«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930



Мусульманские праздники

Код нашей кнопки для вашего сайта

Духовное Управление Мусульман Чувашской Республики



Просто скопируйте этот текст в html-код своей странички. Код валиден и содержит только ссылку на наш сайт и изображение самой кнопки.






Яндекс.Погода
Главная » 2011 » Сентябрь » 19 » Мәскәү мәчетен җимерүчеләр татарлар арасында фетнә чыгарды

 Мәскәү мәчетен җимерүчеләр татарлар арасында фетнә чыгарды

Мәскәү мәчетен җимерүчеләр татарлар арасында фетнә чыгарды  19.09.2011 15:22
11 сентябрь көнне бернинди аңлатмасыз Мәскәү Җәмигъ мәчетен бульдозер белән ишү мөселманнар һәм татар җәмәгатьчелеге арасында фетнә чыгарды. Бу вәхшилектән соң Мәскәү мөселманнары арасында нинди фикер хөкем сөрүен белергә дип Мәскәүгә юл тоттык.
Бабайлар аптырашта
Хәзерге вакытта Җәмигъ мәчете тирәсенә якынаюга — монда мөселманнарның бернинди дә эз калдырмавын күрсәтә. Әйтерсең, бу урында берничә ел элек кенә мәчет салырга яңа урын бирелгән һәм шуны җәһәт кенә төзеп яталар. Мөселманнарга намаз укырга махсус чатыр булдырганнар. Мәчет тирәсе биек коймалар белән уратып алынган, төзелеш белән резиденцияне махсус сакчылар саклый. Ә резиденциягә беркемне кертмиләр.
Мәчет тирәсенә якынлашуга безнең юлга 4 татар бабае очрады. "Без нишли ала идек. Безнең тавышны монда ишетүче бар дип уйлыйсызмы? Бу эшне аерым тар даирә генә хәл итә”, — дип гаҗәпләнүләрен белдерде безнең сорауга. Мәчетнең сүтелүенә ышанмаучы Равил абый мәчеткә 1946 елдан бирле йөри икән. Аның фикеренчә, соңгы елларда мәчеттә татарга урын беткән иде инде. Татарларны мәчеттән сак белән куалар

- Мәчеткә тулысынча гел татарлар йөри иде, – ди Равил абый. – Соңгы вакытта бу мәчеткә йөрмәдем, чөнки башка халыклар кереп тулды, безгә урын калмады. Мәчетне сүтү дөрес түгел. Аны халык үзе өчен ясаган. Дингә коммерсантлар килдерләр дә, сүттерделәр. Башта сүз мәчетне саклап калдыру турында барган иде. Фундаментны шундук ныгытып була иде, бу элементар нәрсә бүген, – ди Равил абый.
Мәчеттә эшләгән күп татарлар качып беткән. Биредә имам булган Фәис хәзрәт исә мәчет сүтелгәч, вазыйфасын калдырган.

"Безне өйрәтмәгез”
Мәчет тирәсенә якын килеп булмый, сакчылар беркемне кертми. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең урынбасары һәм сакчысы Рәфыйк Әнвәровичны юлда танып, аның аша резиденциягә юл тоттык:
- Иске бинаны саклап калып була идеме? – дим.
- Юк, – ди ул.
- Ни өчен?
- Бу мәчетнең фундаменты юк иде.
- Алайса, ничек 100 ел фундаментсыз яшәгән?
- Фундамент битовый иде. Яңгыр яуды, дивар ишелде. Гаеттә 3 меңгә якын халык җыелды, мәчеткә авырлык килде.
- Ни өчен алайса ишек-тәрәзәләрне алдан алып куйдылар?
- Ишекләрне алдык. Без нәкъ иске мәчет элементлары белән яңа мәчет төзекләчәк дидек.
- Ә иске мәчет сүтелмичә яңа мәчет комплексында сакланып калачак идеме?
- Шулай. Проект буенча, ул яңа булырга тиеш иде, чөнки аны сакларга мөмкин түгел иде. Тырыштык сакларга, әмма архитекторлар аны саклау мөмкинлеген инкарь итте. Комиссия карары белән мәчетне саклап булмый диделәр. Яңа мәчет 2013 елда төзелеп бетәчәк.
- 2004 елда капиталь реконструкция булды бит.
- Әйе, капиталь реконструкция булды. 100 еллыгына капиталь ремонт ясатылды. Дамир Мөхетдинов. Фото: Islamnews

