАТАРСТАН БЕЛӘН ШЫГЫРДАН БЕР ПОЗИЦИЯГӘ БАСТЫ

Ислам банкы системасы белгече, Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, бүгенге көндә Русия кануннары ислам икътисад системасында катлаулылык тудыра, дип белдерде. Искә төшерергә кирәк, агымдагы елның 20-21 июнь көннәрендә Казанда үткән «KAZAN SUMMIT-2011» III Халыкара ислам бизнесы һәм финансы саммитында Русия салым кануннарының катлаулы булуы сәбәпле, Татарстанның Малайзия белән сокукны (исламда кыйммәтле финанс кәгазе) бастыру килешүе билгесез вакытка кичектерелгән иде. Бу, үз чиратында, Русия кырында ислам финансы проектларын киң җәелдерү катлаулы булуын күрсәтте.

Линар Якупов фикеренчә, Русиянең киләчәге төбәкләрдә, шуңа да без һаман «Русия субъектларында төбәк дәрәҗәсендә икътисадый үзенчәлекле зона» турындагы канунның кабул ителүен көтәбез. Бу фикерне башкалар да куәтләде, аерым алганда, Әлбир Крганов канунны тизрәк кабул итсеннәр өчен федераль хакимияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде.

.

Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики