Әлбир Крганов җитәкләгән Мәскәү мөфтияте Мәскәүдә Корбан гаетен «Сокольники” паркындагы дүртенче павильонда үткәрәчәк. Мәскәү мөфтияте Ураза гаетен дә биредә оештырган иде.
Мөфти Әлбир Крганов «Татар заманы»на белдергәнчә, павильон эче җылы, намазлыклар җәелгән, гаеткә килүчеләрне каршы алырга бар да әзер. – Мәскәү мэриясе Корбан гаетен уздыру өчен һәрьяктан ярдәм итеп тора. Хакимият ягыннан бернинди каршылык юк -, ди Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов «Татар заманы»на. Җәмигъ мәчете җимертелгәч, Мәскәүдә мәчетләр өчәү генә калды. Шуңа Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияттән кала, тагын ике мәхәллә ачык паркта Корбан гаета намазын укытачак. Шулай ук Равил Гайнетдин җитәкләгән Мөфтиләр Шурасы да җимертелгән мәчет янындагы чатырда гает үткәрергә җыена. Корбан көнне Мәскәү эчендә корбан чалу булмаячак. Хакимият сарыклар төялгән машиналарны шәһәргә кертмәскә булган. – Корбан чалу өчен шәһәр читендә махсус урыннар булдырылды. Татар-мөселманнар урам уртасында сарык суймаган. Азия халыклары урам уртасында да корбан чалгалады. Әмма бу шәһәр халкына ошамый. Шуңа хакимият мөселманнарга уңайлы булсын дип, шәһәр читендә корбан чалу урыннары әзерләде -, ди мөфти Әлбир Крганов. Быел Корбанда Мәскәүнең 100 меңнән артык кешесе гаеткә килер дип көтелә.
Добавил: redaktor | Рейтинг: 0.0/0 |
|