Рафыйк әфәнде күпме генә тырышса да, кайбер фикерләре аның мантыйкка туры килми, әйтик, үзе капиталь ремонт ясалды дип сөйли, шул ук вакытта 7 елдан соң мәчет яңгырдан ишелде дип тәкрарлый. Гомумән, мәскәүләр сүзләренчә, 10 сентябрьдә яңгыр бөтенләй яумаган, кайберәү сибәләп кенә торды дип белдерә. Табигать түгел, кеше кулы, бульдозер белән мәчетне ишүләрен фотолар сөйли. Моны инде җәмәгатьчелек күптән таныды. Мантыйк кайда? Парадокс, агымдагы елның май аеннан гына Равил Гайнетдиннең беренче урынбасары булып вазыйфага керешкән Дамир Мөхетдинев әле 2009 елда: "Бүген антиислам даирәсе Русия мөселманнарын килмешәк дип белдергәндә, без горурланып үзебезнең тарихи үткәнебез хакында сөйләүче борынгы мәчетләребезне төртеп күрсәтә алабыз. Мәчетләрне юк итсәләр без нәрсә дип әйтербез (Мәскәү алар бит бары тик ике генә)? Кайберәүләр фикеренчә, Мәскәү Җәмигъ мәчете кыйбла тарафына дөрес карамавын белдерә. Шундый сорау туа: ни өчен бу хакта моңарчы беркем уйланмады һәм шул рәвешле 100 елдан артык вакыт эчендә мөселманнарның намазы кабул кылынмады микәнни? Мин шулай да берничә миллиметр тайпылыш өчен генә мөселманнарның һәм Равил Гайнетдиннең намаз-догалары Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул кылынмас дип уйламыйм”, – дип белдергән иде. Яңа вазыйфа фикерне үзгәрткән, күрәсең.
- Башта Казанны карагыз, ни өчен Мәрҗани йортын төзекләндермиләр, ни өчен һаман "Апанай” мәчетен ачмыйлар? – дип тезеп китте Дамир Мөхетдинов. – Ни өчен Татарстан хөкүмәтенең, мөфтиятнең моңарга эче пошмый? Ни өчен Шәймиев президент булганда беркемгә Болгар шәһәрчеге кирәк түгел иде? Хәзер кирәк булган. Башта үзегезнекен төзәтегез, аннары безгә монда сөйләрсез.

Мәскәү татарлары: мәчетне сүтү — татарларны икегә бүлде
Аерым алганда, Мәскәү шәһәренең милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәсим Акчурин җитәкчелегендә кабул ителгән белдерүдә автономия мәчетнең җимерүләре якланды. Монда шуны да әйтергә кирәк, Акчурин белән Гайнетдин күптәннән бергә эшли, шулай ук кайбер мәгълүматлар буенча, аларның сакчылары да уртак. Татарча әйткәндә, бу карар хакыйкатьтән ерак тора. Мәскәү татарлары Җәмигъ мәчетенә әл-Видагъ булуына ышана алмый һәм бу татарга котычкыч зыян китерә дип саный.
- Дөресен әйткәндә, күрмичә ышанып та бетмим, – ди "Татар дөньясы” газеты редакторы, язучы һәм сәясәтче Ринат Мөхәммәдиев. – Минем янга күпме кеше килде, редакция почтасында күпме хатлар бар, төрле шәһәрләрдән: "Бу дөресме?” – дип язалар, мөрәҗәгатьләр килде. Үз күзләрем белән бармыйча ышанмыйм, ә барырга куркам. Җимерек мәчет күрү — катастрофага тиң. Чөнки бу мәчет күпме еллар буе Мәскәүнең үзәгендә тарихи бер һәйкәл булып торган бина. Үз вакытында Мирсәет Солтангалиев язмышы буенча Мәскәүгә килеп, "Сират күпере” әсәре өчен җыйган материаллар вакытында, мин бу мәчеткә әллә ничә кат сокланып, әйләнеп узган сәгатьләремне хәтерлим. Солтангалиевның хатыны Фатыйма Ерзинаның бабасы төзеткән мәчет бу. Әйтергә кирәк, ул халык төзегән мәчет. Кайбер кешеләр җимерелә башлаган, шуңа җимергәннәр ди. Ул, әлбәттә, җимерелә башлаган түгел. Мин моны күз алдын китерә алмыйм. Казанда Болгар номерлары җимерелгәннән соң, бу икенче тетрәнү. Бу вәхшилек. Ничек кенә, нинди генә акыллы сүз белән аңлатсалар да, бу вәхшилек дип атала. Ринат Мөхәммәдиев

Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, Мәскәүдә дә, Русиянең башка җирләрендә дә мәчет төзергә җир табырга була. – Бәлки, ул Мәскәүнең үзәгендә булмасын, шәһәрнең читендәрәк булсын, метрога якын булса, аңа йөрерләр иде. Булган әйберне җимермиләр. Менә бит чиркәүләрне җимерү бармый. Кайда күргәнегез бар. Халык манаралары ауган мәчетләрне ничек торгыза! Менә шундый вакытта Мәскәүнең архитектура булган мәчетен җимерүне берничек тә аңлый алмыйм. Кем хәл иткән — белергә дә теләмим. Ничек кенә аңлатмасыннар, булган мәчетне җимермиләр. Чит илдән килгән күпме кешеләр, Русиянең акыл ияләре анда булган. Булган әйберне җимерү ялгыш эш – , ди Мөхәммәдиев.
Мәчетне салдырган Салих Ерзинның оныгы Айнур Сибгатуллин бу вәзгыять татар халкын икегә бүлде дип белдерә. "Иң начары – мәчетне җимерү яшерен эшләнде, безнең белән беркем сөйләшмәде. Бу иң начар юл белән башкарылды”, – ди ул.
- Мәчет сүтү, мөселман татарларны таркатты, аларны икегә бүлде, – дип сөйли мәскәү татары Айнур Сибгатуллин. – Без моңа кадәр Гайнетдингә бернинди претензия белдермәдек, бар да яхшы иде. Мөселманнар гына түгел, мондагы урыслар да моңа аптырашта булды, ничек моңа юл куя алдыгыз диделәр. Без нишли ала идек? Москомнаследие, мөфтиләр шурасы килеп, мәчетнең кыйблага дөрес карамавын, агач фундамент, янгын чыгу куркынычы бар дип тәкрарлады. Мәчетне җимерүләре бу вандаллар гамәленә тиң, бу вәхшилек. Алар өчен мәдәни мирас төшенчәсе буш сүз булып кала. Казандагы тарихи мәчетләргә дә мондый характеристика биреп була, әмма аларны сүтмиләр. Төзелешне дөрес, акыллы итеп планлаштырмаулары — мәчетне ишүнең бер сәбәбе булып тора. Мәчетләр Мәскәүдә күп булырга тиешле, әмма мөселман оешмасының хакимият белән акыллы эшләмәүләре шушы проблемны тудырды.Татарлар белән моннан соң ни булыр? Авыр әйтергә. Мәскәү татарлары әкренләп ассимиляциягә бирешә, өстәвенә, туры җирдә таркату бара – , ди Айнур Сибгатуллин.
Мәскәүдә Ярославль сценарие кабатланачак
Бу урында Русия мөфтиләр Шурасының попечительләр комитеты рәисе, Чечня президенты Әхмәд Кадыров киңәшчесе булган Фәрит Фарисов турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Равил Гайнетдинне Кавказлар ягына авыштыруда аның өлеш гаять зур күренә. Ул мәчетне җимерүне, аның янында яңасы төзелүне хуплый. Чечня президенты Рамзан Кадыровның мәчетләр төзүгә акча бирүен мактап сөйли. Шул ук вакытта Татарстан президенның бу очракта йомшаклык күрсәтүен бераз тәнкыйтьли. Президентка мәчетне сүтүләре турында хәбәр итүләрен, ләкин үзара килешү булмавын әйтә. Мәскәүнең яңа Җәмигъ мәчете проекты

Үзен шактый эмоциональ тоткан Фәрит Фарисов белән әңгәмә алып бару бик авыр. Ул тиз кызып китә, сорау арты сорау яудыра, псхологик басым ясый. Әмма аның бер фикерен әйтеп узмый ярамас. Ул "Татар заманы”на: "Мәчеттә хуҗа булу өчен чеченнарга башта мине юк итәргә кирәк”, – дип белдерде. Ягъни Мәскәү Җәмигъ мәчетендә алга таба да татарлар идарә итәчәк. Әмма Мәкәүдә Ярославль шәһәрендәге Җәмигъ мәчете сценарие кабатланырга мөмкин. Исегезгә төшерәм, Ярославльдагы Җәмигъ мәчетен сүтеп, Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте чеченнар белән яңа мәчет салды. Әмма ахырда чеченнар мәчетне тулысынча кулга алды, чечен кешесен имам итеп куйды. Фәрит Фарисов моны таныса да, Мәскәүдә мондый хәл булмас дип фаразлый. Ләкин эшнең шуңа таба баруын чамалап була. Җәмәгатьчелек арасында сайлаудан соң Равил Гайнетдинне мөфтилектән алу турында да сүзләр йөри. Җәмигъ мәчетен төзегән Салих Ерзин туганы Айнур Сибгатуллин фикеренчә, сайлауга кадәр Равил Гайнетдингә беркем тимәс, әмма аннан соң аны алачаклар. Сүз уңаеннан, Равил Гайнетдин үзе Мәскәүдә түгел. Ярдәмчеләре аның йә сәфәрдә булуын, йә авыруын хәбәр итте.
Тагын бер әйбер. Җәмигъ мәчетен сүтүгә багышланган очрашуга Фәрит Фарисов бер төркем кеше җыеп алып килде. Алар халыкка күбрәк сугышчан төркемне хәтерләтте.
100 яшьлек Рауза Кастрова: "Мәчетне җимергәнгә бик рәнҗедем”
Бу көннәрдә 100 яшен тутырган Салих Ерзин оныгы Рауза Кастрова мәчет җимерүне телевизордан ишеткән. Рауза Кастрова

– Бик озак еладым. Башка ул урынга бармаячакмын. Равил Гайнетдингә бу этлеге өчен "рәхмәт”. Артист барыбер артист булып кала. Мәчетнең дүртенче катында банкет залы була икән. Тарихи мәчет аңа һаман тынгы бирмәде, – ди Рауза Кастрова.
Рауза ападан кала, мәчет җимерүне ишеткән башка картлар да телсез калган. Алар моңа һаман да ышана алмый, ә барып карарга куркалар, йөрәкләре җитми.
Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәтен мәхкәмәгә бирмәкчеләр
Әле гает бәйрәме вакытында мәчет тирәсендә вәзгыять кискенләшә башлагач та, җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәрев җитәкчелегендә мәчетне саклау хәрәкәте оешты. "Яблоко” фиркасе бинасында узган матбугат очрашуында, Русия мөфтиләр шурасының юридик һәм дини зур хата эшләүләре әйтелде. "Архнадзор” хәрәкәте координаторы Константин Михайлов бу эш өчен Русиянең Аурупа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтен мәхкәмәгә тартуын белдерде. Әйтергә кирәк, 2008 елның июнендә Москомнаследие каршындагы тарихи-мәдәни экспертлар советы тарафыннан мәчеткә мәдәни мираска ия объект, дип аңа сакланырга тиешле статус бирелә. Ярты ел үтүгә, ягъни 2009 елның гыйнварендә һәйкәлләрне саклау тарихында һәм практикасында бик сирәк очрый торган гамәл башкарыла — Москомнаследие үзе мәдәни мирас дип кабул иткән карарның көчен бетерә. Бер дә сәер түгел, әле 2008 елда гына мәчетнең тарихи-мәдәни мираска ия булуын тәкрарлаган Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәте ярты елдан фикерен үзгәртә һәм мәдәни мирас исемлегеннән алып ташлау инициативасы белән чыга. Җәмигъ мәчетен җимерүгә каршы матбугат очрашуы

Яңа мәчет проекты авторы, соңыннан бу эштән читләштерелгән, архитектор Ильяс Таҗиев фикеренчә, тарихи мәчетне бу юл белән сүтү дөрес түгеллеген белдерде. Мәчетне сүткән очракта да, мин бульдозер белән ишүгә юл куймас иде, дип әйтте ул. Культуролог, сәнгатьче Җәнат Сергей Маркус мәчетне ишүләре бөтен Ауразия мәдәни мирасы өчен зур югалту дип белдерде.
Узган җомгада Мәскәү татарлары Җәмигъ мәчет янында корылган намаз чатырында җыелышып, мәчет сүтүчеләргә каршы уртак белдерүләрен укый башладылар. Ләкин мөрәҗәгатьне укып бетерерә алмадылар, иң элек микрофон сүндереп куелса, аннан татарларга каршы сакчылар ташлана. Нәтиҗәдә, беренче сафта утырган татарлар урынына Кавказ һәм Азия мөселманнары килеп утыра. Соңыннан мәчетнең баш имам-хатыйбы Илдар Әләветдинов урынына Рәис хәзрәт халыкны намаз укытты.
Казан Кавказга оттырды
Русиянең Аурупа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте үз инциативасы белән мәчетне мәдәни мирас исемлегеннән чыгару тәкъдиме белән чыкты. Шулай да соңгы көннәрдә Равил Гайнетдин тарихи мәчет юк ителми, ул рекконструкцияләнә генә диде. Әмма хакыйкать хакыйкать булып кала бирә, дини яктан алдау, мөселманнар милке белән идарә итү дини яктан хупланмый, ә мөселманнар арасында фетнә чыгару — ахыры хәерле гамәлләрдән түгел. Ә хокук яклаучылар хокук бозуларны белдерә. Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Илдус Фәиз

Кайбер Мәскәү татарлары шунда яшәп ышанмаганны, Казан бу вакыйганы бөтенләй башына да китерә алмады бугай: Казан тарафыннан тарихи татар мәчетен ишүгә бер сүз дә ишетелмәде. Хәтта Татарстан мөфтиятеннән Илдус Фәиз белән Вәлиулла Ягъкуб та Русия мөфтиләренең уртак белдерүендә куелган имзаларын кире алды. Ышанасыңмы, юкмы – хис эше, әмма чынбарлык чын булып кала бирә. Татар хокукларын яклаучы Татарстан, Казан чираттагы тапкыр татар халкының рухи-мәдәни мирасын бетерүгә юл куйды, ә мәчет Кавказ акчасына салына, ачылышында да лезгинка биюе белән башланыр әле, дип әйтүчеләр юк түгел.
"Татар заманы” өчен, Айзат Шәймәрдән
Добавил: redaktor | Рейтинг: 5.0/1 |






Карта Чебоксар

Карта Чувашии

Официальный сайт Всемирного конгресса татар

Всемирный форум татарской молодежи

Официальный сайт татарской общины Самарской области

Татарский независимый портал

Татарский Всемирный сервер

TATARICA - татарский мир

Первый сайт астраханских татар

Татары Урала

Татары Башкортостана

Общение в татарском мире

Агенство Татарстана по массовой коммуникации

Караоке по-татарски

Совет деревни Урмаево

Общественная организация «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики»

Список членов Совета общественной организации «НКАТ ЧР» на 2008год

Сведения об истории татарской диаспоры Чувашской Республики

Татарское население районов и городов Чувашской Республики по данным переписи населения 2002года

Татарские творческие коллективы Чувашии


Наши друзья:
Проекты CRM Документы //tokaevo.ucoz.ru
http://www.umma.ru
http://tatar-congress.org
http://muslime-penza.ru/
Сайт создан в системе uCoz
2008 © Духовное управление Мусульман Чувашской Республики